Шәһри Казан

Рафаэль Хәкимов: «Шәймиев игътибар яратмады»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов 17 ел буе Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең киңәшчесе булган кеше. Ике дистә ел эчендә ул республика җитәкчесенә нинди киңәшләр биргән? Казанның меңьеллыгын башта исбат итү, ә аннары үткәрү өчен федераль үзәктән акча алу нинди авырлыклар белән бирелгән?


«Үз акылы да җитәрлек»

- Рафаэль Сибгатович, Минтимер Шәймиев сезне үзенә ничек эшкә алырга булды?
- Мине баштарак үзенә Татарстанның шул чактагы премьер-министры Мөхәммәт Сабиров та чакырып карады. «Министрлар Кабинетында фән һәм мәгариф белән шөгыльләнерсең. Килсәң, аерым комитет булдырырбыз», - диде. Күпмедер вакыттан соң, гариза язып, Шәймиевтән виза алырга кирәк булды. Әмма ул: «Кул куймыйм, Рафаэль үземә дә кирәк», - дигән.

- Киңәшче буларак, ниләр эшләргә тиеш идегез?
- Халык киңәшче эшен гади генә бер нәрсә итеп күзаллый. Янәсе, акыллы фикер килде дә, җитәкче янына кереп, шулай эшләргә тәкъдим итәсең. Ә җитәкче шуны үтәргә тиеш, имеш. Һәрвакыт алай була алмый. Кайвакыт Минтимер Шәрипович янына бик акыллы фикер белән керәсең дә, шулай эшләсәң, яхшы булыр иде, дисең. Ә ул: «Бар, үзең эшлә. Хуплыйм», - дип әйтә иде. Минем сәркатибем дә булмады, 17 ел үзем эшләдем.
Минтимер Шәймиевнең үз акылы да җитәрлек. Киңәшче теге яки бу сәяси мәсьәләне фаразлау өчен кирәк. Бу юлдан барсак, аның нинди уңай һәм тискәре яклары булырга мөмкин, икенче юл белән барып буламы, булмаса, ничек чигенергә кирәк, дип баш ватасың. Минтимер Шәрипович шушы әйберләрне, гади генә итеп, «плюс»лар һәм «минус»лар дип атый иде. Андый фаразларны ярты елга яки күбрәк вакытка төзергә кирәк иде. Тик элек тә, хәзер дә бер ел эчендә нәрсәләрнең ничек булачагын әйтүе авыр.

- Шәймиев, сәясәтче буларак, күз алдыгызда үскәндер...
- Аның биографиясен ике өлешкә бүләр идем. 1990 елга чаклы чорда Минтимер Шәймиев, сәясәттән читтәрәк торып, хуҗалык мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирде. Сәясәт бит ул шундый нәрсә: аның белән йә син шөгыльләнәсең, йә бүтән кеше бәреп керә. 90нчы елларда катлаулы вакыйгалар берсе артыннан берсе булып кына торды: ГКЧП, 1992 елгы референдум... Шул чорда Минтимер Шәрипович үзен зирәк сәясәтче буларак күрсәтә алды.

Безнең халыкта бала тәрбияләгәндә, аңа һәрвакыт, «чамаңны, дәрәҗәңне бел, тәртипле бул», дип әйтә киләләр. Татар кешесе катырак сөйләгәнне кабул итми. Минтимер Шәриповичка кеше белән җайлап сөйләшү сәләте тел, гореф-гадәтләр белән кереп калган. Калганын өйрәнәсең инде...
Мине дә университетта өйрәткән кеше булмады, җитмәсә, физика факультетында укыдым бит. Үзеңне акыллы дип йөрсәң, андый булып чыкмыйсың шул.

Россия­­ фәннәр академиясе, Гарвард, Бостон югары уку йортларындагы галимнәр белән киңәш-табыш итеп эшләдем. Нәрсәнедер аңламасам, алардан шалтыратып сорый идем. Үз акылың белән генә булмый, кем беләндер киңәшләшергә кирәк. Шәймиев тә: «Бүтән илләргә барыгыз, халыкның ничек яшәгәнен карагыз», - дип әйтә иде.

90нчы еллар башында Россия­нең Тышкы эшләр министрлыгы башка илләр белән багланышлар урнаштыруыбызга каршы булды. Шуңа да партизаннарча эш итәргә туры килде. Берзаман мин - Эстониягә, Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Тимур Акулов гарәпләр янына китте. Әкренләп кенә чит илләрдә республиканың вәкиллекләрен ача башладык, беренчесе - Литвада, икенчесе Үзбәкстанда барлыкка килде. Бүтән илләрнең уңай тәҗрибәләрен үзебезгә үрнәк итеп алдык. Тора-бара Тышкы эшләр министрлыгы да, Россиягә каршы эшләмәгәнебезне күреп, шушы гамәлләребезгә күнекте.

1994 елда Гарвард университетына бик дәрәҗәле чарага бардык, анда төрле ил җитәкчеләре чыгыш ясады. Чит ил басмалары Татарстан турында баштарак тискәре рухта яза иде, атаклы «Вашингтон пост» газетасы безне «Коммунизм утравы» дип атады. Гарвардта «Татарстан моделе» дигән бренд тәкъдим иткәч, журналистларның безгә карашы үзгәрде. Бераздан «Вашингтон пост» та республикабыз турында «Тотрыклылык утравы» дип язып чыкты. Шуннан соң Татарстанны Казахстаннан да аера башладылар.

«Бәрәңгене кайда саклыйсың?»

- Минтимер Шәрипович районнарга еш йөри иде сыман.
- Миңнеханов та авылларга күп йөри... Әмма теге чорда күп нәрсә җимерек хәлдә, рәткә кертергә кирәк иде бит. Юллар юк, язын-көзен авылларга кереп булмый.

Минтимер Шәрипович авыл хуҗалыгын күтәрү артыннан йөрде. Ачлыкны үткән халык, корылык була калса, дип, бер-ике елга запас әзерли. Әнием дә шундый иде. Үземнең йортны рәткә китергәндә, Шәймиев килде дә: «Базың кайда?» - дип сорады. «Бәй, ул ни эшкә кирәк соң?» - дип аптырап калдым. «Ә бәрәңгеңне кайда саклыйсың?» - диде ул. Бүгенге көндә яшьләргә базда яшелчә саклау бер әкәмәт булып тоеладыр, кибеткә бардың да алдың, дип кенә уйлыйлар.
Минтимер Шәриповичның хатыны Сәкинә Шакировна безгә помидорлар җибәрә иде. Алар бүген дә үз бакчаларында яшелчә үстерә, кечкенә генә парниклары, тавыклары да бар.

- Җитәкчегезнең төнлә шалтыраткан чаклары булдымы?
- Элек эш буенча кичен шалтыратканы булды, ләкин төнлә түгел. Кичке биштән соң һәм иртәнге тугызга кадәр аны борчырга ярамый иде. Иртән Минтимер Шәрипович газета укый иде. Бүген дә һәр көнен матбугат белән танышудан башлый.

Минтимер Шәрипович кешене тыңлый белә. Янына берәр мәсьәлә буенча керсәң, «Минем аргументларым бар, ләкин башта сезне тыңлыйм әле», - дия иде. Син сөйләп бетергәч, ул: «Ә моны сез уйлап бетермәгәнсез, өстәмә аргументым бар», - дип киная белән әйтә иде. Ул һәр мәсьәләнең төбенә төшә. «Аңлатыгыз миңа. Мин аңламасам, халык ничек аңласын?» - ди иде.

Минтимер Шәрипович кәгазьгә карап чыгыш ясарга яратмады. Юлламаны, мөрәҗәгатьләрне генә укый иде. Аны кайвакыт оппозициягә катырак әйтә иде, дип тәнкыйтьлиләр. Юк, ул, киресенчә, оппозиция арасыннан талантлы кешеләрне үзе янына туплый белде.

«Бүләк алырга яратмады»

- Казанның меңьеллыгын үткәрү ни дәрәҗәдә авыр бирелде?
- Мәскәүдә моңа көлеп карадылар. Башкалабызның меңьеллыгын без генә түгел, Россия фәннәр академиясе дә танырга тиеш иде. Мәсьәләнең фәнни һәм сәяси якларын хәл итү минем өстә булды. Академия галимнәре белән уртак тел табу җиңел булмады. Алар безгә элегрәк Казанның 800 еллыгын уздырырга рөхсәт бирмәгәч, 1000 еллыкка дәгъва итүебезгә бик аптырадылар. Шуңа да карамастан, экспедицияләре килеп, Кремль янында казу эшләре алып барып, Казанның, чыннан да, меңьеллык тарихка ия икәнлегенә ышанып, исбатлап, безне яклап чыктылар. Фәннәр академиясе президиумындагы 20 академик та уңай тавыш бирде, моны фәнни ачыш дип атады.

Казанның меңьеллыгын Россия «Саклык банкы» идарә рәисе Герман Греф Россиянең иң эре инвестицион проекты дип атады. Бу чарага 80 миллиард сум тотылды.
Сәяси яктан да Мәскәү белән килештек. Бәйрәмне оештыру комиссиясе җитәкчесе итеп ул чактагы Россия премьер-министры Владимир Путин билгеләнде. Шул чорда ул президентлыкка дәгъва кылды, әмма премьер-министр буларак агитация алып бара алмый иде. Ә Татарстан сайлау алдыннан әһәмиятле төбәк, безгә башка регионнар да карый. Шуңа да сайлау алдыннан Путинның шушы комиссия­не җитәкләве сәяси адым булды. Ул, меңьеллыкны ничек уздырабыз, дип Казанга килеп, комиссия утырышын да үткәрде.
Илбашы булып сайлангач, Владимир Путинга рәислектән баш тартырга уңайсыз булды. Меңьеллыкка үзе килде, шуңа күрә инвестицияләр дә күп кертелде. Безнең өчен бик зур адым булды. Бу чарадан башка Универсиаданы үткәреп булмас иде.

- Минтимер Шәрипович туган көннәрен ничек үткәрә иде?
- Ул туган көнендә Казаннан китә иде. Игътибар да, бүләк тә алырга яратмады. Берсендә, командировкадан кайтып барганда, Минтимер Шәриповичны үзенең туган көнендә очраклы рәвештә Мәскәүдә күреп алдым. Вәкиллектә унлап кеше аның гомер бәйрәмен үткәрдек.

Реклама



Фото: realnoevremya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: