Шәһри Казан

Республикада 2017 елга 1,5 миллион квадрат метр торак төзелеше каралган

Квадрат метры 30 мең сумнан да артмаган, базардагы торак бәяләреннән 20 процентка арзанрак булган фатир алып буламы? Күптән түгел илдә "Россия гаиләсе өчен торак" программасы эшли башлады. Әлеге программадан Татарстан да читтә калмады. Республика - Россия Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Ипотека торак кредитлау агентлыгы белән эконом-класслы йортлар...

Квадрат метры 30 мең сумнан да артмаган, базардагы торак бәяләреннән 20 процентка арзанрак булган фатир алып буламы? Күптән түгел илдә "Россия гаиләсе өчен торак" программасы эшли башлады. Әлеге программадан Татарстан да читтә калмады. Республика - Россия Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Ипотека торак кредитлау агентлыгы белән эконом-класслы йортлар салуга килешү төзегән иң беренче төбәк булган.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге мөдире Гөлназ Миңнеханова "ШК" газетасына белдергәнчә, республикада 2017 елга 1,5 миллион квадрат метр торак төзелеше каралган.

- Гөлназ, программада кемнәр катнаша ала?

- Икътисади яктан актив һәм уртача керем алып эшләүчеләр. Гаиләнең яки программада катнашырга теләк белдергән кешенең (димәк, гаиләле булу шарт түгел) торак өчен аның 20 проценты күләмендә беренчел взносы, кредит түләп торырга даими кереме булырга тиеш. Программада катнашучылар төрле яшьтә булырга һәм теләсә кайсы өлкәдә эшләргә мөмкин.

- Яңа йортлар төзү өчен җирләр сайлап алындымы әле?

- Әлегә яңа төзелеш мәйданчыклары Чистай шәһәрендә, Лаеш районының Усады һәм Нармонка бистәләрендә, Питрәч районының "Яшьлек" микрорайонында һәм Куюки авылында барлыкка киләчәк.

- Казанның Урман арты бистәсендәге "Салават күпере" микрорайонында әлеге программа буенча объектлар сафка басачакмы?

- Анысы әле төгәл билгеле түгел.

Реклама

- Казанның үзендә йортлар төзеләчәкме?

- Йорт салучылар үзләре шундый теләк белдерсәләр, әлбәттә. Әмма шәһәр уртасында квадрат метры 30 мең сумнан да артмаган фатирлардан торган йорт салып бирергә теләүчеләр әлегә юк.

- Программа белән кызыксынучыларга кая мөрәҗәгать итәргә?

- Программада катнашу өчен гаризаларны яшәү урыны буенча үзидарә органына тапшырырга кирәк. Гариза белән бергә күптөрле документлар да тапшырасы була: бөтен гаилә әгъзаларының шәхесен ачыклый торган документлар, туганлык мөнәсәбәтләрен раслый торган документлар, хезмәт кенәгәсе күчермәләре, йорт кенәгәсеннән өземтә, төп эш урыныннан белешмә кәгазе, хезмәт хакы турындагы белешмә, милкең булу-булмау турындагы белешмә кәгазе һәм башкалар. Алар турындагы бөтен мәгълүматны үзидарә органнарының торак сәясәте бүлекләреннән алырга мөмкин. Бөтен кирәкле документлар җыелып тапшырылгач, гариза ун эш көне эчендә каралып, карар чыгарыла. Уңай җавап булган очракта биш көннән сезгә хәбәр дә җибәрәләр. Алга таба инде Татарстанның Ипотека торак кредиты агентлыгына мөрәҗәгать итәсе була.

Агентлыкның үзенә шалтыратып, без ипотеканың процент күләме күпме булуы белән кызыксындык. Аннан хәбәр итүләренчә, процент ставкасы - әлегә 12,84. Гражданнардан гаризалар кабул итәргә өлгермәсәк тә, шалтыратып сораучылар, кызыксынучылар бар, диделәр безгә. Алдан әйткәнебезчә, гаризалар элек район үзидарә органына, аалардан шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсенә килеп ирешә. Документлар тәртиптә булса һәм гражданнарның торакка мохтаҗ булулары расланса, гариза Ипотека торак кредиты агентлыгына китә.

"Россия гаиләсе өчен торак" программасында кемнәр катнаша ала?
1. Бер кешегә квадрат метры 18 метрдан кимрәк туры килгән фатирда яшәүчеләр (ялгыз яшәүчеләрнең торагы 32 квадрат метрдан ким булса):
а) айлык кереме 40 мең сумнан артмаган ялгыз кешеләр;

Ике кешелек гаиләдәге бер кешенең айлык кереме 20 мең сумнан артмаганнар;

Өч кешелек яки аннан да күбрәк кеше булган гаиләдә берсенең айлык кереме 13 мең сумнан артмаганнар.
б) гражданин һәм (яки) аның салым түли торган гаилә әгъзалары исемендәге бөтен милекнең бәясе 3 миллион сумнан артмаса.

2. Авария хәлендәге яки тузган торакта яшәүчеләр
3. Ике баласы булган һәм ана капиталы алучы гаиләләр
4. Гаиләдә өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләр
5. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар
6. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, оборона-сәнәгать комплексы яки бюджет өлкәсендә эшләүчеләр
7. Гаилә әгъзасы яки баласы инвалид булган гаиләләр


«Россия гаиләсе өчен торак" программасының үз сайты бар - программа-жрс.рф. Анда аерым төзелеш эшләрен башкаручы һәм программада катнашучы гражданнарның реестрларын алып бару өчен җаваплы булган оешмалар белән элемтәгә керү мөмкинлекләре дә күрсәтелгән. База һәрдаим яңартылып һәм киңәйтелеп тора. Порталга программаны гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә туган сорауларны да юлларга мөмкин. Иң еш бирелә торган сорауларның җаваплары да бирегә эленәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: