Шәһри Казан

Раил ӨМЕТБАЕВ: «Минем эштән дә күңеллерәге юк»

Раил Өметбаев дигәч, минем күз алдына аркасына биштәрен аскан, бер самолеттан төшеп икенчесенә утырып маташучы моңсурак күзле бер замана дәрвише килә. Интернетта социаль челтәрләрдәге аватаркасында бик үк зур булмаган сакал белән төшкән фотосын күргәч, бу фикер тагын да ныгыды.

Реклама

- Моңсурак күзле? Кызык, күзләрем моңсу дип беркайчан да уйламас идем. Хәер, читтән яхшырак күренәдер. Үзем турында ни әйтим? Казанда тудым, Казанда үстем. Казан университетының журналистика факультетын тәмамладым. 17 яшемнән бирле «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә эшлим. 2012 елның августыннан «ТНВ-Планета» каналында эфирга чыгучы «Татарлар» тапшыруын җитәклим. Узган елны өйләндем. Шул.
- Ә кем булырга хыялланган идең?
- Балачагымнан ук ТВ алып баручысы булырга хыялландым. Ул хыялымны тормышка ашырдым. Соңгы ике елда Татарстанда иң яхшы эштә эшлим дип уйлыйм: дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларыбызның тормышын яктыртучы тапшыру эшлим. Моннан да күңеллерәк тә, яхшырак та эш була аламы икән?
- Син соңгы арада татарлар яшәгән төбәкләрне айкап йөрисең. Ә үзең өчен кайсы як татарларын күрү, аларның яшәеше гаҗәп булып тоелды?
- Татарстаннан читтә яшәүче татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Россия төбәкләрендә яшәүчеләр арасында бөтенләй мескенлеккә төшкәннәре дә бар, җир җимертеп яшәүчеләре дә күп. Безгә менә алардан үрнәк алырга кирәк. Самара, Чувашстан, Пенза якларында яшәүче татарлар (күбесенчә мишәрләр) ничек тели, шулай яши. Мәчетләрен дә сала, бәйрәмнәрен дә үткәрә, кыскасы, урыс сүзенә карамыйча, рәхәтләнеп, типтереп яшиләр. Кайбер төбәкләрдә исә, киресенчә, (Урал, мәсәлән) артык яраклашырга тырышалар. Нәтиҗәдә мескен булып калалар. Моны, әлбәттә, бераз гадиләштереп әйтәмен. Чөнки фикерне берничә сүздә әйтергә кирәк бит. Ә чит илдәге татар диаспоралары яшәгән илнең сыйфатларын үзләренә сеңдереп бетергән. Әйтик, АКШ, Финляндия, Австралиядәге татарлар - алар көнбатыш җәмгыять кыйммәтләрен үзләштергән кешеләр. Мәсәлән, Сан-Францискода туып үскән дус кызым гел бейсбол турында сөйли. Бейсбол - аның канында. Коеп куйган типик бер Америка кызы инде менә. Ләкин татарча сөйләшә, татар җырларын тыңлый, пәрәмәчләр пешерә. Төркиядәге милләттәшләребез нык кына төрекләшкән - моңа дин, гадәт уртаклыгы сәбәпче. Япониядә безнекеләр калмады диярлек - күбесе Төркиягә күченеп беткән. Калганнары үлеп баралар. Ләкин татарлар төзегән мәчет татар мирасы булып калган. Гаҗәп булып тоелган әйберләр күп, ләкин иң гаҗәбе - телне саклаулары. Алар белән аралашканда, XX гасыр башы татар телендә сөйләшкән кебек буласың. Аңлашыла да: ата-бабалары бит татар җиреннән шул вакытта күченеп киткән, шул телне буыннан буынга тапшырып килгәннәр. Һәм тагын бер әйбер: бөтенесе Казанга тарихи ватанга кебек карый.
- Татарлар бер күтәрелеп караган туксанынчы елларда син әле бала гына булгансың. Ул чорда татар форсаттан файдаланып үзе өчен нидер ала алды дип саныйсыңмы?
- Әлбәттә. Күпме татар мәктәбе ачылды, татар теле дәүләт теле буларак позицияләрен ныгытты, илдә милли-мәдәни мөхтәриятләр оешты, Бөтендөнья татар конгрессы оешты… Саный китсәң, уңай күренешләр бик күп. Моны инкарь итәргә ярамый. Тик кайвакыт бәлки бердәмлек, үҗәтлек җитмәгәндер. Ул елларда Татарстаннан читтә яшәүче берничә йөз мең татарны республикага кайтарган булсак… 1990 елларда ук үзебезнең милли ТВ булдырган булсак… Латинга күчкән булсак… Татар телен эш кәгазьләрендә куллануны таләп итеп куйган булсак… Моның ише тагын берничә конкрет, ләкин үтә дә мөһим фактор чынга ашкан булса, хәзерге хәлебез бөтенләй башка булыр иде, бәлки. Тимерне бит кызу чакта сугып калырга кирәк. Стратегик уйлау җитмәгәндер. Россия белән бергә калып, федерация составыннан чыкмыйча, үзебезнең милли мәнфәгатьләребезне мөмкин кадәр кайгырту - сорау әнә шул иде, һәм әле дә шул.
- Раил, юлда еш йөрисең, самолетта бирелә торган ризыкларны яратып ашыйсыңмы? Кайсы якка оча торган рейсларда яхшырак ашаталар дип саныйсың?
- Очкычлар - минем күптәнге мәхәббәтем. Тәүге тапкыр самолетка утыруым 15 яшемдә булды. Иң беренче очкан рейсым - Мәскәү-Нью-Йорк рейсы иде. 2000 елның августы иде бу. Илебездә коточкыч хәерчелек, тотрыксызлык. Ул вакытта АКШка бер елга китеп бару бер дөньядан икенче бер дөньяга китеп баруга тиң иде. Бигрәк тә минем өчен - 1990 елларда телевизордан Америка сериалларын карап үскән яшүсмер егет өчен. Зур самолет иде. 10 сәгатьлек очыш. Менә шул вакытта гашыйк булганмындыр инде очкычларга. Шөкер, очкычларны кабул итүем тора-бара үзгәрде. Элек самолетта чираттагы илдән Казанга очып кайтканда, ничектер моңсу иде. Кайтасы килми кайта идем. Ә берничә ел элек бу хис капма-каршыга әйләнде: хәзер мин кая барсам да, туган илемә, туган шәһәремә ашкынып, аны сагынып кайтам. Миңа Казанда уңайлы. Бу - минем шәһәр. Биредә минем яраткан гаиләм, яраткан эшем. Ризыкка килгәндә, очкычтагы теләсә кайсы ризыкны ашыйм. Һәрвакытта диярлек кошер ризыкка заказ бирәм, чөнки яһүднеке булгач, безгә дә ашарга ярый. Аннары яһүдләр үзләрен беркайчан да кимсетми. Ризыклары фәкать табигый һәм сыйфатлы ингредиентлардан гына әзерләнә. «Xәләл» дип язылган ризыклар да кайвакыт хәләл булмаска мөмкин, бары тик сыер итеннән генә әзерләнгән булырга мөмкин. Шуңа аларның чын мәгънәсендә хәләл булуында шик бар. Бары тик «Төрек һава юллары»нда гына бөтен ризык хәләл - анда шигем юк. Очкычта яраткан эчемлегем - бладимэри-микс. Шуннан да тәмлесе юк. Xалыкара рейсларда ашату яхшы. Шул ук «Төрек һава юллары»нда шәп ашаталар. Әмма иң күп ризык биргән рейс Франкфурт-Сидней рейсы булгандыр. Коточкыч озак очтык. Берничә тапкыр ашаттылар. Кыскасы, шул истә калды. Анысы «Qantas» - Австралия һава юллары рейсы иде. Күпме хыялландым, Татарстанның үз, менә дигән, чын мәгънәсендә, республикабызның рухын ачып бирә торган Татарстан һава юллары булыр диеп. Һаман да килеп чыкмый. Һава юллары бит ул - илнең йөзе, аның йөзек кашы. Шул ук «Qantas» очкычына килеп керүгә, үзеңне Австралиядә кебек хис итә башлыйсың. Бу стюардессаларның формаларында ук чагыла. Австралия халкы үзе дә аларга «Мин, ниһаять, өйдә!» дип елмаеп эндәшә. Бездә дә шулай булса икән…
- Телевидениедә алган хезмәт хакы гаиләне яшәтергә җитәме?
- Xезмәт хакымның кечкенә булуына зарлана алмыйм. Шөкер, җитә. Туйлар, юбилейлар, бәйрәмнәр дә алып барырга туры килми, Аллаһка шөкер. Алга таба да шулай булсын иде.
- Менә монысы - синең Вконтакте сайтындагы битеңнән:
Тәүбә-тәүбә, титибук!
Башына типте. Дундук!
Титибаш килде чабып.
«Бәбрәйләнмә!» ди шашып.

Бу нәрсә?

- Вакыт-вакыт шулай «тилереп» алырга яратам. Килделе-киттеле сүзләр, «шигырьләр» туып тора инде ул. «Титибук» сүзен Казахстанда яшәүче бер дустымнан өйрәндем. Нык ошады ул сүз. Лондонда эш сәфәрендә булган чакта шундый шаян дүртьюллык туды.
- Бер фантастик сорау: Тын океан уртасында үз кабиләдәшләрен ашап яшәүче кабилә табылды ди. Алар татарча сөйләшә ди. Син «Татарлар» тапшыруы төшерер өчен анда барыр идеңме? Барсаң, иң беренче нинди сорау бирер идең?
- Әлбәттә, барыр идем. Татарча сөйләшәләр икән, димәк, безнең кешеләр. Без аларны күрсәтергә тиеш. Беренче соравым «Yз кабиләдәшләреңне ашау гадәте ничек барлыкка килгән?» дигән сорау булыр иде.
- Урамда таныйлармы сине, Раил? Ни дип дәшәләр?
- Татарлар күп йөри торган урыннарда күбрәк таныйлар. Әйтик, шул ук Камал театрында. Кайвакытта исәнләшәләр, елмаялар. Кайвакытта миңа төбәлеп караган кешенең йөзеннән «Минем бу кешене каядыр күргән бар, ләкин исемә төшерә алмыйм» дигән тәэсир кала.
- Иртәгә Татарстан мөстәкыйль дәүләткә әйләнде ди. Шул бәйсез ил белән кемнәр идарә итәр дип уйлыйсың?
- Миңа мондый хәлне күз алдыма китерү бик авыр. Ләкин шулай булды ди, мөгаен, хәзерге җитәкчелек калыр иде. Әкрен генә яңа шартларда дилбегәне тулысынча үз кулларында тотарга ияләшерләр иде. Икътисади һәм сәяси мәсьәләләрне хәл иткәннән соң гына, телнең дәрәҗәсен арттыра башларлар иде. Нигәдер шулай уйланыла.
- Татар һәм рус телләреннән башка тагын нинди телләр беләсең?
- Инглизчә иркен аралашам. Төрекчәмнең дәрәҗәсе уртача.
- Үзеңә иң ошаган ил? Нәрсәсе белән ошый?
- Исландия. Беренчедән, читтәрәк урнашкан. Анда искиткеч тыныч. Икенчедән, кечкенә дәүләт. Үз утраулары белән үзләре идарә итәләр. Икътисади кризис килеп чыккач та, Европа тәкъдим иткән чираттагы кредитлардан баш тартып, булган әҗәтләрен түләделәр дә үзләренчә тик яшәп ятуларын дәвам иттеләр. Өченчедән, кешеләре тәртипле, ярдәмчел.
- Соңгы ике-өч елда үзең эшләгән нинди эш белән горурлана аласың?
- Яхшылыкны эшлә дә суга ташла, диләрме әле? Җавабымны аңлагансыңдыр дип уйлыйм.
- Татар халкының милли-мәдәни үсеше өчен, татарча ничә радио, ничә телевидение каналы булырга тиеш дип саныйсың? Татар интернетының бүгенге хәлен ничек бәялисең?
- Соңгы елларда татар музыкаль каналлары ачылды. Казаннан «Mәidan» белән «TMTV» сөйләп тора. Уфадагы «Туган тел» каналында да татар җырлары яңгырый дип беләм. «ТНВ-Планета» ачылды. Сан ягыннан үсеш бар. Бу бик яхшы. Тора-бара сыйфат ягыннан да, жанр төрлелеге ягыннан да үсеш булыр, шәт. Татар эстрадасын ничек кенә сүксәләр дә, ул үз-үзен яшәтә, халыкка татар телендә продукт тәкъдим итә, халык аны сатып ала. Бу да бик яхшы. Xәзер кино төшерүне шундый ук дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Төрле фильмнар, сериаллар, ситкомнар күп төшерелсен. Әлбәттә, берничә ел сыйфаты билдән түбән булачак, ләкин тора-бара остарырбыз, шомарырбыз. Иң мөһиме - татар яшәешен күрсәтә торган экран продукты булсын. Бу телне саклауның менә дигән чарасы. Интернетка килгәндә, ул үсештә дип бәялим. Xәзер теләгән һәркем сайтын да булдыра ала. Социаль челтәрләрдә татар телле менюны сайларга мөмкинлек бар. Гаджетларга да татар телен урнаштырырга мөмкин. Иренмәскә генә кирәк. Виртуаль татар мохитен булдырам дигән кеше аны булдыра ала.
- Соңгы тапкыр кайчан ашарга пешердең? Һәм нәрсә пешердең.
- Xәтерләмим. Өйдә ризык әзерләүче - матурым.
- Син шәһәрдә тәрбияләнгән бала. Татар телен камил белүең, милләт эшләре белән кызыксынуың нидән синең?
- Мин авыл телендә сөйләшмим. Кайсы телдә уйлаганымны да аңлап җиткермим. Мөгаен, өч телдә дә уйлыймдыр инде: татарча, русча һәм инглизчә. Гомер буе әниемнең әнисе - дәү әнием белән яшәдем. Аның белән фәкать татарча гына сөйләштек. Җәй саен әтинең әнисе янына - әбигә, авылга кайтып йөрдек. Анда да фәкать татарча гына сөйләштек. Балачактан калган иң зур тәэсирләрнең берсе - Татарстанның суверенлык яулавы. 7-8 яшемдә «Запрятанная история татар» дигән китап кулыма эләкте. Авылда. Шуны укып чыгуым истә. Бәлки, шул тәэссорат калдыргандыр. Кыскасы, үземне хәтерли башлаганнан бирле, татарлыгым көчле иде. Аннары, үсә төшкәч, шуны аңладым: кешеләрнең һәрберсе нинди дә булса милләттән. Мине Аллаһ татар итеп яраткан, димәк, мин бу милләтнең хокукларын кайгыртырга тиешмен. Әлбәттә, башка милләтләрне ихтирам итеп һәм аларны кимсетмичә. Бу минем өчен аксиома.
- Ниндидер могҗиза белән сиңа бер генә тапкыр үткән заманга кайтып килү мөмкинлеге туды ди. Кайсы елга яки кайсы чорга кайтыр идең?
- Идел Болгары дәүләтенең чәчәк аткан чорына кайтып килер идем. Ни дисәң дә, бу милләтебезнең, тарихыбызның бишеге. Ул шундый көчле, камил, ныклы рухлы бер дәүләт булып күз алдыма килеп баса. Шуны үз күзләрем белән күрәсем килә. Ә беләсеңме, Илфак абый, бер дустым бар, ул шулай ди: «Җәннәткә эләксәм, дөньяның тарихын карармын. Аның яратылышыннан бирле ахырзаманга кадәр булган үсешен карап утырырмын. Анда бөтен нәрсәне эшләргә мөмкин булачак бит. Мин менә шул иксез-чиксез фильмны карап утырырмын». Аның сүзләрендә хаклык бар дип уйлыйм. Һич югы бу мөмкинлеккә ия булыр өчен генә дә, җәннәт өчен тырышып карарга була бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: