Шәһри Казан

Президент та, министр да читтә калмады

Форум яшьләре җитди мөрәҗәгатьләр белән чыкты

Реклама

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы Россиянең 60 төбәгеннән, 30 илдән һәм Татарстан районнарыннан 600ләп делегатны җыйды.
Чара ике елга бер тапкыр оештырыла. Башка еллардан аермалы буларак, быел форумда катнашучылар саны 300 кешегә кимеде. Быел юл чыгымнарын да делегатлар үзләре каплаган. Форумның бюро рәисе Тәбрис Яруллин, бу форумны тагын да нәтиҗәлерәк ясар өчен эшләнде, дип ассызыклады. Делегатлар Казанга күңел ачар өчен түгел, ә конкрет мәсьәләләр чишәр өчен җыелырга тиеш. Безнең газетага биргән интервьюсында да Тәбрис Яруллин «Форум - күңел ачу урыны түгел, чын эшләр мәйданы», - дип әйткән иде. Шуңа да делегат итеп үз милләте, теле өчен янып-көеп яшәүчеләр, актив, фикерле яшьләр сайлана. Алар һәрберсе җирле татар оешмаларының эшчәнлегендә катнашырга, үзен эш белән күрсәтергә тиеш. Форум алар өчен төпле белем алу, тәҗрибә, кызыклы идеяләр уртаклашу мәйданы.
Җитди чара дигәннән, быелгы форум аеруча ике мөрәҗәгать белән истә калыр, мөгаен. Бердән, алар Президентлык статусын саклау мәсьәләсен күтәреп чыкты.
- Бу сәяси әһәмияткә ия, - ди Тәбрис. - Президентлык институтын саклау безнең өчен мөһим. Ике ел элек тә форумда без бу хакта аерым мөрәҗәгать әзерләдек. Шул вакыттан бирле мәсьәлә актуальлеген югалтмый. Быел да бу сорау резолюциягә беренчел пункт итеп кертелде.
Шулай ук татар яшьләре форумы Россия мәдәният министры Владимир Мединскийның милли республикаларда рус теле милли телләрдән күбрәк укытылырга тиеш, дигән мөрәҗәгатенә дә җавап хаты әзерли.
- Татарстанда татар теле дә, рус теле дә бертигез дәрәҗәдә өйрәнелә. Моңа карап татарстанлыларның рус телен белү дәрәҗәсе түбән түгел. Республикабыз Россия күләмендә рус теленнән БДИ буенча беренче урыннарда. Милли телләргә кагылганчы, телевизордан күрсәтелгән төрле программаларга күз салсагыз иде, - дип мөрәҗәгать итә форум оештыручылар мәдәният министрына.
Шулай ук яшьләр татар спортчылары командасы булдыру турында да сүз кузгаттылар. Киләсе елга Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән берлектә, татар спортчыларын җыеп, Казанда яңа проект башларга ниятләүләрен дә белдерде оештыручылар.
Татар яшьләренең иң актив өлеше Идел буенда яши икән.
- Декабрь аенда күчеп йөри торган Идел буе Татар яшьләре форумы оештырырга хыялланабыз, - дип белдерде Тәбрис Яруллин. Сүз уңаеннан, ул кабат бюро рәисе итеп сайланды.
Тиздән «Мин татарча сөйләшәм» проекты ун еллыгын билгеләп үтә. Юбилей хөрмәтенә аны Россиянең ун зур шәһәрендә үткәрергә ниятлиләр. Алар арасында Җаек, Төмән, Җидепулат калалары да булачак.
Татарстанга бер килеп киткән татарлар монда кире кайту теләге белән янып яши. Ләкин күп кешеләр тарихи ватаннарына кайта алмый интегә. Чит илдән Татарстанга күчеп килүче татар яшьләре өчен квоталарны арттыру мәсьәләсен дә күтәреп чыкты делегатлар.
Монда 35 яшькә кадәр яшьләр җыела. Шуңа да күбесе өчен форум танышу, пар табу урыны да булып тора икән. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сөйләвенчә, кайбер әти- әниләр, телефоннан шалтыратып, кызымны (улымны) сезгә җибәрәм, зинһар өчен, аңа шунда татар, мөселман пары табып бирегез, дип сорыйлар икән. Ата-ана чит төбәкләрдә яшәсәләр дә, балаларын үз милләт кешесе белән кушылдырасы килә.
Пленар утырыштагы чыгышларга нәтиҗә ясап, Ринат Закиров:
- Форум хәзерге татар лидерларын алыштырырлык буын тәрбияли. Без олыгайгач, сез безнең урынга киләсез. Мондый алмаш булганда күңелебез тыныч, - дип белдерде.

Алсу Фәйзуллина, Самара:
- Форумда беренче тапкыр 2002 елда булдым. Кабат килүемә бик шатмын. Форумның быелгы программасы үзгә, оештыру ягы да югары дәрәҗәдә. Волонтерлар бик актив эшли. Алар безне шәһәр белән таныштырды. Элек без һәрберебез аерым төркем булып йөри идек, быел исә Универсиада авылында бергә яшибез. Кич белән концерт программалары була. Эшләп кенә калмыйбыз, ял итәргә дә өлгерәбез. Үземә килгәндә, мин Самара өлкәсендә милли бәйрәмнәр үткәрергә булышам. Мөмкинлек булган саен татарча сөйләшергә тырышам.

Рөстәм Хөсәенов, Бөекбритания:
- Мин Казанда тудым. Кайчандыр әлеге урамнар буйлап йөрдем. 18 яшемдә Татарстаннан киткән идем. Казан бик үзгәргән, матурланган. Шәһәребез белән горурланам. Чит илләрдә яшәүче татарлар өчен Казан татар дөньясының, мәдәниятенең маягы булып тора. Мин Прага, Алмания, Голландия татарлары белән тагыз элемтәдә. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне интернет челтәре аша эзлим. Кая гына барсам да, татарлар белән кызыксынам. Татарстаннан килгән студентларга һәрвакыт ярдәм итеп торабыз. Бөекбританиядә яшәүче милләттәшләребез белән ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә бергә җыелырга тырышабыз, Сабан туйлары үткәрәбез. Шул рәвешле, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска тырышабыз.

Булат Купкинов, Чувашия:
- Казанда еш булсам да, форумда беренче тапкыр катнашуым. Минем проектым катнаш никахларга каршы сәясәткә нигезләнә. Татар милләте улларын, кызларын башка милләт вәкиленә бирүгә каршы без. Мәхәббәт дип кенә булмый бит. Тормыш итә башлагач, балалар тугач төрле проблемалар килеп чыга. Катнаш никахлар булдырмас өчен татар яшьләрен таныштыру үзәкләре булдырырга тәкъдим итәм.

Тансу Галимова, Төркия:
- Мин форумда татар милли киемнәрен популярлаштыру турында үз фикерләремне җиткердем. Дөньяда этник киемнәргә игътибар зур. Минемчә, заманча киемнәргә татар орнаментлары кертергә кирәк. Шул ук көн саен кия торган джинс чалбарларга милли орнаментлар ясалса, ул дөнья дәрәҗәсендә танылыр иде дип уйлыйм.
Төркиядә яшәүче татарлар үзара еш күрешеп торалар, ел саен бездә Сабантуй үткәрелә. Быел Истанбулда «Татар кызы» бәйгесе узды. Анда Төркиянең төрле шәһәрләреннән килгән кызлар катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: