Шәһри Казан

Рәнҗи күрмә безгә, Тукай!

Күңелдә йөргән күптәнге теләгем газиз Тукаебызның җирләнгән урынын барып күрү, бер дога кылып, чәчәкләр кую иде. Иң элек күңелемнән гөлләр сайладым. Авыл өйләренең тәрәзә төпләрендә күркәм чәчәк атучы яран гөлләрен бик урынлы булыр дип уйладым. Кыш айларыннан ук, берсе ал, икенчесе ак төстә чәчәк атучы гөл тармакларын, зур гына ак...

Ниһаять, ул көн килеп җитте - гөлләрем чәчәк атты! Аларны алып, Казанда яшәүче кызларыма кунакка килдем. 4 яшьлек оныгымны ияртеп, кызым белән такси алып, көн кызуына да, юллардагы «бөке»ләргә дә карамастан, зиярәт кылырга киттек. Минем дулкынлану тере Тукай белән очрашуга барудан бер дә ким түгел иде. Юлыбыз уң булды, җай гына килеп җиттек. Зират диварларын күргәч, андагы «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дигән язманы укыгач (Шәүкәт Галиев сүзләре), күңелгә тынычлык иңде. Шөкер, карап-барлап, хәстәрләп торалар икән.
Көн кичкә авышкан булгангадыр, зиратта бер кеше юк. Аяклар кая атлый - шунда киттек. Телсез ташлардан моңсу рәсемнәр карый. Бөтен җирдә чүп өеме, әйтерсең бүген өмә булган да, эш бетмичә, чүпләр түгелмичә, ярты юлда туктап калган. Без кая барасын белмичә, һаман алга атлыйбыз. Эчкә шом керә башлады. Әгәр таба алмасак, бер сорар кеше дә юк бит. Аллаһының рәхмәте, шул уй башка килүгә, ике ир-ат (шундагы эшчеләр булды, ахрысы) килеп чыгып, Тукай кабере кырына ничек барырга икәнен яхшылап аңлатып бирделәр.
Килеп җиттек.... Тукаебызның мәңгелек йорты! Андагы хис-кичерешләрне сүз белән аңлата алмыйм, алары үземнеке булып кала. Ул һич кенә дә мин күзаллаган каберлек түгел иде. Бик яхшы биек һәйкәл куелган, матур сүзләр уелган, югалып калмаслык итеп эшләнгән икән Тукаебыз кабере.
Тукайның кабер ташы алдында башны иеп гөлләрне куйдым, кул күтәреп дога кылдык. Ак чүлмәктәге чәчәк аткан яран гөлем кабер өстен нурландырып җибәрде. Оныгым Билал Тукай бабасына «Су анасы»н сөйләде. Шунда фотога төштек. Тукай кырына күпме халык җәүһәрләре җыелган... Марсель Сәлимҗанов, әле яңа гына зар елап озаткан Туфаныбыз... Санап бетергесез шәхесләр - барысы да аның кырында. Тукайның салкын кабер ташларын сыйпап, барысының да җаннарына тынычлык теләп, урыннары җәннәттә булсын, дип, хушлашып китеп бардык.
Җаным тынычланып, канәгатьләнү алып кайтырмын дип уйлаган идем, булмады. Төне буе уйланып чыктым. Фотога үзебезне түгел, Тукай кабере кырындагы чүп өемнәрен төшерәсе иде!
Капчыклар белән китереп ташлаганнар бит! Чүп үләннәре, чәчәк атып, картаеп, орлык сибеп утыра. Тукай, дип күкрәк кагабыз, премияләр бирәбез, ә ул әле дә миңа кыерсытылган ятим бала булып тоела. Мин әле, гөл чүлмәкләрен куярга рөхсәт итәрләрме икән дип куркып килгән булам. Аның кабере болай да чәчәккә күмелгәндер, куярга урын да булмас әле дип уйлыйм бит үземчә. Кая ул күмелү?!
Билгеле, мин Тукайны оныттык дип әйтмим. Аллага шөкер, Чаллыда да һәйкәл куелды, Мәскәүнең үзәгендә дә, хәтта Төркиядә дә. Татар халкының горурлыгы, кояшы ул Тукай! Әмма иң беренче аның изге сөякләре яткан җирне кадердә, тәртиптә тотарга тиеш бит без.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: