Шәһри Казан

ӘРНЕМИ МӨМКИН ТҮГЕЛ...

Каләмдәш дустыбыз Хәмзә Арслановның үлем хәбәрен ишеткәч, һич кенә дә ышанасыбыз килмәде. Оешмабызның утырышларына сирәгрәк йөри башлавын да фатирында ремонт эшләре башлаган булуы белән бәйле дип уйлый идек. Телефон аша сөйләшкәндә дә бер генә тапкыр да авыруы турында сүз кузгатмады бит югыйсә. Әле үзе исән чагында ук аның соңгы вакытларда...

Нәрсә белән бәйле булды икән соң бу үзгәреш? Билгеле инде, аның сәбәпләрен хәзер беркем дә ачыклый алмас. Мин үзем, элегрәк әйтә алмаганнарын әйтеп калырга ашыккандыр, мөгаен, дип уйлыйм. Йомшаклар бит без кешеләр! Күп нәрсәләрдән шикләнәбез, күп нәрсәләрдән куркабыз. Кем белә, шулардан азат булса, Хәмзә бәлки әле күңелендәге бик күп матур фикерләрен әйтеп калырга өлгерә алган булыр иде.
Хәмзә турында язарга карар кылып, хатынына шалтыраттым. «Кырыклары үтсен инде, шуннан соң очрашырбыз», - диде Фирдәүсә. Әле аннан соң да бераз вакыт үтеп китте. Шул арада телефон аша гына Хәмзәнең оныгы белән дә сөйләшеп алдым. Бабасы турында исендә калганнары белән уртаклашуын сорадым Тимурдан. Ул бик теләп риза булды. Бервакыт Хәмзәне иртәнге телевизион тапшыруга чакыргач, Тимур дәү әнисе белән тапшыруны кесә телефонына яздырып алган булган. «Мин ул язмаларны сөртеп атарга бер дә ашыкмадым, дөрес эшләгәнмен икән, инде ул язма истәлек булып кына калды, тавышы гына түгел, дәү әти үзе дә бар бит ул язмада», - ди Тимур. Аннары: «Дәү әти белән авылдагы йортыбызга кайтып йөри идек без. Күрше авылдан аның белән бозау сатып алырга барганым хәтердә, - дип сүзен дәвам итә. Аклы-каралы бозау иде ул. Тотып барганда бервакыт бозавыбыз ычкынып китте, көчкә-көчкә икәүләшеп куып тота алдык ул чакта бозауны... Мине дәү әти печән чабарга, утын кисәргә, кадак кагарга, гомумән, гел файдалы һәм кирәкле нәрсәләргә генә өйрәтте. Минем өчен ул һәрвакыт үрнәк иде һәм шундый булып күңелемдә сакланачак та».
Тимурны дәү әтисе бик еш кына Г. Камал театрына алып барган. «Тәнәфестә ул мине сәхнә артына артистлар янына алып менә, без алар белән исәнләшәбез, сөйләшәбез һәм мин шуның белән бик горурлана идем. Шундый танылган кешеләр дәү әтиемне беләләр, хөрмәт итәләр, үземнең шундый кешеләр янына кереп йөри алуым исә минем өчен, билгеле инде, зур бәхет иде», - дип искә ала Тимур.
Әтисе хәрби кеше булганлыктан, алар гаиләсе белән гел күченеп яшәгәннәр икән. Каникулга Казанга кайтканда, Хәмзә аларны (апасы белән икесен) Мәскәүгә кадәр барып каршы ала торган булган. «Җиденче сыйныфта укыган чагымнан инде мин дәү әти, дәү әни белән яшим. Әтием белән әнием аерылышкан булганлыктан, дәү әти минем өчен күпмедер дәрәҗәдә әтием урынына да булгандыр, - ди Тимур. - Бигрәк тә истә калганы: дәү әтием миңа татар теле дәресләрен әзерләүдә булыша торган иде. Язу, иҗат эшләренә күңел сала башлавым да аңардан киләдер, бәлки.
Әтием белән әнием аерылышкач, безне Казанга алып кайтырга дип, Ерак Көнчыгышка кадәр килде. Андагы татар оешмаларын эзләп табып, алар белән танышып, андагы татарларның ничек яшәүләрен дә белешеп кайткан иде», - дип тәмамлады Тимур бабасы турындагы сүзләрен.
Ниһаять, мин Хәмзәләрнең өендә. «Фатирыбызда ремонт эшләре башлаган идек, менә очлап та чыга алмадык», - ди Фирдәүсә, гафу үтенгән сыман. «Элек Фирдәүсәне күргәнем булмаса да, телефонга Хәмзәне чакырырга кирәк булганда, аның бик матур итеп йомшак тавыш белән «Хәмзә-ә-ә», - дип дәшүе аларның үзара мөнәсәбәтләренең гаҗәеп матур булуы турында сөйли кебек иде миңа. Шуңа, шушы матур гаилә корган ир белән хатынның очрашу-кавышулары да ниндидер үзенчәлекле, матур, серле булгандыр кебек. «Ничек таныштыгыз сез Хәмзә белән?» - дип сорамыйча булдыра алмадым. «Бик гади генә, әллә ни сөйләрлек нәрсәсе дә юк инде аның», - диде ул.
Хәмзәнең Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укып йөргән чагы икән. Ә Фирдәүсә җиңел сәнәгать техникумында белем ала. Беркөнне шул тирәдәге ашханәгә көндезге аш ашарга кергәндә, Мәскәүдән каникулга кайткан Хәмзә дә дуслары белән шунда була. «Өске киемнәребезне тапшырырга чират торганда сөйләшеп киттек», - ди Фирдәүсә. Шушы «гади генә очрашу» Хәмзә белән Фирдәүсәнең ир белән хатын булып гомер итүләренә сәбәпче була да инде.
«Стиляга иде ул яшь чакта, - ди Фирдәүсә, - чалбар балаклары тар, борчак-борчак бизәк төшкән күлмәк, кыска итәкле пальто. Бик озак шулай киенеп йөрде әле Хәмзә. Ул чисталыгын, пөхтәлеген гомер буена югалтмады, үзе бик юмарт кеше иде». Мәскәүдә Хәмзә Н. Дунаев, Ә. Шакиров, Ә. Зарипов, Р. Таҗетдиновлар белән укыган, тик артист булып кына китмәгән. Мәдәният министрлыгының профсоюз өлкәсендә эшләгән ул. «Шундый зур конкурсны ничек үтә алгандыр», - ди Фирдәүсә, иренең артист була алмавын табигый санап. Оялчан булган, күрәсең, Хәмзә. Үзенә карата артык таләпчән дә булгандыр кебек. Гаиләсе каршында гаять җаваплы булганлыгы да шулар турында сөйли булса кирәк. 47 ел бергә яшәгән пар - Хәмзә белән Фирдәүсәнең бердәнбер кызлары Лилия, мәктәпне тәмамлагач, укыйсы килмичә, әтисеннән эшкә урнаштыруын сорап карагач, әтисе: «Эшлисең килсә, үзең эзләп табарсың, дип кырт кисте», - ди Фирдәүсә. Лилия шулай эшли дә. Тик бераздан үкенә башлый һәм, дәреслекләр җыеп, Казан педагогика институтына имтихан тотарга әзерләнә башлый. Инде шуны тәмамлап, Казан сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залы мөдире булып эшли ул.
Хәмзә әнисе янына Зәй районына еш кайтып йөри. Инде әнисе олыгая башлагач, ялгызын гына калдырмас өчен, үзләренә алып килә. «Әнисе дә үзе кебек сабыр иде, - ди каенанасы турында Фирдәүсә. - Бик яхшы яшәдек аның белән. Мин эштән кайткач, керләр юарга тотынсам, юдырмый, ял ит, үзем юам, ди торган иде каенанам. Әнисе авырып киткәч, Хәмзә аны үзе карады». Башы авыртканда, Хәмзәнең әнисе баш түбәсенә май яба торган була, ә инде моны үзе эшли алмый башлагач, Хәмзә майны эретеп, әзерләп, үзе яба торган була.
«Кайбыч районында 20 еллар элек йорт сатып алган идек. Өебез искерә башлаган иде инде. Яңаны салабыз дип, күп итеп төзелеш материаллары алып куйдык. Башлаган эшләре дә тукталып калды шул, - ди Фирдәүсә. - Соңгы вакытларда Хәмзә бер дә минем янымнан китмәде, мине дә үз яныннан җибәрмәскә тырыша иде. Кызыбыз Лилия бу хәлгә сәерсенә үк башлаган иде инде. Менә бит ул язмыш дигәнең... Үләр алдыннан: «Елама, гомерем шулай гына булгандыр, бу авыруым булмаса, башкасы килеп чыккан булыр иде», - дип, мине юата торган иде».
Арабыздан бик матур кеше, сабыр, акыллы дустыбыз китте шул. Әрнеми мөмкин түгел...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: