Шәһри Казан

Президент нинди булырга тиеш?

Ил башлыклары хөкүмәт «тәхетенә» киләләр дә китәләр, гел алмашынып торалар, кайсыберләре аны озак еллар буе биләсә, икенчеләре бер сроктан да артыкка тоткарлана алмый. Президент «таҗын» кабул итеп алганда, шуны мыегыңа чорнап кую мөһим: дәүләтнең тотрыклы үсеше, халыкның хөр-имин яшәеше өчен син кулыңнан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы. Шуны үти һәм...

Реклама

Ил башлыклары хөкүмәт «тәхетенә» киләләр дә китәләр, гел алмашынып торалар, кайсыберләре аны озак еллар буе биләсә, икенчеләре бер сроктан да артыкка тоткарлана алмый. Президент «таҗын» кабул итеп алганда, шуны мыегыңа чорнап кую мөһим: дәүләтнең тотрыклы үсеше, халыкның хөр-имин яшәеше өчен син кулыңнан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы. Шуны үти һәм халыкның хөрмәт-мәхәббәтен яулый алган очракта гына, «тәхеттә» утырган кеше чын илбашы исеменә лаек була ала.

Озак утырасың килсә
Элек кенә ул - патшалар заманында, тәхетне көч, хәйлә яисә башка берәр юл белән яулап ала алган адәмнәр анда утырганнар да утырганнар, килделе-киттеле хакимлек иткәннәр, таҗлары һәм дәрәҗәләре нәсел буенча күчеп барган. Династияләр бәрелеп төшерелү яисә башка варислар булмау сәбәпле генә алышынган. Хәзер исә дөнья күләмендә бөтенләй башка манзара. Күпчелек илләр демократик үсеш юлын сайлагач, ил башлыгы да халык тарафыннан гына билгеләнә. Халык берне сайлап куя, анысы көтелгән ышанычларны канәгатьләндерә алмаса, икенчесен, өченчесен… Эшчәнлекләре, ватанпәрвәрлекләре белән үзләрен күрсәтә алганнар биләгән постларында берничә срокка тоткарлана. Хакимлек срогы дәверенә артык берни эшләми килеп, ил белән идарәчелек көннәре ахырга якынлаша төшкәч кенә, антлы вәгъдәләр биреп, халыкны алдауга ирешеп, икенче срокка калучылар да булгалый.
Тынычлык, татулык сөюдерме бу, әллә ахыргача өметләнүдерме, гадәттә сайланып куелган президент булдыксыз, яулаган дәрәҗәсенә яраксыз булып чыкса да, аны барыбер вакыты чыкмыйча постыннан алмыйлар. Ил башлыгын, срогы тәмамланмый торып, хакимияттән бәреп төшерү өчен аннан ни дәрәҗәдә тую, халык аңнарында аңа карата күпме нәфрәт уяну кирәк икән? Алайса соңгы арада күп илләрдә, аеруча да Африка дәүләтләрендә шундый күренешләрнең шаһитлары булып торабыз.
1999 елда хәрби переворот нәтиҗәсендә хакимияткә килгән Нигер дәүләтенең элеккеге президенты Мамаду Танджа узган ел шундый ук хәрби чуалыш ярдәмендә аннан бәреп төшерелде. Хәзер ул дәүләт казнасындагы 125 миллион доллар акчаны туздыруда гаепләнеп, төрмәдә утыра. Ел башында Тунисның президенты Зин аль-Абидин Бен Али илдәге эшсезлек мәсьәләсе белән риза булмаучылар басымы астында «койрыгын кысып» чит илгә качарга мәҗбүр булды. Башка гарәп илләре җитәкчеләре әлеге хәлне тавыш-тынсыз гына күзәтте һәм бары тик Ливия президенты Муаммар Каддафи гына бу күренешнең кыргыйлык икәнен белдереп, Бен Алига таяныч булды. Ул вакытта Каддафиның да хакимияттәге көннәре санаулы гына калганы билгесез иде әле. Аның язмышы тагын да аянычлырак тәмамланды: ил эчендә кан коюлы гражданнар сугышы барганнан соң, Каддафи каршы як көчләре тарафыннан кыйнап үтерелде.
Бу хәлләр демократик илдә, халыкның мәнфәгатьләрен кайгырта алмаган очракта, нәрсә була алу ихтималлыгын күрсәтеп килә. Шуңа күрә ил башлыгы белән халык бер-берсен ишетеп, тыңлап, аңлап көн итәргә тиеш. Тик, әйткәнемчә, андый илләр бик аз.

Бөтен илләргә өлге
Соңгы көннәрдә Төньяк Корея республикасының үзәк яңалыгы булып, илнең «бөек җитәкчесе» Ким Чен Ирның үлеме торды. Дәүләт телевидениесе бу хакта: «Төньяк Кореябызның кояшы Ватан игелеге өчен эштә физик һәм психик яктан йончып, вакытыннан иртә баеды», - дигән белдерү белән чыкты. Интернетка эленгән телевизион кадрлардан Ким Чен Ир белән хушлашырга килгән кореялыларның рәт-рәт булып тезелеп, үкси-үкси, йодрыклары, башлары белән җирне төя-төя елаганнарын, кайгырганнарын күрергә була. Моның, кайбер илләрдәге кебек, катнашучыларга акча түләп үткәрелгән акция түгел, чын күңелдән юксыну, хисләрнең йөрәкләрдән ташып чыгуы икәне аңлашылып тора. Моннан шундый гына нәтиҗә ясарга була: димәк, Ким Чен Ир ил җитәкчесе буларак, үзенең эшчәнлеге белән халкының мәхәббәтен, хөрмәтен яулап ала алган азларның берсе булган.
Ни әйтергә, афәрин, Ким Чен Ир! Ил башлыгы постында менә нинди булырга омтылырга кирәк икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: