Шәһри Казан

Президент сайлаулары бер якта торсын

3 март – Халыкара язучылар көнендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Язучылар берлегенең XIX корылтае узды. Дүрт елга бер тапкыр үткәрелә ул.

Пандемия таләпләрен исәпкә алып, корылтай быел берүк вакытта өч урында үткәрелде: Казан, Чаллы һәм Әлмәт. Соңгы икесендәге делегатлар башкалага интернет платформа аша тоташты.

Корылтай узарга берничә көн алдан матбугат чаралары: “Берләшмәне кем җитәкләячәк?” – дигән фаразлары белән уртаклаша башлады. Читтән карап торганда, бу буш урында интрига тудыру кебегрәк иде.

Алдан кисәтелмәгәннәрме, кулларына тоттырылган пакетларның эчен ачып та карамау нәтиҗәсе булдымы, утырышның секретариаты сайлаганда тавыш бирү өчен билгеләнгән кәгазьләрен букчадан эзләп тә тапмаган иде. Шуңа беренче тавыш бирүләрдә төгәлсезлекләр дә булгандыр.
Санау комиссиясен сайлаганда ук язучылар арасында каршылыклар туды. “Мин моңа каршы. Санау гаделсез булачак”, – диде шагыйрь Рифат Сәлах арттагы рәтләрдән кычкырып.

Утырыш 32 минут барганнан соң исә алып баручылар, утырыш алып бару тәртибендә хата җибәреп, утырышны башлау хакында игълан итмәүләре, аның өчен тавыш бирмәүләре искә төште һәм утырышны 32 минуттан соң гына башланды дип игълан иттеләр.

Корылтайга хакимият вәкилләре дә чакырылган. Алар арасында Татарстан Президенты  аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мәдәният министры Ирада Әюпова, “Татмедиа” республика  матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бар иде.

– Халкыбыз һәр заманда үзенең язучыларын, шагыйрьләрен хөрмәт итте. Татарстан Хөкүмәте дә, Президентыбыз да язучыларны, берлекне һәрдаим кайгыртып тора. Шуңа күрә XIX гасыр башында да Татарстан язучылар берлеге тирә-яктагы төбәкләр өчен дә бердәнбер көчле иҗтимагый оешма булып яшәп килде. Әмма соңгы вакытта матбугатта, социаль челтәрләрдә Татарстан Язучылар берлеге тирәсендә барган шау-шу безне хафага сала. Бу аерым шәхесләргә генә кагылмый,  татар язучысының абруен төшерә. Минемчә, хәзерге вакытта Язучылар берлегенә тамырдан зур үзгәрешләр кирәк. Берлекне заманча һәм уңышлы итеп, татар әдәбиятын дөньякүләм пропагандалау, яшьләрне иҗатка тарту вакыты җитте. Без сезнең белән бергә эшләргә, ешрак очрашырга әзер, – диде Ирада Әюпова.
Гадәттәгечә, утырышта беренче булып, арабыздан киткән каләм ияләрен искә алдылар. Ике корылтай арасында Татарстанда 46 (!) язучы вафат булган. Алып баручы бу хакта әйткәч, залдагылар “аһ” итте!

Реклама

Язучылар күп, дибез. Укырлык әйбер юк, дип зарланабыз. 20-30 елдан укучы да, язучы да калмагач, болай зарлануны туктатырбыз, мөгаен. Тик ни файда?.. Моны юкка гына язмыйм. 25-40 яшьлек әгъзалар саны корылтайда бармак белән генә санарлык. Бу минем өч яшьлек улымның үсеп җиткәч ана телендә укый алмау куркынычы бар дигән сүз түгелме?!

Искиткеч дәрәҗәдә битараф без. Мүкле йөрәкләр! Югыйсә, Данил Салиховның дүрт еллык эшкә нәтиҗә ясаган доклады вакытында газета укып утыру, телефонда казынуны тагын нәрсә дип атарга була инде?!
 – Әдәбият әдәп дигән сүздән алынган. Чыннан да, без әдәп сагында гына түгел, без иман, телебез, әдәбиятебез сагында торучылар, – дип сүз башлады утырышны алып барган  Зиннур Мансуров.
Чараны “каләм югарылыгында, бер-беребезне рәнҗетмичә, дорфа сүзләр әйтмичә уздырыйк”, дисәләр дә, утырышның иң төп өлеше – рәис сайлауга күчкәч, артык матур сүзләр сайлап тормый гына чыгыш ясаучылар да булды.

Башта рәислеккә кандидатлар тәкъдим ителде. Алар быел дүртәү  иде: “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, заманында Чаллыда Язучылар берлеге бүлеген җитәкләгән Вахит Имамов, Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкарган  шагыйрь Рәмис Аймәт, берлек белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе булган шагыйрь Рафис Корбан, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, драматург, шагыйрь Ркаил Зәйдулла.

Соңыннан Вахит Имамов белән Рафис Корбан үз кандидатураларын тавыш бирүдән алды.
– Бүген бер депутат һәм без шуңа ябышырга мәҗбүрбез. Татарстан хакимиятенә мөрәҗәгать итәсем килә: безне аермасагыз иде. Ркаил кебек талантлар бездә тагын да бар. Язучылар берлегеннән бер депутат бик аз, ике-өч булса яхшы булыр иде, – диде Вахит Имамов.

Тавыш бирер алдыннан, Ркаил Зәйдулла да, Рәмис Аймәт тә берлек рәисе итеп сайланган очракта, нәрсәләр башкарачаклары хакында бәян итте. Кызык, икесенең дә программасы бик нык охшаш иде. Җөмләләрдә сүзләр урыннарын гына алмашынган кебек...
Ә аннан соң корылтайның иң кызык мизгеле башланды. Ничә Президент сайлауларында катнашып, ничә җыен депутатлар сайлауларны яктыртып та, моның кадәр “кайнар” тавыш бирүләрне беренче күрүем булды.

Тавышлар бирелеп, саналып, нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң да әле бәхәс тынмады. Рәмис Аймәт тавыш бирү дөрес түгел дип сәхнәдән чыгыш ясады. Аңа кадәр сайлауларда исә Ркаил Зәйдулла җиңүен игълан иткәннәр иде.
“Җиңелгән көрәштән туймас”, – дип бәяләде Ркаил әфәнде аның бу гамәлен.
Шулай итеп, алдагы дүрт елда Язучылар берлегенә рәис итеп Ркаил Зәйдулла билгеләнде. Хәерле сәгатьтә!

Лилия Локманова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: