Һәр адым – алгарышка

17-20 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә Универсиада авылы студентлар активы мәктәбенең беренче сменасы узды. Анда үткәрелгән көннәрнең кызуы әле дә кимемәгән. Активист Лилиянең көндәлеге шуны дәлилли.
Беренчеләр беренче көндә
Универсиада авылы активистларының мәктәбен оештыру бик кыю адым булырга тиеш. Студентларның бу фикере яшьләр үзәгенә аяк басуга ук юкка чыкты. Олы курслар беренчеләргә квест һәм багышлау оештырып, алдагы дүрт көнгә позитив һәм дәрт бүләк иттеләр. Багышлауда студентларны төрле җепләр белән уратып, вәгъдәләр бирдерделәр: оештыру җыелышларында «авырмаска», чараларга начар энергия белән килмәскә һәм, әлбәттә, креатив булырга!
Без, беренчеләр, бүлмәдәшләр белән танышып, төшке ашны ашап, футболкалар һәм блокнот-бейджларны алып, беренче дәрескә чаптык. Әлеге тренингны КФУның психология хезмәте оештырды. Студентларга «команда» төшенчәсен аңлатып бирергә, бүлмә буйлап, Браун молекулалары сыман сибелеп, санаулы мизгелләр эчендә дүртешәр, алтышар кешелек төркемнәргә бүлешергә куштылар. Әлеге биремнәрне бик җиңел генә үтәдек, әмма бот күтәреп ятарга вакыт юк иде: проектлар ясау вакыты җитте. Активистлар 30 минут эчендә чынга ашырырлык проектлар төзергә тиешләр иде. Студент халкының креативлыгына шаклар катарлык: кемдер сессия вакытында релакс бүлмәсе оештырырга, икенчеләре Универсиада авылыннан КФУга кадәр 50 процент ташламалы автобуслар булдырырга теләсә, өченчеләре, БМО ярдәмендә, кеше турындагы мәгълүматны космоска җибәрергә уйлый.
«Капустник» вакыты да килеп җитте. Үзебезнең төрле сәләтләребезне эшкә җигеп, тиз арада концерт оештырдык. Аны дискәтүк, аннары «шәмчек» алмаштырды. Бик арыган булсак та, тәндә һәм күңелдә ниндидер рәхәтлек сизеп, татлы йокыга талдык.
Беренче нурлар белән
Көннең беренче яртысы кабат проектларга багышланды. Проектлар Универсиада авылының үсеше белән бәйле булырга һәм җәмгыятьнең төрле өлкәләренә кагылырга тиеш иде. Барлык эшләр дә якланып беткәч, жюри үз нәтиҗәләрен әйтте: мәдәният өлкәсендә «Этнофестиваль», «Фан-клуб», «Оркестр», социаль темага бәйләнешле «Инфраструктура» һәм «Китапханә», массакүләм мәгълүмат чараларыннан «Мәгълүмат агентлыгы» һәм «Радио» проектлары җиңеп чыкты.
Төштән соң «Уникс»та «КФУның берләшүе» темасына дебатлар узды. Иң элек студентлар үз уку йортларының тарихы белән таныштырдылар, аннан бәхәсләр башланды. КФУның берләшүе яклы булучылар стипендияләрнең артуына, дәрәҗәле яңа дипломнар алуга басым ясаса, каршы булучылар төрле университетларның гореф-гадәтләре югалуыннан, факультетларның төрле җирдә урнашуыннан, бердәм студентлар шәһәрчеге булмаудан зарландылар. Нәтиҗәдә КФУның берләшүенә каршы булучылар җиңде.
Ял итәргә вакыт юк: алда бию ярышы көтә. Коридорларда һәм кече залда биючеләрнең бию ритмнары һәм девизлары ишетелә. Бәйге кызу булырга охшаган. Чыннан да, дүрт төркем концерт залын рәхәтләнеп «кыздырды». Әлеге ярыштан оештыручылар үзләре дә читтә калмады. Алар активистларга рус һәм татар халык биюләре, хип-хоп һәм R&b буенча мастер-класс күрсәттеләр. Нәтиҗәдә беренче урынны «Jay Ho» төркеме алды. Алардан бары бер баллга калышып, «Амазонки» төркеме икенче урынны яулады. Идәннәр дә, табаннар да кызышып беткәнгә, урындыкта утырырга түзәр чама калмаганга, бар да, дискәтүк игълан итүне көтеп тормыйча, бию залына агылды.
Соңгы төн иртәнге якта тәмамлана
Радиодан кабат «Уян» җыры яңгырады. Урамда суык булуга карамастан, зарядкага кеше хәйран җыелды. Иртәнге ашны ашауга, активлар мәктәбендә катнашучыларны 5 төркемгә бүлеп, квест оештырдылар. Студентлар, кулга-кул тотынышып, лазер аша үттеләр, төрле аждаһа фигуралары ясадылар, бер-берсен кулдан-кулга күчереп йөрттеләр, бер-берсенә биш әфлисун атышып уйнадылар.
Гала-концерт өч көндә булган вакыйгаларны үз эченә туплаган видео-презентация белән башланып китте. Аннан 2-3 сәгать эчендә әзерләнгән номерлар куелды. Концертның «йөземе» - активлар мәктәбенең беренче тапкыр үз гимны яңгыравы һәм Универсиада авылының үз газетасы чыгуы. Чарадан соң «шәмчек» оештырылды. Гитара тавышын студентларның күңел кылларын тибрәтеп чыккан тавышлары күмеп китте. «Шәмчек»тән соң «йокларга!» дигән команда бирелсә дә, бүлмәләрдә иртәнге бишкә кадәр «Мафия» уйнадылар, кәрт суктылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 18:28Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: "Elvin Grey никахка кадәр Инзиләне кочакламаган да, үбешү турында әйтеп тә тормыйм" Бүген татар эстрадасының тагын бер буйдак егете гаилә корды.283302
-
16 гыйнвар 2021 - 16:25Элвин Грей өйләнә! Бүген татар эстрадасы иң көнләшерлек буйдагы белән саубуллаша. Күптән түгел ул сөйгәне, Ижау кызы Инзиләгә тәкъдим ясый һәм ул «Әйе!» дип җавап бирә!493003
-
16 гыйнвар 2021 - 14:30Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.200701
-
16 гыйнвар 2021 - 12:02Арчада авыру эләктергән 3000гә якын терлекне сугымга җибәрергә мәҗбүрләр Көз көне кош гриппы аркасында республиканың берничә районында җиде мең баш каз юк ителгән иде. Инде тагын бер күңелсез яңалык. Арча районының Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агро хуҗалыгында сыерларда туберкулез авыруы ачыкланган. Бу якынча 2800 баш сыер. Алардан башка бозаулар да бар.49900
-
16 гыйнвар 2021 - 11:52Пенсия артты. Пенсиягә чыгу яше дә артты Пенсия өлкәсендәге яңалыклар, быелга планнар хакында Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин еллык коллегиядә сөйләде. Бала туу, инвалидлык группасы билгеләнү, пенсиягә чыгу – менә бу өч очракта пенсия бүлеге гражданнарга дәүләт хезмәтләре сайты аша хәбәр итә. Хезмәтләр санын киләчәктә күбәйтергә җыеналар.80800
-
16 гыйнвар 2021 - 11:43Ашыгыч ярдәм: тоз белән дәвалау ысулын онытып бетермик Тозлы бәйләвечне электән үк кулланганнар. Арзан да, җайлы да ысул турында хәзерге буын исә белеп тә бетерми. Югыйсә ул бик күп чирдән файдалы.74602
-
16 гыйнвар 2021 - 10:49“Ярый әле, барыбыз да исән...”: күп балалы гаилә янгыннан соң урамда калган “Балалар!” дип уйлап куя шунда ун бала әнисе, йөрәге жу итеп. Ул арада 21 яшьлек Коля зур тәвәкәллек күрсәтеп, балалар бүлмәсенең тәрәзәсен ватып, эне- сеңелкәшләрен берәм-берәм тартып ала. Куллары пыялага киселә, пешә дә.52701
-
16 гыйнвар 2021 - 10:00Яңа ел грипп кебек: бер атнадан үзе китә (мәзәкләр) Акулалар кешеләргә сирәк һөҗүм итә башлаган. Балыклар да тәм аера шул – силикон һәм ботокска исләре китми!30900
-
16 гыйнвар 2021 - 08:10Төш нәрсә ул? (Балалар турында өлкәннәр өчен хикәя) Бүген дә, әнисе уятуга, күзләрен угалап, яткан килеш кенә сүз башлады ул. Бу сөйләшү, мәңге бетмәс төсле, әле шактый вакыт дәвам итте.29600
-
15 гыйнвар 2021 - 19:44Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы аша COVID-19ка каршы вакцинациягә язылу башлана Татарстанда СОVID-19 вакцинациясе темпларын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.27500
-
15 гыйнвар 2021 - 18:58Ни өчен Салих Батыев үзен башкорттан татарга үзгәртергә теләгән? Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның 1960 елда документларда милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сорап гариза язуын әйтте. Бу хакта ул Актанышта үткән «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» конференциясендә доклады белән чыгышында сөйләде.27501
-
15 гыйнвар 2021 - 16:09Алия Иксанова - беренче! Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгыда шуу буенча Россия Кубогы ярышларының өченче этабы уза. Бәйгенең икенче көнендә якташыбыз Алия Иксанова Татарстан командасына алтын медаль китерде.27200
-
15 гыйнвар 2021 - 15:18Фатирдагы җылылык өчен түләү бәясе халыкның ачуын кабартты Татарстанда “коммуналь” тарифлар киләсе ярты елда үзгәрмәячәк, аннан соң арткан очракта да, татарстанлыларның күпчелеге өчен 4,4 проценттан да күтәрелмәячәк.74700
-
16 гыйнвар 2021 - 21:42Хәзрәт: "Elvin Grey никахка кадәр Инзиләне кочакламаган да, үбешү турында әйтеп тә тормыйм"
-
16 гыйнвар 2021 - 15:24Без имениМин алай дип эйтмэс идем. Язмыш. 4 аяклы ат та абына. Мин абынгангда мина 20 тугел, 25 иде. Лэкин абындым. Мин дэ баламнын китапларын гына тияп чыгып киткэн кеше.... Бэхетемэ яхшы кеше очрап аякка бастым, бер аллахы тэгалэмэ рэхмэтле. Илсиягэ дэ бары тик бэхет телим“Баланың китапларын ике пакетка тутырып, тараканлы, “съемный” квартирага чыгып киттем”
-
15 гыйнвар 2021 - 08:37Без имениКызганыч. Кичэ кич ишеткэч, ботенлэй кэефлэр китте. Балачак Ералаш белэн бэйлэнгэн. Хэзер инде балалар Ералаш карап усте... Уз традициялэренэ тугры калган, замана узгэрешлэренэ иярмэгэн кызыклы проект авторы... Тыныч йоклаБорис Грачевский вафат
-
15 гыйнвар 2021 - 01:25ТалигаДети эгоисты..о маме и не подумали..как ей жить с такой депрессией ..как с таким горем дальше жить ей???Бер-бер артлы өч үлем: сеңлесе, аның егете һәм кызның абыйсы
-
14 гыйнвар 2021 - 16:52Без имениУзе сөяркәсе бн чыгып утырсын иде сарайга.Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
14 гыйнвар 2021 - 10:40Без имениБирэ бит Алла Тагэлэ бала шундыйларга ,кемдер еллар буена телэп,сорап йори,котэТатарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
14 гыйнвар 2021 - 08:52Без имениУзен шунда кудырасы иде аны.Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
13 гыйнвар 2021 - 13:46Без имениСиноптикларга бик ышанасы килми.Рәис абый молодец!Марты җылы булса майда кар яварга бик мөмкин.Барчагызга сәламәтлек телим!Март башында ук җәй киләчәк
-
13 гыйнвар 2021 - 07:32Без имениБэхетле,тигез гомер сезгя!15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)
-
11 гыйнвар 2021 - 23:59Без имениЯрый исэн калганнар 🙏ходай узе саклаган 🙏"Бала бозлы суга төшеп китте...": тюбингта шуганда булган фаҗига
-
12 гыйнвар 2021 - 06:15Без имениРэхмэт Зифа Кадыйровага мин бик яратып укыйм анын язган эсэрлэренРаил Садриев Зифа Кадыйрованың популярлык серен ачты
-
11 гыйнвар 2021 - 10:42Без имениурыннары ожмахта булсын!ТАССРның атказанган артисты Хәдичә Гыйниятова вафат
-
11 гыйнвар 2021 - 09:20Без имениБу бер генэ очрак тугелдер,кешенен 15 проценты тирэн йокыга киткэн хэлендэ : я ярыла, я кумелэ торгандыр .Моны поталогоанатомнар белэдер.Шундый Уй килде башка.Өч көн моргта яткан мәет уянып чыккан
-
6 гыйнвар 2021 - 09:22Һәр эшсезгә – бер эш урыны. Эш юк диючеләргә җавап Үзизоляция вакытында кайбер оешмалар ябылып тору сәбәпле, күп кеше эшсез калды. Хәзер бу өлкәдә тотрыклылык урнашканмы? Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән шул хакта сөйләштек.66000
-
15 декабрь 2020 - 08:55«Соңгы рейс» дип әйтергә ярамый! “Балачактан ук мин бик кызыксынучан идем. Чит илләр, дөньякүләм вакыйгалар, яңалыклар белән һәрдаим танышып барырга, шулай ук төрле китаплар укырга яраттым. Гаҗәп, әмма инглиз телен дә үзем теләп өстәмә үзләштердем... Чит илләргә сәяхәт итү исә иң төп хыялым иде!” – дип тезеп китте балачак хыялларына тугры калган стюардесса Энҗе Хабибуллина.190903
-
5 декабрь 2020 - 13:44Психолог Зөлфия Максутова: «Нормаль ир кешенең социаль челтәрдә гәпләшеп утырырга вакыты да, теләге дә булмый...» Кем дә булса яза башлаганнан соң аның чыннан да очрашу, танышу нияте бармы, әллә чиксез хат язышулар белән башыгызны гына катырырга телиме икәнен ничек ачыкларга соң? Әгәр ике-өч көн язышканнан соң сезне очрашырга чакырмасалар, араны өзәргә тырышыгыз. Бик еракта яшәүчеләр генә искәрмә булырга мөмкин...628404
-
16 гыйнвар 2021 - 14:30Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.200601
-
16 гыйнвар 2021 - 18:28Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: "Elvin Grey никахка кадәр Инзиләне кочакламаган да, үбешү турында әйтеп тә тормыйм" Бүген татар эстрадасының тагын бер буйдак егете гаилә корды.283302
-
10 гыйнвар 2021 - 09:14“Без белмәдек!”: пособие алучылар да, күләме дә арта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга айлык пособие күләмен билгеләүнең яңа алгоритмнарын эшләгән. Министрлык 2021 елда һәр төбәктә дә мондый төр түләүләрне өч этаплы ясарга тәкъдим итә. Пособие күләме гаилә кеременә бәйле булачак.228300
-
10 гыйнвар 2021 - 09:19"Иптәш нәчәлник": "арпаны бодайдан да аера белми, но командовать итәргә ярата!" Гадел җитәкчеләр булыйк! Таләпчән, шул ук вакытта, кешелекле җитәкчеләр булыйк. Кәеф булмаса да, авыр сүз әйтеп хезмәткәрләрне, хезмәттәшләрне рәнҗетмик. Кеше булыйк...201703
-
10 гыйнвар 2021 - 09:52Гөлназ Сәфәрова беренче үбешүе һәм кызлар белән сугышуы хакында сөйләде Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдә язылучылары сорауларына җавап биргәндә, үзе турында шаккатыргыч фактларны ачты.179401
-
10 гыйнвар 2021 - 11:06Рузилә Хәбибулина: “Җырчы булып китмәвемә үкенмим” Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бер ханымның шәл бәйләгәндә гармунга кушылып моңлы итеп җырлаган видеосы таралды. Интернеттан кулланучылар аның искиткеч тавыш белән җырлавына сокланып, сәхнә түрендә торырлык җырчы бу дип бәяләделәр.118005
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика