Шәһри Казан

Президент – «Татмедиа»да

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенең редакция-нәшрият комплексында алып барыла торган төзекләндерү эшләре белән танышты. Визит кысаларында ул шулай ук «Татмедиа» структурасына керә торган һәм шушы бинада урнашкан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, «Татарстан» һәм «Сөембикә» журналларында да булды.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Муратов республика Президентына агентлыкның яңа офисы төзелешенең төп этаплары хакында сөйләде. Заманча җиһазландырылган брифинглар залы, ньюсрум, IT-бүлек, офисның техник мөмкинлекләре белән танышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов күргәннәреннән канәгать калды. Марат Муратов аңа тиздән бирегә әлегә Чистай урамында булган «Шәһри Казан» һәм «Казанские ведомости» газеталары да күчереләчәген белдерде.
«Татмедиа» ААҖ редакция-нәшрият комплексында төзекләндерү эшләрен башкаручы компания вәкилләре дә Татарстан Президентына алга таба башкарылачак эшләрнең вариантларын тәкъдим иттеләр.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты. Анда Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары тармагының 2011 ел өчен эш нәтиҗәләре каралды, 2012 елга бурычлар билгеләнде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: