Шәһри Казан

Римзил Вәлиев: Милли матбугат шәһәрне яулый аламы?

"Шәһри Казан" гәзитенең баш мөхәррирәсе Гөлнара Сабировага ачык хат.

Җаваплы вазифа

Реклама

Хөрмәтле баш редактор, Гөлнара сеңлем! Яңа вазифаң котлы булсын! "Шәһри Казан" дилбегәсен кулыңа тоттыру үзең өчен дә гади генә вакыйга түгелдер, мөгаен. Җитәкче камытын сиңа кидерү мине сөендерде дә, хафага да салды. 48 еллык район, республика, үзәк һәм халыкара мәгълүмат чараларында эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, хәзерге хәтәр чорда милли басманы алып баруның, шул эштә сау-сәләмәт, исән-имин калуның никадәр четрекле нәрсә икәнлеген яхшы аңлыйм. Алла ярдәм бирсен сиңа һәм хезмәттәшләреңә!
Мин "Шәһри Казан"ны начар гәзит димәс идем. Хәлим Гайнуллин, Илдус Илдарханов, Мансур Мортазин кебек баш мөхәррирләр зур көч салды бу басмага. Анда яхшы журналистлар эшләде. Чирек гасыр элек татарча шәһәр газетасын ачу милләтебез өчен зур казаныш иде. Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәш вакытында туган бу басмада эшләү, минемчә, зур дәрәҗә.
Шул ук вакытта аның тиражын саклау һәм арттыру, укучыларның ихтирамын яулау максаты да куеладыр. Шулай булмаса, бу эшкә нигә алынырга? Барып чыгармы икән соң бу? Нинди мәсләк, нинди проектлар табарсыз?

Милли матбага кемнәр өчен чыга?

Хәзер милли басмалар, бигрәк тә, дәүләт канаты астындагылары, шактый кискен кризис кичерә. Татар телендә уку-яза белүчеләр, гомумән, гәзит-журнал һәм китап укучылар азаеп бара, күпләр телевизорга, интернетка ябыша, мөстәкыйль һәм ирекле фикерне, сенсацион хәбәрләрне, гомумкешелек проблемаларын чишүне өстен күрә. Яшьләргә күңел ачу, заманча ял индустриясе кирәк. Аларның игътибарын яулау өчен заманчалык, кәеф-сафага һәм акчага бәйле язмалар, эротика, маҗара һәм сенсация, гомумән, "сары матбугат" алымнары кирәк. Миллилек һәм мәгърифәтчелек тә тансык нәрсәләр. Барысы да кирәк.
Кемгә таянырга, укучыларны каян эзләргә соң? Хәзер зыялы татарлык, мәдәният-сәнгать, фән һәм мәгариф тирәсендә өлкән буын вәкилләре кайнаша. Милли матбугатның авыл кешесенә төбәп каравы, авылдан килеп шәһәрдә торучы кардәшләребезне юуатуы сер түгел. Шуңа күрә "Шәһри Казан" да укучыларның хәтсез өлешен авылда тапты бугай. Шулай сизелә.
Шәһәрдә милли эшләр сүлпәнрәк. Ни кызганыч, типсә тимер өзәрлек, бер басасын биш басучы дәртле, милли рухлы, туган телне белгән яшьләр бүген сирәк очрый. Ләкин алар бар. КФУның журналистика факультетында укучыларның саны да, сыйфаты да хәзер чамалырак, диләр. Табылган талантларны үстерү, эшкә җигү үзе зур проблема булып тора. Яшь укучылар тәрбияләү, милли мәгълүмат агымына күнектерү бурычы тора алдыбызда.

Тиражлар кая тәгәри соң?

Ярый, яхшы гына гәзит чыгара башлап, шул газиз басманы укучылар артмаса нишләрсең? Хәзер милли мәгълүмат чарасына кытлык юк, рәсмие дә, шәхсие дә тулып ята, радио, телевиление, интернет басмалар күпме! Почта чыгымнары кинәт үсеп, киләсе ярты еллыкка әбүнә бәяләренең сизелерлек артуы кәгазь басмаларның коерыгына басачак бит. Элек подписка чорында дөньясы, каласы-саласы гөрләп тора иде. Хәзер, яңа ярты еллыкка язылу көннәре бетеп барганда, милли җәмәгатьчелек битараф, кайда да тып-тын. Ә тиражлар күп дигәндә 3-4 мең булгач, күңелне шом баса башлый. Газет-журнал редакторларының күкрәгендә нинди вулкан гөрләгәнен чамаларга була. Язылу бәяләре 30-40 процентка арткач, ниндиерәк инкыйраз булганын алар күзаллыйдыр шәт. Ләкин ни эши алсын соң алар...
Элегрәк татар мәктәпләре ябыла барса да, милли театрлар, концерт оешмалары хәзергедән сирәгрәк булса да, газета-журнал күпләп укыла иде. Милли матбугатның гомуми тиражы 1,5 миллионан артык иде. Хәзер гомуми тираж 100 мең экземпляр чамасы дип беләм. Рухи азык һәм мәгълүмат мулдан булса да, аларны кулланучылар нишләптер кими. Бигрәк тә, шәһәр җирендә милли тормыш үзен ятим итеп хис итә башлый. Мондый хәл бөтен дөньяда күзәтелсә дә, җан тыныч түгел, туганнар!

Безнең халык кая булган?

Яңа редактор яки яңа милли басма булса, анда глобаль фикерле, гомумтатар һәм дөнья күләмендәге язмалар, иң шәп авторлар, популяр темалар базары күтәрелә. Нәтиҗәсе еш кына чамалы килеп чыга, чөнки барыбер шул ук мөхиттәге, шул ук авторлар, шул проблемалар. Милләт, демократия, шоу-бизнес, маҗаралар һәм хәтирәләр... Һәм, әлбәттә, абруйлы шәхесләр, билгеле җитәкчеләр белән сөйләшү. Ләкин гәзит-журнал дип матбага кибетләрендә чиратка басучы күренми. Сәяси кыюлык, зур компроматлар белән дә шаккатырып булмый. Акыллы фикер, төпле мәкаләләр - барысы да бар. Укучы гына юк. Инде милләт бетеп бара дип, муенга гер таккан килеш Кабан күленә сикерергәме?
Халыкны кайдан эзләргә соң? Синең Казандагы "Колхоз базарына", Җиңү проспектындагы сәүдә үзәгенә, "Мега" һәм "Оби" кибетләренә, вокзалга, Вьетнам базарына, Бишбалтадагы "Адмирал" комплексына, шулай ук "Татнефть-Арена" залларына барганың бармы? Халык анда гөрләп тора! Татарлар да җитәрлек. "Публиканың" ким дигәндә яртысы безнең милләттәшләр. Кайбер очракларда "безнекеләр" күбрәк тә. Республика халкының 52-55 проценты, казанлыларның яртысы, татарча белүчеләр генә дә ким дигәндә 300-400 мең кеше. Шуларның йөздән бере дә татарча чыгучы шәһәр гәзитен алдырмагач, бу милли фаҗига түгелме соң?

Хәзер безгә нишләргә?


Сиңа кадәр эшләгән Мансур Мортазин хәлне үзгәртер өчен каты тырышты. "Шәһри Казан" бермә-бер яхшырды, аның эчтәлеге әйбәт. Тираж, укучылар саны газетадан гына тормый, халыктан, казанлылардан тора. Димәк алар "гаепле" булып чыга? Нишләргә соң? Менә нинди хәтәр сорау алдына килеп бастың син, Гөлнара сеңлем!
Бу сират күпереннән син генә үтмисең. Ул бөтен милләтнең, зур һәм тарихи Казан каласының хәленә бәйле. Нишләргә кирәклеген үзең уйлагансыңдыр. Газетаның интернет сәхифәсен шәбәйтергә теләвең турында белдерү ясадың. Бирсен ходай! Саулык һәм тел ачкычлары китерсен! Ләкин татар интернетының да "тиражы" артык зур түгел. Бу очракта сүз бит нәкъ менә кәгазь гәзитне, ягъни гади укчучыны җәлеп итү турында бара...
Мин дә сиңа кайбер гамәлләр тәкъдим итәр идем. Синең хәлдә булсам, шуларны эшләп карар идем. Әлбәттә, мин киңәш кенә бирә алам. Кабул итсәң дә, итмәсәң дә - синең эш.

Шәһәр газетасының үз миссиясе

Гомумтатар милли һәм иҗтимагый басмалар бездә җитәрлек. "Ватаным Татарстан" республикабыз халкын, җитәкчелеген кызыксындырган темаларны күтәрә. "Акчарлак", "Безнең гәзит", "Ирек мәйданы" кебек шәхси басмалар рухи һәм сәяси хөррият мөмкинлекләрен кулланып, җаннары теләгән нәрсәне яза. "Татарстан яшьләре" үзенең күптән тапкан юлына хыянәт итмичә, тәмле телле, кыска язмалар белән тормышчан күренешләрне тасвирлый. Яше-карты дип тормый, 23 меңләп укучыны авызына каратып тора. "Мәдәни җомга" зыялыларның, аз акча алып та илгә хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләренең тормышын чагылдыра. Мин үзем "Мәдәни җомга"ның һәр санын һәм "Ватаным..."ның атналык "тостушка"сын җыеп барам. Лаеклы язмаларны укыганнан соң гына җомга көнне чыга торган "юан" газеталар мунча миче кабызырга тотыла. "Мәдәни җомга"ны ярты еллап саклыйм, ашыкмыйча укыйм, анда язганны укымасаң, зыялы татар булудан туктыйсың, "мокытлыгың" чыраеңа чыга.

Татар газетасының төп бурычы

Ә "Шәһри Казан" белән эшләр ничек тора соң? Ул да шул басмалар белән бер төргәктә алдымда ята. Алардан калышмый ул. Укыйм, һәр санны берәр атна саклыйм. Аннары искерә ул. Шулай булырга тиеш тә. "Шәһри..." башка басмаларга охшаш. Мин моның шулай булуын теләмим. Татар газеталарының уртак эчтәлеге, уртак тематикасы эчемне пошыра. Мин аларның өчесен-дүртесен дә түгел, берсен генә укысам да җитә кебек. Башкасы кабатлау, вакыт та җитми. Эле, аллага шәкер, татар интернеты бар бит! "Яңа гасыр" телеканалы, радиолар бар. Ләкин алар да үз миссиясен һәрвакыт аңлыймы соң? Татар мәгълүмат каналлары бергәләшеп уртак мөхиттәге яңалыкларны, төрле басмалар һәм тапшырулар агымын күзәтеп барса иде. Минемчә, бу өлкәдә "раскрутка","самореклама" җитми. Безнең милләт шулай тыйнак шул. Ә базар кайнап торганда тыйнаклар ач кала.
Төп вазифа - милләттәшләрдә милли үзаң тәрбияләү, бу катлаулы, зур дөньяга татар күзе белән карау һәм үзеңнең тарихи тамырларыңны, ата-бабалар кичергән юлны, милли максатны аңлату икәнлеген барлык татар басмалары чамалыймы икән соң? Гади сорау түгел бу. Телебезне куллану, традицияләребезне яшьләргә җиткерү, аларны татар итеп һәм заман кешесе итеп тәрбияләү иң зур максат итеп куелмаса, татарча сүзләр белән кәгазь буяуның хаҗәте юк. Барлык милли басмаларның бурычы бу. Ләкин "Шәһри Казан"га ул гына җитми. Казанда чыгучы башка басмалардан аермалы буларак, аңа ШӘҺРИ булырга кирәк. Хәтта казанлыларның яртысы бик үк "шәһри" булмаса да.

Шәһәрдә татар булып калу һәм шәһәр тормышына күнегү

Әйе, шәһәр газеты "Шәһри Казан" башка татар басмаларына ошамаска тиеш. Макеты белән дә, баш исемнәре белән дә, буяулары белән дә XXI гасырда яшәүче замана кешесенең рухына туры килергә тиеш ул. Хәзерге глобализация, сәүдә-реклама, шоу-бизнес һәм масскульт, компьютерлар стилендә татарча сөйләгәч, бәлки аны хуҗабикәләр дә, эштә янып-көеп йөрүчеләр дә, балалар һәм яшьләр дә үз итәр. Моның өчен аларга яшәгән, укыган, эшләгән урыннарындагы гади көнкүреш, казанча яшәеш турында сөйләргә, кирәкле мәгълүматны бирергә иде.
Татарча чыгучы шәһәр газетасының формасы да, эчтәлеге дә, темалары да, шәхесләре дә нәкъ шәһәрнеке, ярты миллион татар яшәгән Казан рухына туры килсен. Казан татарларының яртысы диярлек әле авылдан аерылып бетмәгән, ял көннәрендә бәрәңге утарга, ит-каймак алырга авылга кайтучылар. Әмма мин туган телемдә шәһәр тормышы, шәһәрчә карашлар турында укырга телим. Урамнарда күбрәк урысча язмалар укыгач, русча сөйләшү ишеткәч, Казанны саф рус каласы кебек кабул итәргә мөмкин. Бәлки бу күпмедер дәрәҗәдә шулайдыр да.
Перестройка елларында шагыйрь Равиль Фәйзуллин:" Казан мәллә туган телне оныту башкаласы?" дип язган иде. Хәзер вазгыять бераз үзгәрде, шәһәрдә миллилек арта төште. Мин үзем Казанның кайсы урамында, кайсы биналарында татарлыкның исән-имин яшәвен, чын татар зыялыларының нинди булуын беләм. Ә башкалар? Милли иманы ныгып җитмәгән яшьләр, татарлыкны күрер өчен әллә кайлардан монда килүчеләр бар. Алар соңгы елларда булган татарлашу билгеләрен сизмәскә дә мөмкин. Шәһәр мәдәнияты, шәһәр көнкүреше миңа татарча килеп җитмәгәч, кайвакыт үземне ятим итем хис итәм. Инде кая барыйм, Казанның үзендә урамнар, кибетләр, шифаханәләр, институтлар, газет киосклары минем телемдә миңа эндәшмәгәч?
Сез кибеткә, аптекага кереп, үзегезгә кирәк әйберне татарча сорап карагыз. "Ипи", "сөт" сүзләрен аңламаган сатучы кыз үзен уңайсыз хис итми, ә синең үзеңне сәер кеше итеп кабул итә бит. Сәүдәдә эшләгән кешегә 30-40 татарча сүзне, 5-6 стандарт җөмләне яттан белү үзе өчен җайлы булыр иде. Чит ил кибетләрендә сиңа 5-6 телдә эндәшәләр. Берсен дә аңламагач, "Ә, син Русиядән икән?" диләр. Бер теллелекнең оят нәрсә икәнлеген һич югы үз балаларыбызга, килен-кияүләребезгә өйдә аңлатасы иде. Газета битләрендә шул турыда киңәш тотканда да зыян булмас...

Әйдәгез, үзебез татарча сөйләшик!

Минем бер хыялым бар - Казан тутырып татарча сөйләшергә иде. Балаларны кыстап, көчләп татар теленә өйрәтсәк тә, нәтиҗәсе чамалы. Укыту сыйфатының түбәнлеге, методика, мотивация булмау, кәһәр суккан Иван Грозный, Сталин, совет системасы, Русия бюрократиясе дип зарлану гына җитми. Туган тел өйрәнүдә уңышсызлыкның төп сәбәбе - тел мөхите булмау. Балалар да, олылар да татарча сөйләшкән кешеләрне сирәк ишетә. Моның өчен Камал, Тинчурин, Кариев театрына барырга, татар телевидениесе, радиоканалларын кабызырга кирәк. Баручылар, кабызучылар сирәк шул. Тәнәфестә, урамда, ишек алдында, хәтта өйдә дә татар кешеләре нинди телдә сөйләшә? Татарча эндәшү бик сирәк, хәтта татарча белүчеләр дә үзара русча сайраша ич! Аларны теге заманнарда куркытканнар, оялтканнар, рус телен белми харап буласыз, дип кисәткәннәр. Хәзер инде эби-бабайлар оныклары белән ватып җимереп русча сөйләшә. Чөнки балалар "безнеңчә" белмиләр. Сөйләшмәгәч, татар сүзен ишетмәгәч, каян өйрәнсен алар? Мәктәптә кагыйдә һәм бер мизгелдә онытылучан сүзлек ятлапмы? Ә менә узган гасырның 30нчы елларында үскән Казан малайлары, хәтта руслар да, татарча белә. Чөнки ишек алдында авылдан килгән татар малайлар татарча сөйләшкән!
Бу "Шәһри Казан"ның проблемасы гына түгел, ләкин бу нәкъ гәзит тикшерә торган тема. Әйдәгез, бер ай буе урамда, кибеттә, эштә һәм өйдә татарча аңлаган кешегә бары тик татар телендә генә мөрәҗәгать итик. Ә сатучыларның милләте белән кызыксынып та тормастан, аларга ипләп кенә татарча эндәшик. Әдәп-хөрмәт белән, ачуланмыйча, ләкин татарча, канун нигезендә. Кирәк кешегә ярдәм итеп, аңлатып. Татарның татарга башка телдә эндәшкән мизгелдә милләтебез, туган телебез юкка чыга башлаганын аңлаучы бармы?
Шәһәр, район администрациясе чиновниклары белән дә шул ук хәл. Казан хакимиятендә татарча белүчеләр бик аз, кулланучылар тагы да азрак. Ләкин шул ук акцияне башлаганда, алар һич каршы төшмәс, иншалла. Чөнки алар да үзебезнең булдыклы кешеләр, үзләрендә милли хис һәм аң уятасы гына бар. Аларга өстән килгән күрсәтмәләр дә, дәүләт программалары да, соңгы елларда кабул ителгән кануннар да милли компонентны үстерүгә юнәлдерелгән. Татар бистәсен тергезеп, үзләренең кем икәнлеген күрсәтә башладылар бит алар. Димәк, муниципаль тормыштагы яхшыны да, яманны да татарча сөйләп, уртак эшкә ярдәм итәсе генә бар.

60 процент мәгълүмат һәм белешмә!

Гөлнара сеңлем, син журфакта укыгач, безнең һөнәрнең функцияләрен беләсеңдер. Мин шул факультетта 5-6 ел буе журналистика нигезләрен укыттым. Беренче курста ук колакларга салып куя торган сабак - функцияләр турында. Идеологик (иҗтимагый-сәяси) функция, мәгърифәт-гыйлем тарату, мәдәни, шулай ук ял-итү һәм кәеф-сафага ярдәм итү, белешмә тарату һәм төрле чаралар оештыру. Без, татар журналистлары мәгърифәт, мәдәният, идеология миссиясен алга куябыз. Һәрвакыт үзен акламый бу. Кайчак ваграк мәгълүмат берәмлеге дә файдалы була.
Шуны өздереп әйтәм: шәһәр газетасының төп коралы - белешмә, оператив мәгълүмат тарату. Аның да конкрет йорт, бистә, район, урам, шәһәр мәшәкатьләре, транспорт көнкүрешкә бәйлесен. Җитмәсә алар оператив, көне-сәгате белән килеп җитсен. Шәһәр тормышының бөтен ачысы-төчесе, реаль шәхесләре, көтелмәгән вакыйгалары белән. "Эфир" каналының "Город" тапшыруы шул формат белән Казанны яулады, илдә дан алды, череп баеды бит, шуны милләттәшләр күрәләрме икән? Салмак кына эшләүче "Казанские ведомости" казанлыларның зур гына даирәсенә кирәкле белешмә мәгълүмат таратып, даими тираж җыя.
Язучылар, галим-голәмә, сәясәтчеләр яраткан дәүләт, сәясәт, гомумтатар глобаль милли проблемалары башка басмаларга калсын. Бөтенләй моны онытырга кирәк димәс идем. Гомуммәдәни, гуманитар темаларга һәм мәгълүм шәхесләргә "Шәһри Казан" битләренең 20-30 процент кына урын да җитә. Калганы - тормышның, дөнья һәм милләт кичергән хәлләрнең үз йортыбызда, урамыбызда, мәхәлләбездә чагылышын күрсәтү.
Эх, дип хыялланам кайчак, туган телебездә шәһәр сурәте төзелсен иде: казанлылар тормышы, йортлардагы чисталык, баскычлар, тротуарлар, парковкалар, микрорайоннар, мәхәлләләр, вокзаллар, траспорт, конкүреш, юллар, тротуарлар, кибетләр, шифаханәләр, мәдәният учаклары... Һәр урам, һәр кибет, базар, транспорт тукталышы, алда бүген-иртәгә булып яткан хәлләр газетада чагылсын.
Сәнгать, мәдәният үзәкләре, музейлары үзәктә генә урнашкан, 60 проценттан артык казанлы торган урыннарда театрлар, мәдәният учаклары юк диярлек! Фәкать Универсиада алдыннан гына Яңа Савинода, Азинода, Таулар районында спорт сарайлары, бассейннар төзелде. Менә шуларның көндәлек кулланышы, яшәеше, тормыш шартлары һәм халыкны газаплаган чиновникларга каршы тору, тәртип урнаштыру йөз мең, миллион кешене кызыксындыра. Ачы хакыйкатьне, кирәкле белешмәне вакытында язып чыксаң, аны татарчадан русчага тәрҗемә иттереп телне белмәүчеләр дә укыячаклар, валлаһи!
Өстәвенә, Казанда театрлар, мәдәният сарайлары, редакцияләр, уку йортлары, тарихи һәйкәлләр, Иске һәм Яңа татар бистәсе бар, шагыйрьләр, артистлар, аларның иң соңгы вакытта кичергән хәлләре бар. Аерым әйтәм, мәчет-мәдрәсәләр бар әле. Шулар турында оператив һәм актуаль (бик кирәкле!) хәбәрләр, кызыклы фотолар әзерләп булмыймыни?

Безнең милләт язмышы авылда түгел, шәһәрдә хәл ителә

Милли телнең шәһәрдә сирәк кулланылуы беркемгә сер түгел. Халык иҗатын эстрада, шоу-бизнес бәреп егарга тора. Башка илләрдә дә урбанизация (шәһәрләшү) глобализация белән җитәкләшеп йөри. Милли мәдәниятның табигый дошманнары алар! Милләт өчен көрәшәм дип, халыкны авылга, урман-тугайга өстерәп булмый. Шәһәрне миллиләштерү, татарның узган гасыр башында ук формалашкан шәһәр мәдәнияты - менә шул безгә ярдәмгә килә. Татар булу - мәдәният тарихыннан, дөнья цивилизациясеннән йөз чөереп, мокыт булып калу дигән сүз түгел! Хәзер авыл яшьләре дә интернетта, клубта, мәктәптә үзара туган телдә аралашмый башлады. Телне белгән, мәктәптә өйрәнгән килеш тә милли коммуникацияне читкә куя. Бусы инде берничә милли басманың тиражы кимүдән мөһимрәк күренеш. Гомумән, милләтебез үз теләге белән инкыйразны якынайтып, үз-үзенә кул сала түгелме соң?
Үзәк хакимият, үзебезнең депутатлар катнашкан Федераль Җыелыш миллилекне киметү ярашлы кануннар чыгарып тора. Моңа үпкәләүнең, җаваплылыкны дәүләткә аударуның мәгънәсен күрмим. Без үзебез телебезне, мәдәниятыбызны яшәтергә тиеш. Әгәр дә алар тыелмый икән, калганы үзебездән тормыймыни?
Милли матбугатны шәһәр шартларында, телевидение, интернет белән беррәттән тарату, куллану җәмгыятьнең, милләтнең өлгергәнлегенә бәйләнә бип уйлыйм. Милли кыйммәтләргә ихтыяҗ булмаса, эшләр шәп түгел дигән сүз. Бу - сискәндергеч күренеш. Димәк, милли мәгариф, фән, мәгълүмат системасы нәтиҗәсез эшли дигән сүз. Яки аларны эффекты бик түбән. Милли телләрне саклау, яшәтү өчен өченче дәүләт программасы кабул ителде, милли үзаңны саклау буенча да чаралар күрелә. Аларның үтәлеше шәһәр һәм республика депутатлары, башкарма хакимияте күзәтүендә.
Шәһәр газетасы "Татмедиа" оешмасы тарафыннан гамәлгә куела. Аның эшчәнлеге гомумреспублика, хөкүмәт, президент дәрәҗәсендә бәяләнә. Шулай ук ул Казан хакимияте, район, префектура, аерым оешмаларның көндәлек гамәлләреннән аерылмаска тиеш. Газетаның эчтәлегендә дә менә шул җитди инстанцияләр мәгълүмат һәм фикер чыганагы булып тора ала. Ягъни "Шәһри Казан" шәһәр структуралары белән көндәлек бәйләнештә булырга тиеш. Татар башкаласында татар басмасы яши алмаса, бу инде барлык шәһәр, республика элитасы өчен дә хурлык түгелмени?
Мәктәпләрдә, югары уку йортларында, фән һәм мәдәният ошмаларында милли тел, мәдәният белән бәйле меңнәрчә кеше эшли. Алар барысы да шәһәр шартларына яраклашкан. Профессиональ театр, эстрада, уку йортлары, иҗади оешмалар бихисап. Милли мәгълүмат җитештерү шуларның барысына да тәңгәл, яраклы булсын иде ул.

Максатыбызны аңлап эшләсәк

Милли матбугат алдына нинди максат куела соң? Иң мөһиме - милли матбугатның акча эшләү кәсебе буларак кулланышы шактый тар икәнлеген сине бу эшкә җиккән иптәшләргә аңлатасы иде. Безнең эшнең нәтиҗәлелеге йөз мең, миллион сум керем белән үлчәнә дигән гыйбәрәнең ялгыш булуы ап-ачык. Милли басмаларның да, балалар бакчаларының да, музейларның да, уку йортларының да төп миссиясе - акча эшләү түгел, ә җәмгыятьнең рухи саулыгы, иминлеге икәнлеген төшендерә алырсыңмы икән? Үз-үзләрен туйдыручы "бәйсез" (дәүләт ярдәменнән) газеталарның уңышлы гына эшләп ятуы барлык басмаларны да андый юлга этәрүгә сәбәп булмас дип өметләнәм. Киресенчә, социаль яктан әһәмиятле барлык мәгълүмат чараларына грантлар биреп ярдәм итү хәерлерәк булыр иде.
Кайберәүләр милли мәдәниятка, матбугатка озын гомер юрамыйлар бугай. Кайчак кәгазь гәзитләрне интернет алыштырачак дигән фаразлар ишетелә. Чынлыкта әлегә инкыйраз көне килеп җитмәгән. Татарстан бар, милләт бар һәм үз йөзен югалтырга җыенмый. Үзебез бирешмәсәк, милли мәдәниятның һәм мәгълүмат системасының шанслары бар. Шул шансларның берсе - милли матбугат, телевидение, радио, интернет кебек әсбапларның милләт һәм халык яшәеше коралы итеп танылуы.

Һәркайда милли учак дөрләсен

Бөтен дөньядан килгән татарларның Казанда инкыйраз күрүе котычкыч хәл булыр иде. Биредә милләтебезнең "каймагы", фидакарь һәм талантлы шәхесләрнең көн күрүен аңлатасым килә. Милли вирусларның да хәтәрләре зур шәһәрдә, үзәктә була. Гаҗәп хәл бит, машинага, поездга, очкычка төяләбез дә, татарларны коткарырга еракларга китәбез. Ә үзебезнең Казаныбызда глобализациянең кайбер яман якларыннан ничек "котылабыз" соң? Бөтендөнья, гомумроссия күләмендә татар милләтен үстерәбез, ә шәһәр, мәхәллә дәрәҗәсендә аның сүнүенә юл куябыз түгелме?
Казанның татар җәмәгатьчелегенә, татар конгрессының Казан бүлегенә игътибар күбрәк булырга тиештер, мөгаен. Һәр микрорайонда, һәр йортта, тулай торакта, институтта, мәктәптә кечкенә татар үзәген корып, булдыклы, зыялы татарларның үзләрен эшкә җигү лазем. Монысы милли оешмалар, җирле хакимият эше булса, шәһәр газетасы андый "казан"ны кайнатырга ярдәм итә ала.
Менә нинди юл чатында тора безнең милләтебез! Нәкъ уртада - милләтебез каймаклары булып саналучы зыялылар, шулар арасында мәшһүр шәһри Казан һәм аның милли йөзе, рухияты, җыры, моңы һәм мәгънәле сүзе...
Мондый аяныч кисәтүләрне бер "Шәһри Казан"га юнәлтү дөрес булмас иде. Әммә газетада җитәкче алышыну, яңа кыйбла һәм фикерләр эзләү мәсьәләне шулай куярга мәҗбүр итә. Ярты миллион татарлы шәһәрнең татар басмасын 3 мең тираж (пәнҗешәмбе саннары 7 мең данә) белән чыгару, ягъни потенциаль аудиториянең 0,7-0.9 процентын гына җәлеп итү журналистларны да, хакимиятне да уятып җибәрергә тиештер. Татарстан башкаласы хакимиятенең, район, префектураларның милли йөзен, татарча тавышын ишетергә "Шәһри Казан" да ярдәм итсен иде. "Адымнар" телевизион тапшыруы ирешкән уңышлар моның хыял түгеллегенә өмет уята.
Сүземне тәмамлыйм. Иң беренче чиратта ниләр эшләү, нинди газета чыгару турын фикерләремне әйттем, Гөлнара сеңлем. Калганын үзегез уйларсыз.
Күмәкләшеп, җилкенеп тотынганда, үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. Барыгызга да уңышлар, илһамлы фидакарь хезмәт теләп,

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: