Шәһри Казан

«Профессиональ» бәйрәмегез белән!

«Яшьләрнең барысы да талантлы, әмма бирегә иң-иңнәре, иң текәләре, алдынгылары һәм талантлылары җыелган. Яшьләр - безнең төп потенциал. Мәгариф һәм фән үзәкләре, кече һәм урта эшмәкәрлекне тәэмин итүче инфраструктура аларны күздә тотып эшләнелә. Безнең яхшы икътисадлы республика буласы килә. Ә моның өчен белемле, алдынгы белгечләр кирәк», - дип башлады сүзен...

Реклама

«Яшьләрнең барысы да талантлы, әмма бирегә иң-иңнәре, иң текәләре, алдынгылары һәм талантлылары җыелган. Яшьләр - безнең төп потенциал. Мәгариф һәм фән үзәкләре, кече һәм урта эшмәкәрлекне тәэмин итүче инфраструктура аларны күздә тотып эшләнелә. Безнең яхшы икътисадлы республика буласы килә. Ә моның өчен белемле, алдынгы белгечләр кирәк», - дип башлады сүзен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Яшьләр көне уңаеннан узган очрашуда.
Бу очрашуда 200ләп егет һәм кыз катнашты. Шулар арасында чит илләрдән килеп укучы студентлар да бар иде. Сүз барышында: «Биредә 12 илнең студенты утыра», - дип, Президент үзе дә бу хакта ассызыклап узды. Моңардан тыш очрашуда төрле бәйге мәйданнарының җиңүче һәм бүләкләнүчеләре, «Кадрлар резервы» проекты финалистлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.
Президент республика җитәкчелегенең мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирүе хакында да әйтеп узды. Бу мәсьәләдә Казан университетына Федераль дәрәҗә бирелүе, ә КАИ һәм КХТИның милли тикшеренүләр университетына әйләнүе хакында әйтте. «Күптән түгел РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев яңа шәһәр «Иннополис»ка нигез салуда катнашты. Бу үзәктә дә яшьләр эшләячәк. Мин Казанның һәм аңа якын торучы субъектларның потенциалы бик зур дип саныйм», - диде Президент.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: