Шәһри Казан

Ришвәтчелеккә каршы конкурс җиңүчеләре бүләкләнде

Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында мәктәп укучылары, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында ришвәтчелеккә каршы эшләр бәйгесе оештырылган иде. Аларның җиңүчеләрен Казан Кремлендә бүләкләделәр.

Мәктәп укучылары арасында ришвәтчелек темасына дүрт республика конкурсы үткәрелгән. Бу «Илемнең киләчәге - минем кулымда» дигән темага иншалар, «Ришвәтчелеккә «юк» дип әйт» темасына милли мәктәпләр укучылары арасында туган телдә инша (тугыз телдә), «Намуслы яшәргә кирәк» балалар рәсем конкурсы һәм «Закон сагында, ришвәтчелеккә каршы» һөнәри белем бирү оешмалары студентларының иҗади эшләре конкурсы. Балалар арасындагы рәсем конкурсында исә дүрт номинациядә 435 эш каралган.

Тантаналы котлауны Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов башлап җибәрде.

- Мондый котлаулар матур бер гадәткә әйләнеп бара. Бу юлы без дүрт конкурста җиңүчеләрне тәбриклибез. Ришвәтчелек мәсьәләсе бик җитди, шуңа да аны җиңүдә киң җәмәгатьчелекнең катнашы мөһим, - диде ул.

Җиңүчеләрне котларга Татарстан мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан буенча федераль инспектор Ренат Тимерзянов, Татарстанның иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина да килгән иде.

Реклама

- Конкурска 700 дән артык эш килде һәм бары тик иң-иңнәре генә зур уңышка иреште. Әлеге балаларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләренә шик юк, - диде Лариса Сулима. Укучылар фотоаппарат, электрон китап һәм планшет кебек бүләкләр алдылар.

Ришвәтчелеккә каршы журналистлар конкурсы кысаларында 360 эш каралган.

- Бу конкурс бик тә үзенчәлекле. Ришвәтчелекне киметү эшләрендә журналист эзләнүләренең әһәмияте бөтен җирдә билгеле. Ә бу эзләнүләр зур батырлык сорый, - диде Анатолий Фомин.

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: