Шәһри Казан

Питрауда «Керәшен чибәре»нә 50 меңлек таҗ бүләк иттеләр (ФОТО)

Мамадыш районы, Җөри авылында уза торган Питрауны керәшеннәр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә зарыгып көтә. Быел бәйрәмдә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Россия җитәкчеләренең Татарстанга килеп, татарча бер‑ике кәлимә әйтүенә ияләнгән инде без. Фәрит Мөхәммәтшин, трибуна янына чыккач та, әлеге модага тугры калып: - Арулармы сез, хөрмәтле...

Мамадыш районы, Җөри авылында уза торган Питрауны керәшеннәр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә зарыгып көтә. Быел бәйрәмдә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Россия җитәкчеләренең Татарстанга килеп, татарча бер‑ике кәлимә әйтүенә ияләнгән инде без. Фәрит Мөхәммәтшин, трибуна янына чыккач та, әлеге модага тугры калып:
- Арулармы сез, хөрмәтле карендәшләр? - дип эндәште. - Уяв, Сабан туе, Гырон Быдтон, Нәүрүз, Каравон бәйрәмнәре бик күп халыкларны берләштерә, бу - безнең уртак горурлык, ерак гасырлардан килә торган байлык. Керәшеннәр эш сөючән, җырлы-моңлы һәм бик тә толерант халык.
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс Холдинг» ширкәте башлыгы Иван Егоров та милләттәшләре янына ашкынып кайткан.
- Дөньяда хәлләр гел үзгәреп тора. Хәзерге кризистан чыгу юлын табу - дәүләт җитәкчеләреннән генә түгел, халкыбызның үзеннән дә торганын яхшы аңлыйбыз. Бүген халык үз идеалларын, мәдәниятен, рухи байлыкларын тупларга тиеш.
Кайда гына торсак та, балаларда мирасыбызда мәхәббәт тәрбияләргә тиеш, - дигән фикердә ул.
Татарстан районнарында яшәүче керәшеннәр үз яшәешен тәкъдим итеп, аерым йортларга бүленде. Һәрберсендә Фәрит Мөхәммәтшинны чәй белән сыйладылар.
Питрауда шаккатырырлык әйберләр җитәрлек булды. Әйтик, Мамадыш районы Тулбай авылыннан Римма Сөләйманова ел саен 50 пар каен, 30 пар имән себеркесе бәйли. Әмма ул себеркене миннек дип атап сөйләште. Римма ханым дару үләннәре турында да озак һәм күп сөйләде. Әбисе өйрәткән. Бүген исә ул миннекне ире белән җыя, балалары бәйлибез дип тормый икән.
- Питрауга өч көн кала җыелган миннек файдалы була. Имәннеке белән ипләп кенә чабынырга кирәк. Әгәр килешми икән, ул кешене аяксыз да калдырырга мөмкин. Килешсә, мунчадан гел икенче кеше булып чыгасың. Имән миннеген еш кулланырга ярамый, айга ике генә мәртәбә. Бөҗәк тешләп, шешеп чыккан урынны каен миннеге белән чабып, парланып утырсаң, икенче көнне шеше кими, кычытмыйча бетә. Үләннең һәрберсендә агу бар, аз гына куллансаң, ул - дару, арттырып җибәрсәң, агуга әйләнә. Себерке белән дөбер‑шатыр чабынмыйлар, тигереп-тигереп кенә алырга кирәк. Аяктан башлыйсы. Җенси әгъзаларны, шул исәптән күкрәкне капларга кирәк, андагы тире тиз пешәргә мөмкин. Себеркене ике тапкыр кулланмаска киңәш итәм, малга да бирергә ярамый, ишегалдын себерергә генә тотасы, - дип сөйләде Римма апа Сөләйманова.
Тукай районы, Мәләкәс авылы керәшеннәре кан тәбәсе алып килде. Людмила Адамова сөйләгәнчә, алар Питрау өчен махсус тәкә суйганнар. Ә кан тәбәсе болайрак әзерләнә: суелган малның канын алып, тиз‑тиз болгаталар да, тоз, суган, он һәм челтәр, ягъни малның эч маен кушып, мичтә 45 минут пешерәләр.
- Элек кан тәбәсенә бөер белән үпкә кушканнар, хәзер алай итмиләр. Безнең авылда ул кунакларны сыйлый торган беренче ризык. Әлеге рецептны әбидән мама белеп калды, мама миңа өйрәтте. Тәбәне дуңгыз, тавык, каз каныннан да әзерлиләр, казныкы бик тәмле була. Безнең якларда өчпочмакны тәкә, ә шәңгәне дурычмак дип атыйлар. Бәйрәмнәрдә балык тәкәсе пешерәбез, - диде Людмила Адамова.
Питрауга Башкортстанның Нефтекамск шәһәреннән «Бибинур» фольклор ансамбле да килде. Татар, башкорт, мари милләтеннән булган сигез пенсионер хатын халык җырлары башкара. Ансамбльне 2013 елда Мамадыштан чыккан Миңнур апа Насретдинова оештырган. 18 ел Башкортстанда яшәп, ул күптән түгел кире Мамадышына кайткан.
- Без Питрауда беренче тапкыр, моңарчы аның турында ишеткәнебез дә юк иде. Дас ист фантастиш! (Немецчадан «искиткеч!» дип тәрҗемә ителә. - Авт.) Эчеп йөрүчеләр юк, хәтта бер шешә дә юк, барысы да айнык, - дип исе китеп сөйләде Светлана апа Хәбибуллина. - Башкортстанның Баймак, Учалы якларында каз өмәләрен зурлап үткәрәләр. Ә Сабан туена төрле җирлектә игътибар төрлечә. Сезнең якларда Сабан туенда әтәч куып йөрсәләр, безнең якларда хәтта дуңгызлар артыннан чабып йөриләр.
Кайчандыр сәхнә тот­кан артист Аграфена Васильева сәхнә димчелек һәм багучылык белән шөгыльләнә. Питрауда ул «Димче почмагы»на хуҗа булды. Инде егермеләп кешегә бәхетләрен табарга ярдәм иткән. Былтыр Питрауда ул таныштырган пар быел кавышып та куйган.
- Иремне тугыз ел элек җирләдем. Миңа да кияүгә чыгарга тәкъдим итүчеләр булды. Раштуадан соң була торган Святкада корольләр белән бага башладым. Тиешлесен әйтеп, карталарны мендәр астына салып яттым да төш күрәм: имеш, кибеткә туфли алырга барам. Төштә туфли алу - кияү сайлау дигән сүз. Ялт‑йолт килеп торган туфлиләрнең берсен алып, уң аягыма киим дигәндә генә, кабыргама уң яктан берәү төртә. Борылып карасам, ирем тора. Ачуланышып, талашып беттек шунда. Уяндым да, ризалыгы юк икән, дип уйладым. Тагын бер тапкыр баккач, ирем төшемдә әйтә: «Грушенька, баккан кешеләрең сиңа бәхет китермәячәк. Син минем белән тормышыңны бәхетле булыр өчен бәйләдең, әмма мин син көткән бәхетне бирә алмадым. Лаеклы кандидатура булса, хәбәр итәрмен», - диде.
Питрауда елдагыча «Керәшен чибәре»н дә ачыкладылар. Быел бу исемгә һәм көмеш таҗ белән 50 мең сумга Чиләбедән Юлия Савельева ия булды.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: