Шәһри Казан

«Приключения Электроника» фильмы герое Сыроежкин Казанда чәй сата (ФОТОЛАР)

"Приключения Электроника" фильмында Сыроежкин ролен башкарган Юрий Торсуевны мин күргәзмәдә танып алдым. Юрий анда чәй сата. Башта бергәләп фотога төшәргә сорадым. Казан турында сораштым.

Үзе турында бик сөйлисе килмәс дигән идем, Юрий бик ачык кеше булып чыкты. Киң итеп елмаеп, һәр сорауга теләп җавап бирде.

- Унбиш ел элек килгән идем Казанга. Яңа Казанны әлегә күреп өлгермәдем. Кичә "Аквапарк"ка бардык. Шәһәрегезне бик мактыйлар, иртәгә махсус экскурсиягә чыгарга торам, - диде ул.
Төп рольләрне уйнар өчен игезәк малайларны эзләп, Юрий белән Владимир укый торган мәктәпкә килгәннәр. Кастингка чакырганнар.

- Без анда 360 нчы идек, - дип искә ала Юрий. - Кемнең нинди роль уйныйсын режиссер билгеләде. Мин бик шук идем, рольгә керергә авыр булмады. Ничек бар, шулай уйна, диделәр. Ә менә туганым Владимир җитдирәк, ул миннән ун минутка өлкәнрәк тә бит. Электроник роленә ул да бик туры килде.

- Фильмны хәзер карыйсызмы соң?
- Юк, элек күп карадык.

Реклама

- Балаларыгыз да карап үскәндер инде сезне.
- Әйе. Аларга кино бик ошый.

- Хәзер дә төшәсезме кинога?
- Чакыралар, әмма төп рольләрдә түгел. "Приключения Электроника"дан соң тагын берничә кинода төштек. Без музыкантлар, төрле шоу-программалар, концертлар алып барабыз, үз бизнесыбыз бар.

- Казанда сезне таныйлармы соң? - дип кызыксынам.
- Бүген генә унлап кеше таныды. Мине күрүгә, икенчегез кая дип сорыйлар.

- Рәхәттер инде ул сине танысалар?
- Кешеләр мине тануга елмая башлый, хәлләремне сорыйлар, игезәк туганым Владимир турында да кызыксыналар. Кешеләр елмайгач, миңа да күңелле.

Юрий белән аралашу миңа да күңелле булды. Сөйкемле елмаюы, күз астындагы мөлаем миңе, киң күңелле булуы белән гашыйк итте дә куйды ул мине. Аның белән кыска гына җылы әңгәмәдән соң көне буе үзалдыма елмаеп йөрдем.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: