Шәһри Казан

Профсоюз оешмасына ихтыяҗ зур (Беренче тонна нефть чыгуга – 70 ел)

Җир куеныннан Татарстан нефтенең беренче тоннасын чыгаруга - 70 ел. Шул гомер эчендә ничә буын үзенең язмышын нефть тармагы белән бәйләгән. Нефтьче операторларның үзләре казыган землянкаларда яшәп эшләгән, гади бораулаучы-нефтьчеләрне Хезмәт Герое дәрәҗәсенә күтәргән чорлар нефть елъязмасының кабатланмас сәхифәләре булып тарихта гына түгел, әдәбият-сәнгать әсәрләренә дә кереп калды. «Татнефть» ААҖнең...

Реклама

Чөнки 70 ел эчендә чыгарылган 3 млрд тоннадан артык нефтьнең һәр тоннасын табуга киткән физик көч артында күбесен ул исемләп белгән никадәр хезмәт кешесе тора. «Җитәкчеләребезне дә шушы тармак үстерде. Оператор ярдәмчеләре, бораулаучы ярдәмчеләре булып хезмәт юлын башлаган кешеләр күбесе. Аларны 70 ел эчендә коллектив үзе тәрбияләде. Хезмәт ветераннарына рәхмәт, алар авыр шартларда үзләренә лаеклы алмаш, Шәфәгать Фәхразович Тәхаутдинов кебек бик күп зирәк җитәкчеләрне үстерделәр. Бүген нефть эшендә эшләгәннәрнең генә түгел, ә Татарстан территориясендә яшәүче һәрбер гаиләнең тормыш дәрәҗәсеннән нефть исе килә. Газы кергән, юл бар, ут бар, спорт корылмалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары - һәммәсе шушы нефть хисабына төзелгән һәм, нефть объектлары булмаса да, «Татнефть» ААҖнең генераль директоры күрсәтмәсе нигезендә, график буенча ремонтланып баралар», - дип, әңгәмәдәшем сүзне бүгенге көнгә китереп җиткерде, һәм сүз үзеннән-үзе нефтьченең хокукларын, эш шартларын, тормыш-көнкүрешен кайгыртуда профсоюзларның өлеше, тоткан урыны хакында дәвам итә.
- Гомәр Кәримович, дөньялар көне-сәгате белән үзгәреп тора. Күп кенә иҗтимагый оешмалар безнең күз алдында юкка чыкты. Профсоюзларның яшәп калуын нидә күрәсез?
- Чыннан да шулай. Барысы да халыкның карашыннан, заман таләбеннән чыгып үзгәрә - шартлар да, яшәү рәвеше дә. 90 нчы елларда моңа кадәр какшамас дип йөргән партиягә дә мөнәсәбәт үзгәрде. Ә профсозлар бөтен җирдә дә сакланды. Россиядә генә түгел, гомумән алганда, Җир шарында кайда эре җитештерү предприятиеләре бар, аларның бөтенесендә дә профсоюзлар бар. Чөнки профсоюз ул нинди дә булса предприятие янәшәсендә аерым төзелгән оешма түгел. Профсоюз дигәндә без предприятиеләрнең берсендә эшләүче кешеләрне күздә тотабыз. Алар һөнәрләре буенча берләшәләр.
Безнең нефтьчеләр бер оешмага берләштеләр һәм менә миннән үзләренең мәнфәгатьләрен яклавымны сорадылар. «Без сиңа хезмәт хакының бер процентын биреп барачакбыз. Әйдә, оештыр. Үзеңә дә хезмәт хакы ал, башка профсоюз хезмәткәрләренә дә түлә. Без җыелышларда, кабул итү вакытларында яки күзгә-күз очрашып сөйләшкән чакларда, йә булмаса язма рәвештә үзебезнең гозерләребезне җиткерербез, ә син безнең мәнфәгатьләрне якла», - диделәр. Мин исә профсоюз оешмасы әгъзаларының мәнфәгатьләрен РФнең Татарстанда гамәлдә булган законнары, әлеге законнар җирлегендә кабул ителгән корпоратив һәм башка документлар, «Татнефть» ААҖдә профсоюз оешмасы фикерен, ягъни профсоюз әгъзаларының фикерен искә алып кабул ителгән коллектив килешү (колдоговор) кысаларында якларга тиеш. Бер үк вакытта, эшченең сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч янамасын өчен, без администрация корган эш урыннарын контрольдә тотабыз. Урыннарда 3 меңнән артыграк вәкилебез, инспекторыбыз бар. Администрация эшчене хәвефсез эш шартларына өйрәткәнме, юкмы? Эшче тарафыннан бу үтәләме? Алар бөтенесен тикшереп, күзәтеп торалар. Кеше эшли икән, ул вакытында эшләгән кадәр хезмәт хакы да алырга тиеш. Хезмәтче яллагансың икән, аның эшләгәндә чыккан тире кипкәнче син әҗерен түләргә тиеш, дип изге китапларда да әйтелә бу. Ике арадагы исәп-хисапның вакытында ясалуы мәҗбүри. Без моны күзәтеп торабыз. Бездә айга ике тапкыр хезмәт хакы түләнеп барыла. Генераль директор хезмәт хакына елның елында 10нан-15 процентка үстерү турында төзәтмәләр кертеп бара. РФ буенча инфляцияне исәпкә алсак, бу аннан күбрәк. Моны бөтен предприятие дә эшли алмый. Аннан хезмәт хакының гарантияләнгән өлеше даими арттырылып килә. Ул минималь куллану бюджеты дәрәҗәсендә булырга тиеш. Эшченең кереме аз булмасын, үз хуҗалыгын үзе алып бара алсын дип эшләнә бу. Сүз дә юк, һәркемнең дөньяны үзенчә төзисе килә, һәркайсыбыз аңа карата аерым мөгамәлә булуын тели. Дөнья һәрвакытта да син дигәнчә генә бармаса да, бездә гомум юнәлеш буенча күпчелекнең мәнфәгатенә туры килерлек, һәркемне аз-азлап булса да канәгатьләндерә торган карарлар кабул ителә.
- Берәү: «Кырык мирнең көен көйләгәнче, бер арбаның чөен чөйләр идем», - дигән бит.
- Дөресе шул, бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый, әмма без, әйткәнемчә, закон кысасында эш итәбез. Ә закон нәрсә ул? Ул - уен тәртибе, тормыш кагыйдәсе. Әгәр дә кеше закон буенча гына эш итә, аны үти икән, ул чагында иҗтимагый оешмалар да кирәк булмас иде.
- Элек Сезнең профсоюз оешмасының эшчәнлеге Татарстан территориясе белән генә чикләнгән булса, хәзер вертикаль-интеграцияле «Татнефть» ААҖ компаниясе составына кергән РФнең башка субъектлары хисабына география киңәйде, структура үзгәрде. Аңа карап эш күләме, аның эчтәлеге дә үзгәрдеме?
- Әлбәттә. Бүген безнең профсоюз оешмасына башлангыч оешмалар, «Татнефть»тән аерылып чыккан, әмма шул ук вакытта килешү төзеп «Татнефть» кә хезмәт күрсәтүче, хуҗалык-сервис оешмалар керә. Андый оешмаларыбыз Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта, Владимирда, көньякта да, Себердә дә бар. «Татнефть»нең генераль директоры Ш.Тәхаутдиновка рәхмәт, әлеге предприятиеләрне мөстәкыйль хуҗалык берәмлеге буларак, ягъни үзебезчә итеп әйткәндә, «башка» чыгарганчы, аларның һәммәсен бер иҗтимагый оешмага берләштерү мәсьәләсен ул күтәреп чыкты. Ягъни 1 тонна нефть табуга мөнәсәбәте булган һәркемне бер профсоюзга берләштерү турында сүз булды. Һәм менә без шул иҗтимагый оешмада кешенең хезмәтен бердәм бәһаләүне, хезмәт кешесенә бердәм түләүне, хезмәткәрләрне дә, өлкәннәрне дә бер дәрәҗәдә социаль яклауны тәэмин итәбез. «Татнефть» ААҖ коллектив килешү кабул иткәндә, һәр мөстәкыйль сервис структурасындагы профсоюз оешмасының фикере исәпкә алына. Алар исә бу коллектив килешүне үз килешүләрен төзегәндә нигез итеп ала. Бүген «Татнефть» ААҖ профсоюз оешмасында 111 коллектив килешү кабул ителә. Ә 2000 елда бер колдоговор төзелә иде. 2000 елны безнең 100 меңгә якын эшләүче һәм 24-25 мең эшләми торган, лаеклы ялда булган профсоюз әгъзасы бар иде. Бүген исә профсоюз оешмасында 40 мең пенсионер, 100 мең эшли торган профсоюз әгъзасы һәм 5 меңгә якын студент әгъза булып тора.
- Ә студентларны ни өчен профсоюз әгъзасы итеп алдыгыз?
- Иҗтимагый оешмада җәмәгать фикеренә колак сала, «Татнефть»не аңлый, ААҖнең корпоратив таләпләрен белә торган кешеләр тәрбияләр өчен шулай эшләдек. Без алар белән институтта ук эш алып барабыз. Югары уку йортын яки нефть техникумнарын тәмамлап эшкә килгән яшьләр (ә безгә, нигездә, җәмәгать эшендә актив катнашкан, үзе сайлаган һөнәрне тирәнтен үзләштергән яшьләр генә килә) кешеләрне, аларның күңелен аңлый белә. Кеше һәрвакыт ниндидер оешмага тартыла, берләшә. Профсоюз булмый икән, ул икенче җирне эзләячәк.
- Ишектән керә-керешкә күп кенә Мактау кәгазьләре, дипломнар арасында «Иң яхшы коллектив килешү өчен» дигән диплом да эленеп тора. Ни белән алдырасыз?
- Ул, беренче чиратта, безнең эшкә булган мөнәсәбәтне күрсәтә. Икенчедән, коллектив килешүнең эчтәлеге билгели моны. Без анда бөтенесен тәгаенләп, бөртекләп язабыз. Менә эшкә яңа кеше килде ди. Без аңа үзебезнең корпоратив таләпләрне куябыз: «Татнефть» ААҖ таләп иткәнчә үзеңне эштә, гаиләдә, җәмгыятьтә дисциплиналы, тәртипле тота алсаң - кил, эшлә. Юк икән, вакытыңны әрәм итмә. Үзең ни телисең, шуны эшли ала торган җиргә кит, безнең үз мәнфәгатьләребез бар. Без нефть чыгарабыз. Аны табу, эшкәртү, реализацияләү ул - Татарстанда яшәүче Россия гражданнарының беренче чиратта яшәү дәрәҗәсен, нигезен тәшкил итүче тармак», - дибез. Шуңа күрә дә безнең начар эшләргә хакыбыз юк һәм мин һәр профсоюз әгъзасыннан үзенең хезмәт вазифаларын 100 һәм аннан да югарырак процентка үтәргә чакырам. Шул чагында: «Әйдәгез, кергән акчаны бүлик», - дияргә дә була.
Безгә эшкә килгән кеше кулына коллектив килешүне ала, анда бар да язылган. Әле күптән түгел генә социаль белешмә дә чыгардык. Анда да үзеңә кирәк теләсә нинди сорауга җавап табып була. Әйтик, эшкә кергәндә гаиләң юк иде - өйләндең ди. Син нәрсәгә өмет итә аласың, фатирны ничек алырга, балаң туса, аны ничек бакчага урнаштырырга, белемеңне дәвам итәсең килсә, нишләргә тиешсең. Туган-тумачаң белән ул-бу булса, үлем-китем очрагында кемгә шалтыратырга, кая барырга - анда бар да язылган. Бездә һәр нәрсәнең стандарты булдырылган. Администрация мондый коллектив килешү булудан һәм эшчегә шундый кайгыртучан мөнәсәбәт булудан ота. Яхшы эшләгән кеше яхшы яшәргә тиеш.
Шул ук вакытта 120 мең кешенең һәрберсе үз гозере белән берничек тә генераль директорга керә алмый. Менә шуларның ихтыяҗын канәгатьләндерә торган система бу. Компаниянең генераль директоры Шәфәгать Фәхразовичның сәясәтен без бөтен бүлекчәләрдә алып барабыз. Ни өчен Путин турыдан-туры эләмтәгә керер өчен миллионлаган сорау җыя? Гражданнарның ни уйлаганын, ни теләгәнен белер өчен. Минем Норвегиядә күргәнем булды - король атна саен халыкны кабул итә. Коллектив килешү дә эшче халык фикереннән чыгып төзелә. Шул ук вакытта бүген 120 мең профсоюз әгъзасы үз тәкъдимен җиткерде дә, ул 120 мең тәкъдим кабул ителде дигән сүз түгел. Бу чыгымнар акча таләп итә. Әмма тора-бара үзе ясаган тәкъдимнең кабул ителгән документларда да чагылыш табуын, үз сүзенә колак салуларын күргән профсоюз әгъзасының, әлбәттә, бу оешмага ышанычы арта. Шуңа күрә безнең профсоюз оешмасы яшәп калды да. Профсоюз оешмасына бүген ихтыяҗ бар. Мин моны Нефтьчеләрнең Россия советы әгъзасы буларак та әйтәм.
- Быел Татарстан нефтенең беренче тоннасы чыгуга 70 ел дибез икән, предриятие белән бергә атлаган профсоюз оешмасы эшчәнлегенә дә борылып карау мөмкинлеге бардыр.
- Коммунистлар партиясе чорында профсоюзлар уңышлы эшләделәр. Партия, хөкүмәт, Югары Совет профсоюзга Советлар Союзы гражданнарының бөтен социаль тормышын ышанып тапшырган иде. Без аның нефть-газ һәм химия сәнәгате республика комитеты дип аталган чорларын да хәтерлибез әле. Элгәре профком рәисләре шифаханәләргә юлламаларны кемгә бирергә белми аптырыйлар, шуны алучы кеше булмый иде, чөнки халык үзенең шәхси хуҗалыгына ябышып ятты. Күршесеннән бер чиләк бәрәңге кимрәк алмагаем дип тырышты. Шуңа күрә дә нефтьчеләр кичке шифаханә-профилакторийлар эшләргә мәҗбүр булдылар. Шулай итеп, кеше эштән соң дәваланырга да, бакчасына барырга да өлгерде. Бу иң кулай юл иде. Хәзер, ни кызганыч, мондый система юк. Әгәр дә элек профсоюзлар бөтен социаль байлыкны бүлгән булса, хәзер безнең андый вәкаләтебез юк. Әмма Хезмәт Кодексы нигезендә бөтен локаль карарлар, матди бүлүләр - барысы да администрация тарафыннан, профсоюз оешмаларының фикерен исәпкә алып эшләнә. Без моның белән килешеп эшлибез.
- Профсоюз лидеры булу болай да зур җаваплылык йөкли торган вазифа. Шуның өстенә Сез ТРның Иҗтимагый палатасы әгъзасы да бит әле.
- Профсоюз лидеры итеп мине 2000 елның апрелендә сайладылар. Инде ике тапкыр сайлау үттем. Профсоюз әгъзалары миңа биргән вәкаләт 2014 елның ноябрендә бетә. Аннан инде профсоюз әгъзалары үз мәнфәгатьләрен яклауны кемгә ышанып тапшыруны хәл итәчәк. Бу аларның ирегендә. Мин үземә дә, башка бүлекчәләрдәге профсоюз оешмалары рәисләренә дә: «Без профсоюз әгъзаларының наемный - яллап куйган эшчеләре», - дип гел әйтә киләм. Бер максатка, бер түбә астында эшлибез дә, яшибез дә. Безнең үтә күренмәле предприятиедә бар да аермачык күренеп тора. Ә Иҗтимагый палатага килгәндә, мин бу эшнең авырлыгын тоймыйм, әмма моның өчен күпмедер вакыт сарыф итәргә туры килә. Җәмәгать палатасы ул - иҗтимагый оешмалардан сайлап куелган кешеләр. Мин анда Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы, дөресрәге, республикада «Татнефть»нең эш урыннары булган районнарында яшәүче профсоюз әгъзаларының мәнфәгатьләрен яклыйм. Бу - республиканың яртысы дигән сүз. Шуңа күрә дә төрле шәһәрләрдә булам, кешеләр кабул итәм, андагы фикерне Иҗтимагый палатага, җитәкчелеккә җиткерәм. Алар аны эшкәртә, әлеге фикерләрне Хөкүмәткә, Президентка, депутатларга җиткерә һәм депутатларга теге яки бу карарны, законны кабул итәргә булыша. Шуңа күрә дә һәр гражданин үзен закон проекты кабул итүдә катнаштым дип саный ала. Һәр коллективтагы микроклимат, эш бирүче белән эшченең килешеп эшләве, тулаем Татарстанны алабыз икән - аның җитәкчеләренә, «Татнефть»не алабыз икән - аның генераль директоры Шәфәгать Фәхразовичка көн дә туып торган проблемаларны иркенләп- халыкның фикерен истә тотып хәл итү мөмкинлеге бирә. Урыннарда ниндидер проблемалар булуы турында мәгълүмат алам икән, мин аны шундук җитәкчелеккә житкерәм һәм, әлеге мәсьәлә уңай хәл ителсен өчен, бар көчемне куям. Мин коллектив килешү буенча эшче ни эшләргә тиеш тә, җитәкчеләр тарафыннан нинди шартлар үтәлергә тиеш,- шуны хәл итү өстендә эшлим. Безнең беркемне дә кимсетәсебез килми, булсын ул эшче, булсын җитәкче - беркемнең дә өстендә тормыйбыз. Без бары тик Хөкүмәт кабул иткән хезмәт законының үтәлешен генә таләп итәбез. Шул чагында тәртип булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: