Шәһри Казан

«Рәниснең исемен акларга телибез» (ФОТО)

Узган ел май аеның кояшлы көнендә бер төркем яшьләр Казаннан Питрәч районының Кибәк Иле авылына кайтыр юлга чыга. Авылга берничә чакрым кала, каршыларына машина чыгып, өч кеше кояшлы матур көннәрне мәңге күрмәс була - коточкыч юл һәлакәте гомерләрен өзә. «Күзгә карап, җиңмәячәксез, диде» Бер ел элек булган фаҗига турында, редакциягә...

Узган ел май аеның кояшлы көнендә бер төркем яшьләр Казаннан Питрәч районының Кибәк Иле авылына кайтыр юлга чыга. Авылга берничә чакрым кала, каршыларына машина чыгып, өч кеше кояшлы матур көннәрне мәңге күрмәс була - коточкыч юл һәлакәте гомерләрен өзә.
«Күзгә карап, җиңмәячәксез, диде»
Бер ел элек булган фаҗига турында, редакциягә килеп, яшьләрнең туганы - Нәфисә апа Гомәрова сөйләде. 28 май көнне «Богдан» машинасында Казаннан авылга биш кеше кайткан: Рәнис, Фәнис (бертуганнар), Айваз Хуҗиәхмәтовлар, Лениза Кыямова һәм Ленар Җәләлиев. Алдан әйтеп куям, «Богдан» шоферы - 21 яшьлек Рәнис белән аның янында утырган 20 яшьлек Айваз һәм «Богдан» белән бәрелешкән «Опель Астра» машинасы пассажиры һәлак була.
- Инде алты тапкыр суд булды. Районда бу эшне япкач, Татарстанның Югары судына мөрәҗәгать иттек. Анда район суды чыгарган карарда хаталар табып, кире җибәрделәр, судьяга шелтә белдерелде. Безне судта ишетүче дә юк, барлык ходатайстволарны кире кагалар. Җитмәсә, үлгән кеше исеменә судка чакыру килә, - диде Нәфисә апа.
Җиденче судка мин дә бардым.
Рәниснең бертуган энесе Фәнис Хуҗиәхмәтов сөйләвенчә, алар авылга сәгатенә 100 чакрым тизлек белән кайткан. Һәлакәт килеп чыккан борылыш озын, каршы яктан килә торган машиналарны, юл буендагы посадка аркасында, тиз генә күреп тә булмый.
- Берзаман каршыбызга безнең полосада «Опель Астра» машинасы килеп чыкты. Аны күргәндә, арабыз 40 метр чамасы булгандыр. «Опель» безнең полосадан үзенекенә кайта башлады. Абый сул якка алды, уң якка алган булса, беребез дә исән калмас иде, чөнки андагы урын бик текә, ә сул якта җир яссы, - диде Фәнис.
«Опель Астра»да барган Рәмис Сармаков ул көнне исерек булган, үзе дә моны яшерми. Аңардан берничә сәгать үткәч кенә анализ алганнар, ул чакта канында 2 промилле алкоголь табылган. Машинада аның янында утырган бабасы һәлакәттә җан биргән, аның канында 2,5 промилле алкоголь булган. Сармаковка 30 мең сум штраф салып, юл йөрү хокукы таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр инде. Әмма бу эшнең иң гаҗәбе шунда: юл һәлакәтендә гаепле итеп исерек Рәмис түгел, ә мәрхүм Рәнис табылган, чөнки бәрелеш «Опель» полосасында килеп чыккан, дип әйтә килә суд. Ә «Богдан»ның уң якка борып, бөтен кешенең дә теге дөньяга китеп бару ихтималы беркемне кызыксындырмый. Рәмис Сармаков - «потерпевший», Фәнис Хуҗиәхмәтов, Лениза Кыямова һәм Ленар Җәләлиев «пострадавший» булып бара. «Богдан»да барган яшьләр дә, адвокат та, бертавыштан: «Тикшерү барышында бик күп хилафлыклар кылынды», - ди.
Нәфисә апа Гомәрова сүз­ләренчә, һәлакәттән соң яшьләрне хастаханәгә ит комбинатына илткәндәй сыман китергәннәр: барысы да канга баткан, авырту-әрнүләрдән кычкырганнар. Лениза Кыямова, чын мәгънәсендә, теге дөньядан кайткан.
- Аяк-кулларым сынды, бик күп кан югалттым. Төрле растворлар белән 4,5 литр кан керткәннәр, ничек исән калганмындыр - белмим. Аякка баскач, мине караган табиб: «Әллә нинди авыр хәлдәге кешеләрне күрергә туры килде, әмма синнән дә авыр­ракларны дәвалаганым юк иде. Мин сине беркайчан да онытмая­чакмын», - диде. Хастаханәдә яткан вакытта Сармаковларның берсе дә шалтыратмады да, гафу да үтенмәде. Миннән тикшерүче күрсәтмәне октябрь ахыры-ноябрь башында килеп алды, ә документта 26 августта, дип куйган. Бер аягымда - Илизаров аппараты, икенчесе бик каты шешенгән иде, ятып кына тордым, ә документта, мин утырып сөйләдем, дип язылган. Исерек кеше гаепле буладыр, дип уйлап, бернинди документ җыеп йөрмәдек. Җитмәсә, тикшерүче, миннән сорау алганда: «99 процент ышаныч белән әйтәм, сез судта җиңмәячәксез. Йөрмәгез дә, җиңеләчәксез», - дип, күзгә карап әйтте. Мин сөйләгән кайбер нәрсәләрне бутап та язган. Күп операция кичергәнгә, кайбер әйберләрне аңлап та бетермәгәнмендер, - ди Лениза.
Җиденче судка эксперт та килде, әмма экспертиза ясаганда, аның кул астында юл һәлакәте схемасы гына булган, ни сәбәпледер, фотоларны бирүче булмаган. Зыян күргән яшьләрнең законлы вәкиле Тимур Хәсәнов экспертка фотоларны тапшырды. Киләсе суд утырышында экспертның яңа хисабы тыңланачак. Авария 28 майда булып, эксперт Айрат Гаффаров экспертизаны ярты елдан соң гына, сентябрь урталарында ясаган. Аңлатып китик: экспертиза авария булган урынга чыгып түгел, тикшерүчеләр сызып биргән схема буенча гына үткәрелә. Судка Айрат Гаффаров ике төрле схема алып килде. Моның хикмәте менә нәрсәдә: фаҗига урынында «Богдан» 12 метрлы бер генә тормоз юлы сызган. Кайсы тәгәрмәч белән эз калдырганы билгеле түгел. Беренче схема буенча, эз уң як тәгәрмәч белән калдырылган булса, «Богдан» каршы як полосадан барган була. Икенче схема буенча, эз сул як тәгәрмәч белән калдырылса, «Богдан» үз юлыннан барган булып чыга. Әлеге схемалар фотоларсыз гына ясалган. Фәнис әйтүенчә, «Богдан»ның сул як тәгәрмәче шипалы булган, бу хакта экспертиза нәтиҗәсе дә бар. Ә «Опель»нең тормоз юлы бөтенләй юк.
«Шешәсе кулында иде»
Юл һәлакәте килеп чыкканчы, «Опель Астра»ны берничә кеше күреп ала. Шунысы сәер: шаһитларны бер елдан соң гына судка чакырганнар, аларны хәтта тикшерүчеләр дә сораштырмаган. Раил Җәләлиев кичке сигездә Кибәк Иленә Ленино-Кокушкино авылыннан попутка тотып, зәңгәр «Калина»да кайт­кан була.
- Кибәк Иленә берничә чакрым кала, зур тизлек белән барган ак машина күрдек. Ул уңга-сулга чайкалып, өстебезгә менә язды, әле ярый шофер кырыйга алырга өлгерде. Без сәгатенә 60-70 чакрым тизлек белән барсак, «Опель»неке сәгатенә 100 чакрым чамасы иде, - диде Раил.
Гөлинә Вәлитова 28 май кичендә сеңлесе Фирүзә һәм ире белән күрше Надеждино авылына балык­ка барырга җыенган була.
- Ирем кибеткә кереп киткәч, юл буенда торганда, яныбыздан зур тизлек белән бер машина үтеп китте. Тегендә-монда бәргәләнгәнен күреп, йөртүчесе исеректер, дип уйлап куйдым. Попутка тотып, авария урынына барып җиткәч, «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыратып, никтер гел Арчаныкына эләктек. Бу вакытта Сармаков юл кырыенда утыра иде. Ул торып басты да арткы урынга кереп утырды, абыйсы килеп җиткәч кенә чык­ты. «Ашыгыч ярдәм» озак килде! 20-30 минут буе эләгә алмадык. Минем ирем Рәмиснең юл кырыенда шешә тотып утырганын күргән, - диде Гөлинә.
Фирүзә Гарәфетдинова сөйләвенчә, алар һәлакәт урынына беренче булып килеп җиткән. Сармаковтан, «Опель» шоферы кайда, дип сорагач, «ул китте» дип әйтеп, арткы урынга күчеп утырган. Фирүзә дә Рәмиснең кулында шешә күргән.
«Бөтен нәрсәне малайга ягып калдырганнар...»
28 яшьлек Рәмис Сармаков әйтүенчә, ул көнне бабасы күршедәге Надеждино авылына барып кайтырга сораган. 3-4 рюмка аракы эчкән булуын ул яшерми.
- Бабай, барып кайтыйк әле, дигәч, башта каршы килдем, мин каптым бит, дидем. Бабай машинага кереп утыргач, барыр­га мәҗбүр булдым. Без авылның - үзәк, ә «Богдан» йөртүчесе арткы урамында тора. Рәнисне белә идем. Машина белән кума, дип, шелтә дә белдергәнем бар. Ул әле берсендә, Кибәк Иленнән Штерә авылына басу юлыннан алты чакрым араны дүрт минутта үтә алам, дип мактанган иде. «Калина»ның да каян килеп чыкканын белмим. Тыныч кына барганда арттан да, алдан да бер машина да очрамады. Борылышка 100 метр кала, өскә менеп барганда, «Богдан»ны күрмәгән идем әле, чөнки уң якта посадка бар.
Берзаман аларның минем полосадан борылышны кистереп баруларын күрдем, - ди Рәмис.
«Опель» йөртүчесе сүзләренчә, һәлакәтнең килеп чыгуында Рәниснең тәҗрибәсе аз булуы да сәбәп булырга мөмкин, чөнки ул машинада 2-3 ел гына йөргән. Рәмис әйтүенчә, ул үзе сәгатенә 70-80 километр тизлек белән барган. Тормозга басып, АБС системасы эшләп, тормоз юлы калмаган. Рәмис, аракы эчсә дә, бөтен нәрсәне яхшы хәтерләвен әйтте.
- Телефоннан «Ашыгыч яр­дәм» хезмәтенә шалты­рата башладым, әмма 030 номерына шалтыратырга кирәклеген онытып, 03не җыйдым. Көн саен шалтыратмаганга, номерны оныттым. Аннары энекәшнең номерын җыйдым. Юл кырыена чыктым. Кулымда нинди сыра күргәннәрдер?! Су иде. Үземне начар хис иттем, эчәкләрем өзелгән булган. Эчем авыртып, машинага кереп утырдым. Үпкәм дә эшләүдән туктаган. Тикшерүчегә, мине хастаханәгә алып барыгыз, юкса, хәзер үләм, дидем. Район хастаханәсендә ике атна ятып чыктым, хәтта үпкәмне тикшермәделәр. Чыккач, атна буе бер үпкә белән генә йөрдем. Казандагы табибка күренгәч, үпкәң эшләми, диде. Караса, анда үлек, кан, һава - барысы бергә җыелган, - диде Рәмис Сармаков.
Фәнис Хуҗиәхмәтов әйтүенчә, Рәмис авылга сирәк кайта торган булган, Рәнискә, кума, дип кисәтү ясавы да дөреслеккә туры килми, чөнки үзе абыйсы белән гел бергә булган. Рәмис белән Рәниснең аралашуы исәнләшүдән ары узмаган. Тикшерү барышында Рәмис үзенекен түгел, әнисенең фамилиясен әйткән. Ник шулай эшләдең, дип сорагач, «шаярттым», дигән икән. Рәмис белән шушы һәм башка мәсьәләләрне редакциядә очрашып сөйләшеп бетерербез, дип сүз куешкан идек, әмма ул берничә көн телефон трубкасын алмады.
Зыян күргән яшьләрнең законлы вәкиле юрист Тимур Хәсәнов әйтүенчә, Рәниснең гаепле булмавына дәлилләр күп. Беренчедән, исән калган өч кешенең күрсәтмәсе бар. Эксперт сүзләренчә, техник яктан күрсәткечләр Сармаковның күрсәтмәләре белән чагышмый. Фотоларны экспертларга тапшыру турында ходатайство биреп, суд аны канәгатьләндергән булган, әмма фотолар эксперт кулына барып җитмәгән. Тимур Хәсәнов әлеге хилафлыкларны тикшерүчеләрнең түбән һөнәри дәрәҗәсендә күрә. Схемада «осыпи грязи» күрсәтелмәгән, ә фотода алар бар. Кагыйдә буенча, юл һәлакәтендә «осыпи грязи» (бәрелешкәндә машинадан коелган пычрак) буенча бәрелешкән урын һәм машиналарның ничек торганын ачыклап була.
- Беренче судья Хәбибрахманов эшне үзенә кабул итеп, утырышны башлады да эшне алып барудан баш тартты, чөнки алар тикшерүче белән туганнар булып чыкты. Кагыйдә буенча, эш икенче судьяга күчкәч, аның белән танышу өчен күпмедер вакыт үтәргә тиеш. Чынлыкта икенче судья шул ук көнне утырышны башлап та җибәрде. Бу хакта башка юристлар белән дә сөйләшкәнем булды. Алар әйтүенчә, әгәр «Богдан» йөртүчесе исән калган булса, вакыйга башка төрле борылыш алган булыр иде. Әлегә берьяклы гына караш сизелә. Карарда, тормоз эзе юк, дип язылган, ә ул бар. Без хәзер тикшерүчеләрнең эшен башкарабыз, дип әйтсәк тә була. Башбаштаклык бер булырга мөмкин, ләкин дүрт, биш тапкыр түгел. Тәҗрибәбездә бер-берсенә охшаш очраклар күп, әмма моның кадәр абсурд дәрәҗәсенә җиткәне юк иде. Тормоз эзе буенча «Богдан»ның туктагандагы һәм бәрелгәндәге тизлеген ачык­ларга мөмкин. Хәзер экспертиза нәтиҗәсен көтәсе калды, - диде Тимур Хәсәнов.
Яшьләрнең туганнары һә­лакәт фотоларына карап әйтүенчә, әгәр «Опель Астра» үз юлыннан барып, «Богдан» аның полосасына чыккан булса, маңгайга-маңгай диярлек бәрелешкән булырлар иде. Чынлыкта «Опель»нең алгы сул ягы гына җитди зыян күргән.
- Югары судка баргач, безгә билгеләгән адвокат: «Аңлыйсызмы, бөтен нәрсәне малайга ягып калдырганнар», - диде. Безне беренче генә тапкыр күргән кеше шулай дигәч инде... Без - Ленар, Лениза һәм Фәнис, законлы вәкилебез, Рәниснең әтисе, аның адвокаты «ходатайстволарны раслыйбыз» дигәч, Сармаковлар ягыннан өч кеше генә «расламыйбыз» дигәч, ходатайствоны кире кагалар. Инде ничәмә-ничә тапкыр шулай булды, - диде Лениза.
- Инде хәзер нинди максатка ирешергә телисез? - дип сорыйм яшьләрдән.
- Рәниснең исемендә тап калмасын, аны акласыннар. Рәмисне утыртудан ни мәгънә? Безгә дөреслек кирәк! Атна саен монда килеп йөрергә рәхәт түгел, - диде алар бертавыштан.
Редакциядән. Без әлеге вакыйганы күзәтеп барачакбыз.
Ленар, Лениза һәм Фәнис «Богдан» машинасында нәкъ шушындый тәртиптә утырганнар

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: