Шәһри Казан

Римзил Вәлиев: иң эре татар журналисты белән әңгәмә

Римзил Вәлиев исеме үзе өчен үзе сөйли. Милли җаны булган кешеләр арасында аны белмәүче кеше юктыр, шуңа күрә регалияләрен санап тормыйм (редактор та озын язасың ди. - И.Ш.). Бүген ул ирекле журналист, төрле җирләрдә яза-сөйли-күрсәтә, «Бизнес-онлайн» электрон газетасында блог алып бара. «Иң эре» дигәндә, мин аның гәүдә зурлыгын гына түгел...

- Римзил абый, нигә сез интернетта күбрәк русча язасыз? Урыслар да укысын дипме? Ялгышмасам, сез үзегез бит «пачти милләтче»ләр рәтеннән?
- Әйе шул. Соңгы 25 елда бары тик милли эшләрдә генә кайнаштык. Русча язу татарларның күбрәк өлешен җәлеп итәргә ярдәм итә. Башкалар да татар турында белә торсын әйдә. Мин ике телле журналист. Кайсы телдә язсам да, барыбер диярлек. Татар матбугатында да, урысныкында да эшләдем.
Әйтсәм әйтим: инглизчә, төрекчә дә яза алсам, ул телләрдә дә язар идем, кирәкләрен бирер идем кайберәүләрнең. Теләсә нинди телдә дә татарны яклап, аның аңын үстереп була!
Тагы шуны әйтәм. Данил Сәфәров дустыбыз үпкәләмәсен: татар телле matbugat.ru язмалары һәм укучылар даирәсе - еш кына бала‑чага уенына охшаган. Картаеп баручы сабыйлар кебек, форумда язышалар. Берничә дистә кеше - милли секта кебек. Шул үзебезнең татар журналистлары инде. Реаль сәясәттән һәм реаль икътисадтан читтә калсак, тормышка тәэсиребез чамалы булачак.
Монда журналистларның сыеклыгы, түрәләрнең татарча укымавы да сәбәпче. Шундый аяныч хәл! Шул ук Данилның tatpressа.ru сайты русча чыга, анысы популяррак. Бу ни өчен шулай икән?
- Карагыз әле,Римзил әфәнде, сез бит әдәпле, сабыр интеллигент кеше бугай. Беркемне дә сүкмисез, чәнечмисез гадәттә. Ничек алай кызып китеп, «матбугатчыларны» туздырып ташларга булдыгыз? Шәхсән мин дә мөкиббән түгел алардан…
- Үзебезнең егетләр-кызлар булганга кызам да инде. Татар журналистлары бит алар! Башка кемгә өметләнергә соң? Шушы өлкән яшемдә, ак сакалымны селкетеп, мәктәпләргә барам, татар телен куллану буенча мәкаләләр язам.
Казанга - татар мәркәзенә килгән чит төбәк татарлары нәрсә күрә монда? «Ник шулай? Нигә татар телен кулланмыйсыз, мөртәтләр?» дип сорау куйгач, меңләгән кеше форумга яза, бәхәс кыза. Шовинистлар минем мәкалә астындагы форумда дулаганда, үзебезнең милли сандугачлар, «бәллүр каләмнәр» нәрсә яза соң? «Бизнес-онлайн»да дистәләгән мәкалә чыкты, иң югары катлам түрәләр дә укыды. Бары тик татар журналистлары гына тыныч, канәгать, гайбәт сата. «Чемберленның сатыйм анасын!» - дияргә генә кала...
- Берәр могҗиза белән, иртәгә сезгә Россиянең беренче каналыннан бер сәгать туры эфир бирделәр ди. Бушка. Берүзегезгә. 60 минут буе нәрсә сөйләр идегез?
- Берүземә күңелсез булыр иде. 90 процент русча Россия һәм татарлар турында хакыйкатьне сөйләр идем. Калганын башка милли телләрдә. Шовинист сәясәтчеләрне объектив белгечләр каршысына утыртып, бәхәс оештырып, милләтебезнең тарихын, мәдәниятен аңлатыр идем. Рәсми тарих ялган, даһилар буш куык, шәп кешеләр бар, илебез халыклары үз йөзләрен саклый ала дияр идем. Гражданлык җәмгыяте, демократия булмагач, рәхәт күрмәячәгебезне исбатлар идем. Сәясәттәге һәм икътисадтагы, социаль тормыштагы хилафлыкларны да, туры юлны да күрсәтер идем. Карарга кызык булсын өчен, youtube.com челтәреннән кызыклы роликлар, клиплар алып, үзем комментарий бирер идем. Әзерләнүгә кимендә бер‑ике сәгать булса да бирсәләр инде…
- Урамда сорашып торучыларга хәер бирәсезме?
- Сирәк бирәм, чөнки хәерчеләрне мафия урамга чыгарып утырта һәм акчаларын үзенә ала. Мәчетләрдә кайвакыт сәдака салам, ләкин никтер уңайсыз. Мин химаячылыкны конкрет гамәл белән үтәргә тырышам.
- Бүген яши торган фатирыгыз ничә бүлмәле? Шәхси тормышка тыгылу дип санасагыз, җавап бирмәсәгез дә ярый.
- Сәер сорау шул. Без 16‑17 еллап элек үз акчабызга сатып алынган ике катлы фатирда торабыз. Артык зур түгел. Эш бүлмәләр санында түгел. Аны бит өчкә дә, бишкә дә бүлеп була. Без бу фатирны биш ел буе түләп, элекке фатирыбызны сатып, яңасын алган идек. Узган гасыр ахырында ук. Өч бүлмәле иде. Чардакны тишеп, мансардада дүртенче бүлмә ясадык (рөхсәтләре алынды), хәзер анда минем кабинет һәм ял итү урыны, кыек түшәмгә тәрәзә уелган, болытлар күренә. Улыбыз Денис өйләнеп башка чыккач, аны ничек кечерәйтергә дип баш ватам. Йөз метрдан әллә ни артык булмаса да. Нигә кирәк ул бүлмәләр? Коммуналь хезмәт бәяләре артачак, электр энергиясенә паеклар кертелә диләр. Син вакыт табып үзең кереп чык, күрсәтермен, юыну бүмәсенә кадәр. Хатын өйдә юк чакта, әлбәттә. Үзенә әйтмәбез.
- Кайсы татар сайтларын, газеталарын укып‑карап барасыз?
- Зуррак сайтларның барысын да карыйм. Вакларын сирәк ачам. Социаль челтәрләрдәге төркемнәрне карыйм. «Фейсбук»та 1000нән артык дустым бар, «Вконтакте»да тагын да күбрәк. Биш татар гәзитен өйгә алдырам: «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан», «Безнең гәҗит», «Халкым минем». Ике журнал - «Казан утлары», «Идел». «Кызыл таң»ны даими укыйм, аның интернет сәхифәсе шәп.
- Туган ягыгыз турында берничә сүз белән генә язып китегез әле. Казандагы татарлар арасында йөри торган «Башкортстан татарлары мафиясе» дигән сүзләрдә нигез бармы?
- Туган җирем - Башкортстан, Бишбүләк районы, Дүсән авылы. Ает авылында урта мәктәпне тәмамладым. Казанда бернинди Башкортстан мафиясе юк. Аны көнче сәнгатькәрләр, каләм әһелләре уйлап чыгара. Берничә якташка сәлам биреп, туган көннәр белән котлыйм. Без туплансак, Татарстанның сәяси көймәсе чайкалып капланыр иде. Дөрес, хәзер Башкортстаннан килүчеләр кими. Шәхси контактлар, туганлыклар гына берләштерә кайберәүләребезне. Читтән килеп, Казанда тамыр җибәрү бик кыен. Башта дуслар, тамырлар бик аз була. Аннан күнегәсең. Милләт безнең ише «килүчеләргә» ныграк кирәк. Нишләр иде бу Казан, әгәр без бетсәк…
- Бүгенге көндә авырлыгыгыз күпме? Спорт дигән нәрсәгә ничек карыйсыз?
- Мин иң эре татар журналисты - 125 килограмм. Зуррак коллега булса, минем янга килсен. «Аква арена» бассейнына алып барам. Үлчәнербез. Анда мин атнага ике тапкыр йөзәм. Зур теннис уйнарга партнер кирәк. Фән Вәлиәхмәтов иң зур татар җырчысы бугай, ул ничә кило икән?
- Бүген Фән абый да сезнең тирә. Элегрәк 150гә җиткән идем, ди (көлешәбез).
- Хәләл җефетегез белән өйдә сәясәт турында сөйләшәсезме?

- Шул гына калган иде.

Реклама



- Сез фотога төшерергә яратасыз дип беләм. Нинди уникаль фотоларыгыз бар?
- Фотоархивымда берничә йөз мең фото бар. Шедеврлар күп булмас. Ләкин тарихи шәхесләр һәм вакыйгалар очрый. Видеолар да күп.
- Бакчагызда ниләр үстерәсез?
- Агачлар, үлән, карлыган, чия куаклары, 20 төп помидор, ярты түтәл укроп, суган.
- Үзегезнең шәҗәрәгезне ничә буынга тиклем беләсез?
- Кызганыч, өченче-дүртенче буыннан тирәнрәк керә алмыйм. 270 ел элек бабаларым хәзерге Сарман районының Сарсаз Тәкермән авылыннан хәзерге Башкортстанның Ырымбур өлкәсе чигенә, Дим буена күчкәннәр. Чукындырудан, җирсезлектән качып. Табасы иде нәсел тамырларын.
- Татарның Урал диалектында, ягъни башкортча ике бит язма язарга туры килсә, аны күпме вакыт язар идегез? Гомумән,ул диалектта сөйләшә беләсезме?
- Мәктәптә башкортча укымадым, әмма бик җиңел укый‑яза беләм. Сөйләшә дә алам. Безнең яктагы башкортлар да, чувашлар да ике‑өч телдә һәм диалектта сөйләшә яки аңлаша ала.
- Соңгы укыган китабыгыз нинди?
- Гаяз Исхакыйның басылып чыккан унбишенче томын һәм Рафаэль Мостафинның «Өзелгән җыр эзеннән» китабын яңадан укыйм.
- Бүген берәр китап әзерләп ятмыйсызмы?
- Әзерлим. «Бизнес-онлайн»да чыккан кайбер язмаларны җыйдым.
- Интернетта көненә күпме вакыт уздырасыз?
- Күп түгел. Сәгать саен биш‑алты минутка кереп, почта, яңалыклар карап чыгам. Зуррак язмаларны кичен, телевизор караганда, кырын ятып, аяк ял иттереп, бер‑ике сәгать айпадтан укыйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: