Шәһри Казан

Үргә – тормыш яме белән

Ир кеше турында сүз йөрткәндә, гадәттә, һәр нәрсәне гамәлләр мыскалына салып үлчиләр: нинди юл үткән ул, нинди эшләр башкарган, үзеннән соң нинди бәрәкәтле юл калдыра? Ул нисбәттән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, «7 дней» тапшыруы җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминовның гамәлләр дәфтәре шактый саллы. Үз гомерен журналистикага багышлап, аның һәр...

Реклама

Ир кеше турында сүз йөрткәндә, гадәттә, һәр нәрсәне гамәлләр мыскалына салып үлчиләр: нинди юл үткән ул, нинди эшләр башкарган, үзеннән соң нинди бәрәкәтле юл калдыра? Ул нисбәттән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, «7 дней» тапшыруы җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминовның гамәлләр дәфтәре шактый саллы.
Үз гомерен журналистикага багышлап, аның һәр баскычында үзен тапкан, киңкырлы һәм масштаблы эрудит җитәкче булып өлгергән Илшат Юныс улы турында аны якыннан белгән кеше бервакытта да мактауны жәлләмәс.
Гади һәм көләч, тормышны яратучы, аның һәр мизгеленнән тәм таба белүче шәхес, киң күңелле җитәкче кеше дә ул.
Шушы көннәрдә үзенең зур юбилеен - 50 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алганда, без - «шәһриказанлылар» да, аңа ихластан котлау сүзләребезне җиткерәбез. Сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә бөтенлеге янына өстәп, тормыш Сезгә гел уңын гына биреп торсын да һәр туган көн бәрәкәтле үрләр насыйп итсен.
Үзегез әйтмешли, тормыш үзен яратканнарны ярата, әнә шул ярату хисе Сезне беркайчан да ташламасын!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: