Шәһри Казан

ПОЛКТАШЛАР (Композитор Әхмәт Хәйретдиновның тууына – 90 ел)

Минем әтием - композитор, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» (Ф.Яруллин сүзләре), «Миндәдер күңелләре» (Р.Ишмөхәммәтов сүзләре), «Икенче яр миңа кирәк түгел» (М.Садри сүзләре), «Сине генә көтәм» (Э.Мөэминова сүзләре) һәм башка күп кенә халык арасында популяр җырлар авторы, 57 ел педагогик стажы булган музыка укытучысы Әхмәт Хәйретдинов, исән булса, быел 23 июньдә...

Әти давыллы сугыш елларында 402 нче истребительләр полкында хезмәт итә. Әлеге авиаполк 1941 елның 25 июнендә Мәскәү янындагы Чкаловск хәрби аэродромында оештырыла. Алар 1941 елның 30 июнендә сугышка китә. Югары командованиенең резервы булган бу полкны сугышның иң авыр, иң «кайнар» нокталарына җибәрәләр.
Очучылар, дошман белән беренче һава сугышларында ук геройларча көрәшеп, зур җиңүләргә ирешәләр. Кубань, Донбасс, Украина һәм Польшаны коткару өчен барган сугышларда актив катнашалар. Севастопольне фашистлардан азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен полкка «Севастопольский» дигән исем бирелә.
Берлин операциясендә уңышлы катнашкан өчен, Суворов ордены белән бүләкләнәләр. Бөек Ватан сугышында полкның батыр очучылары 14 меңгә якын хәрби очыш ясыйлар, 800дән артык дошман очкычын бәреп төшерәләр. 12 очучы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шулар арасында Оренбург өлкәсеннән татар егете Шамил Әбдрәшитовка бу исем Кырымны азат итү өчен барган сугышларда батырларча һәлак булгач бирелә.
... Шамил Кара диңгез өстендә 2 немец истребителенә каршы берүзе көрәшә - ике очкычны да юк итә. Ләкин немец зенитчылары Шамилнең самолетын бәреп төшерәләр. Хәзерге вакытта Севастополь һәм Оренбург шәһәрләрендә батыр очучы Ш.Әбдрәшитов исемен йөрткән урамнар бар.
Әтием, менә шушы данлыклы полкта Вольск шәһәрендәге хәрби очучылар училищесын тәмамлап, авиамеханик буларак хезмәт итә. Берлинга хәтле сугышчан юл үтә. Берлинны штурм белән алуда катнаша, орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Әти исән чакта сугышның соңгы атналары турында бик дулкынланып сөйли иде - ул дәһшәтле көннәр аңарда җуелмас хатирә булып сакланды. Менә әти яңарткан хатирәләрнең кайберләре. ... Штурм 16 апрельдә башлана. 402 нче полк Шпрея елга буендагы кыр аэродромында, Берлиннан 70 чакрым ераклыкта урнашкан була. Иртәнге сәгать дүрттә бөтен фронт буенча Берлинны алу сугышлары башланып китә. Анда 45 мең очкыч катнаша. Ул очкычлар бөтен күк йөзен каплап ала.
Әти шушы төнне аэродромны саклау постында торган. Иртәнге сәгать дүрттә, штурм башлангач, әтигә алмаш килгән. Каравыл башлыгы әтигә:
- Өлкән сержант Хәйретдинов, барыгыз, ял итегез! - дигән.
Әти аңарга:
- Мондый вакытта кем ял итә инде, иптәш командир?! - дип җавап кайтара да самолеты янына йөгерә. Сугышлар бик авыр, бик каты була: немецлар, бөтен калган көчләрен туплап, Берлинны саклап калырга тырышалар, ләкин икенче майда Берлин алына.
Әти полкташлары белән гомере буе элемтәдә торды, берничә мәртәбә полк ветераннары очрашуларына барды. Ул очрашулар Севастопольдә яисә сугыштан соң 402 нче полк торган Белоруссиянең Рось шәһәре янындагы хәрби гарнизонда үтә иде.
Әти полк командиры, Советлар Союзы Герое, генерал-майор Анатолий Рубахинны һәм полк штабы башлыгы, полковник Галәветдин Шәймәрдановны бик ихтирам итә иде.
Генерал А.Рубахин 1981 елда полкның тарихына, сугышчан юлына кагылышлы материаллар туплау һәм 402 нче полк музеен оештыру буенча бик зур эш башкарды.
Полкның 40 еллыгына һәр ветеранга кыйммәтле бүләк - полкның тарихына багышланган, бик күп мәгълүмат туплаган, зур зәвык белән эшләнгән зиннәтле фотоальбом тапшырылды.
Фотоальбомның тышында алтын хәрефләр белән: «Истребительләр авиациясенең Севастополь исемле Кызыл Байраклы Суворов орденлы 402 нче полк ветеранына», дип язылган.
Генерал А.Рубахин, хатыны Варвара Васильевна белән (Варвара Васильевна сугыш вакытында шулай ук 402 нче полкта хезмәт итә) Воронеж шәһәрендә яшәде.
Әтинең архивында Советлар Союзының төрле шәһәрләрендә - Мәскәү, Воронеж, Ташкент, Одесса, Минск, Днепропетровск, Саратов һәм башка бик күп җирләрдә яшәүче полкташларыннан килгән хатлар һәм төрле бәйрәмнәр белән котлау телеграммалары саклана. 1981 елның июнь аенда Белоруссиягә полкның 40 еллык юбилеена барып кайткач, полкташлары әтидән ветеран-очучыларга багышлап җыр язарга тәкъдим иткәннәре турында сөйләде.
Әти бик ялкынланып эшкә кереште һәм күп тә үтмәде, шагыйрь Әхмәт Рәшитов белән берлектә, сугышчан дусларына багышлап, «Полкташлар» исемле җыр иҗат итте. Аны радиога Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбленең ирләр хор төркеме яздырды.
Җыр «Социалистик Татарстан» газетасының 1983 елның 15 май санында басылып чыкты. Җырның язмасы һәм ноталары 402 нче полк музеенда саклана.
...31 ел элек язылган «Полкташлар» җыры әле бүген дә күп кенә профессиональ һәм һәвәскәр җырчылар, төрле коллективлар тарафыннан башкарылып, концертларда, «Татарстан» радиосы тапшыруларында давыллы сугыш еллары хатирәсе булып яңгырый.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: