Шәһри Казан

Почтальоннарның хезмәт хакы артачак

Бу атна «Татарстан почтасы»ның алдынгы хезмәткәрләрен «нәтиҗәле хезмәтләре өчен» котлаудан башланып китте. Беренче урыннарга Чистайдан Надежда Кольцова, Бөгелмәдән Гөлия Хатямова, Баулы районының Кызыл Яр бистәсеннән Дания Гуссамова лаек дип табылды.

Реклама

«Татмедиа» ААҖнең генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов агентлыкның брифинглар залына җыйналган «хат ташучылар» алдында ясаган чыгышында матбугат органнарының хезмәте турыдан-туры аларның тырышлыгына бәйле булуын, аларның абунәче белән ике арада арадашчы ролен үтәүләрен ассызыклады. «Абунәче сезнең сүзегезгә колак сала, сезне тыңлый», - диде ул. Соңрак матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча зур һәм кечкенә шәһәрләр, шулай ук авыл җирлекләре арасында беренче-өченче урыннарны яулаган почта хезмәткәрләренә акчалата бүләк, диплом һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Мәгълүм булганча, быел апрельдә Россия Коммуникация һәм элемтә министрлыгы, «Россия почтасы» Федераль дәүләти унитар оешмасының генераль директоры Александр Киселев һәм аның командасын отставкага җибәреп, яңа башлык итеп элек «Tele2 Россия» шәхси мобиль оператор оешмасын җитәкләгән Дмитрий Старшовны билгеләп куйган һәм якын арада «Россия почтасы»ның эшен үзгәртеп коруны максат иткән иде. Шул вакыйгаларны истә тотып, «Россия почтасы» филиалы «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең директоры Регина Кузнецова исә, почта хезмәтендә күп уңай үзгәрешләр булуы, мәсәлән, хат ташучыларга кытлык белән көрәшү йөзеннән сентябрьдән башлап миллионлаган халык яшәүче шәһәрләрдә почта хезмәткәрләренә хезмәт хакларының артачагын, ә 2014 елда, әлеге һөнәрне популярлаштыру максатыннан, гомумән, барлык почта хезмәткәрләренең дә кесәсенә күбрәк акча керә башлаячагын җиткерде. Әмма ул бу суммаларның нинди күләмдә булачагын гына әйтеп бирә алмады.
Әлеге күркәм чарада почтальоннарны котлап, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире дә чыгыш ясамыйча түзеп тора алмады. «Газетаның баш мөхәррире итеп билгеләнгән көннән башлап, мин Чаллының баш почтальонына әверелдем. Хәзер дуслар, танышлар урамда очратсалар, әйләнеп узу ягын карый, чөнки газетага язылырга өндәячәгемне беләләр. Безнең шәһәрдә 110 мең пенсионер яши. Шуларның яртысы татар булсын ди, аларның пенсиясе сезнең куллар аша үтүен исәпләгәндә, кимендә биш кенә мең булса да абунәчене яздыру авыр эш түгел бит инде», - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: