Шәһри Казан

Әрнүләрең белән китсәң дә, рухың рәнҗемәсен иде

«Шәһри Казан»нан Фердинанд Фарсинның якты дөнья белән хушлашуы турында укыдым да уйга калдым. Бүтән газеталар ул хакта язмады да бугай, югыйсә бер дә алай тын гына китәсе, билгесезлектә юк буласы зат түгел иде ул. Беләм, соңгы елларда гел әрнүләр белән яшәде. Моны Фердинандның газеталарда сирәк-мирәк чыккан әңгәмәләреннән аңлап була иде....

Реклама

«Шәһри Казан»нан Фердинанд Фарсинның якты дөнья белән хушлашуы турында укыдым да уйга калдым. Бүтән газеталар ул хакта язмады да бугай, югыйсә бер дә алай тын гына китәсе, билгесезлектә юк буласы зат түгел иде ул. Беләм, соңгы елларда гел әрнүләр белән яшәде. Моны Фердинандның газеталарда сирәк-мирәк чыккан әңгәмәләреннән аңлап була иде. Берәр ел гына элек Казанның Чистай урамы чатында үзе белән дә очрашып, байтак сөйләшеп тордык. Аның фатиры шул тирәдә иде булса кирәк.
Чистайда туса да, аның тормышы һәм иҗаты Балтач районы белән дә беркадәр бәйләнгән иде. Алай гына да түгел, ул Балтач артисты буласы кеше иде. Чөнки киләчәктә Люция һәм Фердинанд Фарсиннар ут уйнатып эшләячәк Татар дәүләт республика күчмә театры, колхоз-совхоз театры буларак, нәкъ менә Балтачта оештырыла. Җирле җитәкчелек тә бик күтәреп алмаганга, бина табу да читен булганга, нинди әйбәт ният чынга ашмый кала. Шуңа күрә мәшһүребез Туфан Миңнуллинның төрле мөнбәрләрдән: «Казан артының үз дәүләт театры булырга тиеш», - дип сөйләгәнен ишеткән саен мин, спектакльләр карарга һәвәс кеше буларак: «Э-эх!» - дип куя идем. Ә Балтачның халык театрын 1919 елларда ук... Юныс Фарсин - Фердинандның әтисе оештырган иде. Ул биредә волость Халык йорты (хәзергечә мәдәният йорты) мөдире булып эшләгән. Болар хакында Юныс ага белән телефоннан да сөйләштек (1968 елда, 69 яшендә ул Мамадышның мәдәният йорты директоры иде), хатлар да алыштык.
Фердинанд безнең якларга һәрвакыт күңеле тартып, үз итеп, шактый еш килә иде. Моңа сәбәпләр дә чыгып кына торды: үзенең тамаша залы булмаган күчмә театр яңа чыккан спектакльләренең һәммәсен диярлек иң элек Балтач районы авылларында куеп килде. Ә Фердинанд Балтачны, аның кешеләрен, әгәр шулай әйтергә яраса, Кәшифә апа аша таныды, һәммәбезне шул остазына охшатыбрак, күңеленә якын кабул итә иде.
Кәшифә апабызның үз шәкертләренә дә, тирә-ягындагыларга да кайгыртучан мөнәсәбәте легендалар итеп сөйләрлек, хисле артист халкы мәңге онытмаслык булган шул. Ачыккан укучыларын фатирына алып кайтып ашату дисеңме, юклыкка чыдый алмыйча укуын ташларга ниятләгән укучыга ярдәм оештыру кирәкме - Кәшифә апа өчен болар гадәти саналган. Дистә еллар элек Нөнәгәрдә авыл укытучысы Дания Кәлимуллина инициативасы белән оеша башлаган Кәшифә Тумашева музеен халыкка тәкъдим итү кичәсендә боларны елый-елый сөйләделәр. Бу мирас йорты Татарстан дәүләт музееның бер филиалы булачак иде. Илдә тормышлар үзгәрү сәбәпле, ни кызганыч, олыдан кубып башланган эш ахырына җиткерелмичә, мәктәп музее гына булып калды. Төзелеп җитсә, искиткеч бай экспонатлы бу сәнгать йортында Люция һәм Фердинанд Фарсиннардан да матур истәлекләр сакланачак иде. Быел, музейларны ныгыту-үстерү турында Россиядә дә сүзләр кузгалганда, рухи-мәдәни мирасны саклауга Татарстанда да уңай караш сизелә башлаганда, Кәшифә Тумашеваның тиздән үтәсе 110 еллыгын да сәбәп итеп, аның музеен оештырып җиткерү игелекле гамәл булыр иде дә бит...
Нөнәгәрдә узган кичәдә Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым Айдарская да катнашып, Кәшифә Тумашевага бәйле, аның кемлеген билгели торган бер гыйбрәтле хәл сөйләгән иде. Сара апа җитәкчелек тарафыннан кыерсытылып эшсез-ашсыз калган бер чорда Кәшифә апа аңа Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча куелачак «Ак калфак» спектакленә музыка язуны тапшырган. Яшь композиторның спектакльгә беренче тапкыр көй язуы була әле. Роза Туфитуллованың 2011 елда басылган гаҗәп матур «Бәйлисе бар йөрәкне» китабында да кызыклы мәгълүмат бар. Сталин тоткынлыгындагы шагыйрь Туфанның Лулу, ягъни Луиза Салиәскәрова бик авыр көннәр кичергәндә, аңа «Хуҗа Насретдин» спектаклендә роль биреп, матди һәм рухи терәк булучы да шәфкать иясе Кәшифә икән бит. Тоткын шагыйрьнең СССР Верховный Советы Президиумына адреслап язылган, төрмәдән могҗиза белән чыгарылган хатын исә Кәшифәнең Мәскәүдә режиссерлыкка укучы улы илтеп тапшыра. Мондый хатирәләрне сөйләрлек кешеләр азайган, Люция һәм Фердинанд кебек бик күп кадерле истәлекләрне үзләре белән алып мәңгелеккә күчүчеләр күбәйгән саен, тулы кыйммәтле музей оештыру кыенлашачак, билгеле. Балтачның хәзерге хакимияте дә, утызынчы еллардагы җитәкчелекнең кулга керергә торган бик мәгънәле сәнгатьтән халыкны мәхрүм итү кебек зур хатасын төзәтеп, бик матур музей рәвешендә Кәшифә Тумашеваның, Юныс Фарсиннарның рухын районга кайтаруы мәслихәт саналыр иде.
Люция апаны бакый дөньяга берничә ел элегрәк озаттылар. Ялгыз калу да Фердинандның сәнгати җанын әрнеткәндер. Бу аның Люциясеннән икенче тапкыр «аерылып калуы» иде бит. Беренчесендә, Люция апага Татарстанның халык артисты исеме биргәндә, таланты, сәхнәдә осталарча тудырган образлары аныкыннан ким булмаса да, Фердинандны читтә калдырдылар. Әле менә рус телендәге «Татар энциклопедия сүзлеге»н карап утырдым: Люция апа бар, ә Фердинанд юк.
Әрнүләрең белән китсәң дә, җирдә калганнарга рухың рәнҗемәсен иде, Фердинанд!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: