Шәһри Казан

«Өр-яңа» хакимият килә...

Ниһаять, илкүләм видеокүзәтү астында Президентлыкка сайланган Владимир Путин янәдән ил белән җитәкчелек итәргә кереште. Бу юлы озакка. Ул өченче срогында Россия Федерациясе халыкларына 6 ел буе хезмәт итәргә исәпли. «Нәкъ менә халыкка хезмәт итсен иде!» - дип телик. Хәерлегә булсын...

Янә үзенең элекке вазифасына әйләнеп кайтучы Дмитрий Медведев исә, Премьер-министр булудан тыш, «Бердәм Россия» партиясен җитәкләргә дә үз ризалыгын бирде. Ул, Президент буларак ахыргы эшләренең берсе итеп, губернаторларның сайлап куелуы турындагы һәм Сәяси партияләрне теркәлү узу өчен имза җыюдан азат итүче кануннарны имзалап өлгерде. Соңгысы Президентлыкка кандидат тәкъдим итү мәсьәләсенә кагылмый, әмма бу мәсьәләдә дә эш моннан соң бермә-бер җиңеләя. Тик моның нәтиҗәләрен 5-6 елсыз күреп булмаячак. Ә әлегә губернаторларны билгеләү, урыннарыннан алу һәм бер посттан икенчесенә күчерү Президент карамагында кала бирә. Медведевның соңгы эш көннәрендә генә Пермь өлкәсе губернаторы Олег Черкунов вазифасыннан азат ителде, аның урыны РФнең региональ үсеш министры вазифасыннан алынган Виктор Басаргинга тапшырылды. Шулай ук Ставрополь өлкәсе губернаторы Валерий Гаевский да Валерий Зеренков белән алмаштырылды. Үзгәрешләр моның белән генә туктап калмас, вазифаларыннан азат ителүчеләр дә, яңа урыннарга билгеләнүчеләр дә әле күп булыр сыман. Чөнки халык сәяси реформаларның нәтиҗәсен күрергә тиеш. Һәрхәлдә, хакимият нидер эшләвенә халыкны ышандырырга тиеш бит инде. «Өр-яңа» премьер-министрга да, нәтиҗәле эш башкару өчен, өр-яңа хакимият кирәк булачак...
Бу урында берочтан «Бердәм Россия» депутатларының бер төркеме киләчәктә Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында гәп куертуын да әйтеп узарга кирәктер. Президент сайланды, оппозиционерлар үз вакытында «пар чыгарды», инде тыныч кына яшәргә, эшләргә кирәк. Шуңа күрә депутатлар, хакимият белән килештермичә, митинг оештыручылар һәм катнашучыларны киләчәктә катырак җәзаларга ниятли. Алга таба бу эшләре барып чыкса, митинг оештыручылардан берничә мең түгел, ә 10 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф түләттерергә, гади катнашучы да «уйланмаган эше» өчен 1 меңнән 10 мең сумга кадәр акчасыннан колак кагарга мөмкин. Әле моннан тыш, гражданлык позициясен күрсәтеп канун бозучыларны 20дән 200 сәгатькә кадәр (көненә ким дигәндә 4 сәгать) җәмәгать эшләренә дә тарта башларга мөмкиннәр. Бу төзәтмәләр гамәлгә аша калса, демократик җәмгыятьтә яшәүче гражданнарга саграк эш йөртә башларга туры киләчәк. Чит илләрдә мондый штрафлар норма саналса да, хәерчелекләреннән гарьләнеп баш күтәрүче Россия оппозиционерлары өчен бу шактый авыр мәсьәләгә әйләнергә мөмкин.
Янә кадрлар алыштыру мәсьәләсенә әйләнеп кайтсак, күптән түгел Татарстанда да булып үтте алар. «Дальний» вакыйгаларыннан соң, Медведев фатихасы белән, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров отставкага киткәннән соң аның урынына әлегәчә РФ ЭЭМның аналитик-оештыру департаментын җитәкләгән 41 яшьлек полиция генерал-майоры Артем Хохорин билгеләнде. Ә РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев әлегә үз урынында калды. Җәмәгатьчелек, Нургалиевны министр вазифасыннан азат итеп, Татарстан губернаторы сыйфатында билгеләп куймагайлары дип борчыла. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка Медведев соңгы очрашуларының берсендә Татарстандагы икътисади вазгыятьтән канәгать булуы хакында җиткергән булган. Кайбер сәяси экспертлар, әлеге «канәгатьлек»нең нәтиҗәсе булып, Республика Президентына Мәскәүдәге «яңа» хакимияттә урын тәкъдим ителергә мөмкин дип исәпли.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, соңгы вакытларда Татарстан хакимиятенә карата провокация оештыручылар баш калкыта тора. Мәсәлән, күптән түгел генә рус шовинистларының «Ана телен яклау» митингында үзләренең татар телен өйрәнергә теләкләре булмавын ачыктан-ачык белдереп, «Миңнеханов, руслар шулай ук синең халкың! Милли сепаратистлар, Кремльдән китегез! Без сезне себереп түгәчәкбез!» дигән лозунглар күтәреп чыгып, «Татарстанда русларны кысалар» дип күрсәтергә маташуларын башкача аңлатып булмый. ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәйзнең дә РФ Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкиле каршында Татарстан хакимиятен «ваһһабилар көен көйләүдә» гаепләвен әлеге дә баягы Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка карата оештырылган провокация буларак бәяләргә мөмкин. Әле кайчан гына: «Патшаларны Аллаһ билгеләп куя, аларга буйсынырга кирәк!» - дип лаф орган мөфтинең Президентыбызга үпкәсе бар, күрәсең, юкса ул сүзләрен әйтмәгән булыр иде.
Минем фикеремчә, гомумән алганда, Татарстан Республикасы халыклары да, читтә яшәүче татарлар да Рөстәм Нургали улының үз-үзен тотышыннан, башкарган эшләреннән бик канәгать. Ул, биш гасыр дәвам иткән ялгышны төзәтеп, Казандагы иң борынгы мәчетләрнең берсе булган «Апанай» мәчетенең ачылу тантанасында, «Мәрҗани» мәчетендә узган Гает намазларында, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте оештырган Мәүлид бәйрәмнәрендә катнашты, әле күптән түгел генә Дубайда узган халыкара инвестицияләр форумында чыгыш ясады. Моннан тыш ул гади халык өчен һәрвакыт ачык. Мәсәлән, «твиттер» социаль челтәре аша аңа һәркем сорау биреп, гозерен җиткереп, аңа һәрчак җавап ала. Әле күптән түгел генә Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчелеген «Шәһәр эчендәге юлсызлык»та гаепләп, катгый тәнкыйть утында тотуына да «твиттер» аша хәбәрләшүчеләрнең фикерләре тәэсир иткәнен яшермәде Президентыбыз. Аллага мең шөкер, Президентыбыз чыннан да Татарстан халкының һәм шулай ук татар милләтенең дә Президенты итеп танылырга лаек һәм ул киләчәктә дә үз вазифасын башкарсын иде...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: