Шәһри Казан

Республика хастаханәләрендә сугыш ветераннары өчен махсус палаталар булдырыла

Быел безне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы көтә. Сугыш ветераннарының саны көннән-көн кими бара, без аларга карата игътибарыбызны тагын да көчәйтергә тиешбез. Әлеге уңайдан узган елны республикада старт алган "Безнең кадерле ветераныбыз!" социаль-гуманитар акциясен быел да дәвам итәргә булганнар. Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен...

Быел безне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы көтә. Сугыш ветераннарының саны көннән-көн кими бара, без аларга карата игътибарыбызны тагын да көчәйтергә тиешбез. Әлеге уңайдан узган елны республикада старт алган "Безнең кадерле ветераныбыз!" социаль-гуманитар акциясен быел да дәвам итәргә булганнар. Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хастаханәләрдә ветераннар өчен махсус палаталар ачыла. Бүгенге көнгә аларның саны 482гә җиткән. 9 майга кадәр тагын 19 яңа палатаны тапшырырга торалар. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сүзләренчә, ветераннар өчен хәзер иң мөһиме − аларның сәламәтлеге, авырып табибларга мөрәҗәгать иткәннәрен генә көтеп тормыйча, профилактик чаралар да уздырырга кирәк. Димәк, аларның палаталары буш торырга тиеш түгел.

- Безгә элек тә ветераннар өчен палаталар бар иде бит, хәзер нәрсә үзгәрде дип сорыйлар. Элек аларда бишәр ветеран ята иде, төзекләндерү эшләреннән соң икешәр кешелек итеп кенә калдырдык. Санитар бүлмәләрне дә палата эчендә ясадык. Телевизорлар куйдык. Чәй эчәр өчен сервизлары да бар хәтта. Мөмкин кадәр өйдәге кебек уңайлы итәргә тырыштык. Ветеран үзе генә түгел, тормыш иптәше дә аның белән ятып дәвалана ала, - ди Татьяна Ларионова.

Мондый палаталар булдырылганнан соң, аларның ишегенә ветеран турында, аның кайда сугышканы турында мәгълүмат язылып эленә. Анда сугыш ветераны дәвалануын белгәч тә күпләр аның белән кереп исәнләшәләр, сөйләшәләр икән. Бу да үзенә күрә бер игътибарлылык билгесе.
Проектны гамәлгә ашыру өчен республика казнасыннан 13 миллион сум бирелгән, бу эшкә муниципаль берәмлекләр җәлеп ителгән, иганәчеләр дә бу эштән читтә калмаган, алардан 36 миллион сум акча җыелган. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга да әлеге палаталар белән танышырга, анда дәваланучылар белән очрашырга өндәгән.

Реклама

Быел 9 майга кадәр тагын 50 палатада капиталь төзекләндерү, 84ендә агымдагы төзекләндерү эшләре башкару, 56 палатада санитария-гигиена бүлмәләре булдыру, 125 палатада исә җиһазларны алыштыру планлаштырыла.

Фото tatarstan.er.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: