Шәһри Казан

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин: «Һәркем бүген үк булачак пенсиясен исәпли ала» (ИНФОГРАФИКА)

Бу темага еш язсак та, пенсия түләү буенча мөрәҗәгатьләр шактый килде. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе ­ Эдуард Вафин аңлатма бирде.

Пенсия реформасыннан соң күп тәртипләргә үзгәрешләр керде. Хәзер пенсиягә чыккан вакытта стаж һәм баллар зур роль уйный. 2017 елда пенсиягә чыгу өчен күпме стаж һәм балл кирәк?
Пенсия исәпләүдә хәзер чынлап та төп нигез булып стаж һәм хезмәт хакы санала. Әйтик, быел пенсиягә чыгучылар өчен кимендә 8 ел стаж, 11,4 балл кирәк. Шул рәвешле пенсиягә чыгарга хокук бирә торган стажның күләме 2015 елдан алып һәр елны бер елга артып бара. Нәтиҗәдә, 2024 елда пенсиягә чыгучылар өчен 15 ел стаж кирәк булачак. Шулай ук тиешле күләмдә балл җыю да мөһим. Ул эшләгән еллардан, хәрби хезмәттә булган еллар, декрет яллары, инвалид баланы яки 80 яшькә җиткән өлкәннәрне караган вакытлар өчен билгеләнгән баллардан туплана (тулырак инфографикадан карагыз).

Әгәр кешенең җитәрлек дәрәҗәдә стажы һәм баллы булмаса, ул пенсиягә чыга алмый дигән сүзме?
Ниндидер сәбәпләр аркасында стажы тулмаганнарга социаль пенсия каралган. Тик бу пенсия хатын-кызларга - 60, ә ир-атларга 65 яшьтән генә бирелә. 2016 елның 1 декабреннән аның күләме - 7898 сум. (2017 елның 1 апреленнән артачак дип ниятләнә.)

Пенсиягә чыгу өчен кая мөрәҗәгать итәргә, ничә ай алдан әзерләнергә? Пенсия билгеләр өчен нинди документлар кирәк?
Пенсия яше җитәргә 6-12 ай кала, кеше, теркәлү урыны буенча, пенсия бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала. Эшләүче кешеләрнең кирәкле документларын гадәттә, эш урыны буенча кадрлар бүлеге пенсия фондына юллый. 2013 елның 20 маеннан (№330) кабул ителгән Министрлар кабинеты нигезләмәсе белән, документларны электрон форматта җыю да гамәлдә.
Картлык буенча пенсиягә чык­канда кирәкле документлар исемлегенә паспорт, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС), хезмәт кенәгәсе керә. Шулай ук 2002 елның 1 гыйнварына кадәр теләсә кайсы 60 ай өчен рәттән хезмәт хакы турында белешмә сорарга мөмкиннәр. Фамилия, исем, отчество алышыну, гаиләдә эшли алмаучы, иждивениедә булган кешеләр турындагы мәгълүматлар да пенсия билгеләгәндә роль уйный.

Бер танышым беркайда да эшләми. Пенсиягә чыгарга аңа бик аз вакыт калып бара. Пенсия фондына документларымны тапшырмасам да, миңа ул акчалар түләнәчәк дип уйлый. Ул хаклымы?
документларын кеше пенсия фондына тапшырырга тиеш. Эшләмәүчеләр, пенсиягә чыгар алдыннан, теркәлү урыны буенча пенсия бүлекчәсенә пенсия билгеләүне сорап, гариза язарга тиеш. Гадәттә, фондның базасында тупланган документлар нигезендә, кешегә пенсия билгеләнә. Тора-бара кеше өстәмә документлар алып килеп, пенсиясен кире исәпләттерә ала. Тик әгәр булачак пенсионер турында бернинди дә мәгълүмат юк икән, аңа пенсия билгеләп булмый. Яше җитеп, пенсиядә булып саналса да, фондка гариза тапшырылган очракта гына пенсия билгеләнә. Узган айлар өчен акча бирелми.

Еш кына үзләрен дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан дип таныштырган егетләр, кызлар өйләргә ишек шакый. Алар паспорт, СНИЛС сорыйлар. Ниндидер тикшерүләр уздырабыз, диләр. Документларга кул куярга, тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләренә күчерергә үгетлиләр. Аларга ышанырга буламы?
Кат-кат кисәтәбез: пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән өйгә йөрми. Ниндидер документка кул куйдыртырга теләүчеләргә, үзләрен пенсия бүлегеннән килдем диючеләргә сак карарга кирәк. 1967 елгы һәм аннан соң туганнар пенсия капиталларын үзләре теләгәнчә формалаштыра ала. Тупланма өлештән баш тартырга уйласаң, эш бирүче түли торган барлык иминият взнослары да иминият пенсиясен формалаштыруга гына китәчәк. Тупланма өлешне калдырырга теләгәннәрнең иминият взнослары тупланма һәм иминият өлешләренә бүленәчәк. Кеше менә шул иминият өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерә ала. Бу эштә саклык сорала. Дәүләтнеке булмаган ­пен­сия фондына күчү процессы да, ышанычлырак булсын өчен, дәүләт пенсия фонды аша башкарыла. Шуны да истә тотарга кирәк: пенсиянең тупланма өлеше саклана торган дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын биш елга бер тапкырдан да ешрак алыштыру кертемче өчен отышлы түгел, бу инвестиция керемен киметә.

2017 елда пенсия өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтелә? Пенсия артачакмы?
Былтыр пенсияләрне чираттагы индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум түләү белән алыштырдылар. 2017 елда февраль индексациясе гадәти формада, 2016 ел өчен тупланган инфляция йомгаклары буенча, тулы күләмдә башкарыла. 1 февральдән иминият пенсияләре 5,4 процентка артты. 1 апрельдән социаль пенсияләрнең артуы көтелә. Ничә процентка икәнлеге төгәлрәк март аенда билгеле булачак. Февральдән федераль ташламага ия гражданнарга тиешле айлык түләүләр (ЕДВ) дә индексацияләнде. Татарстанда эшли башлаган электрон сервис нигезендә, социаль хезмәтләргә ия кешеләр моны пенсия фонды сайтының шәхси кабинеты аркылы да эшли ала. Социаль җыелма сайлыймы, аны акчалата аламы, бу хакта 1 октябрьгә кадәр электрон формада гариза тапшыру мөмкинлеге тудырылды.

Эшләүче пенсионерларны нинди яңалыклар көтә? Пенсионер, эштән киткән очракта, индексацияләнгән пенсияне алырга хак­лымы?
Эшләүче пенсионерлар өчен, традиция буенча, август аенда яңадан хисаплау үткәреләчәк. Февральдәге пенсияләр арту эшләүче пенсионерларга кагылмый. Дөрес, пенсионер, эштән киткән очракта, индексацияләнгән пенсияне алачак. Тик закон нигезендә, эштән китү турындагы приказ чыгып, өч ай узганнан соң гына. Әйтик, пенсионер быелның 1 гыйнварыннан эштән киткән, ди. Индексацияләнгән пенсияне ул бары ( февраль, март, апрель) 1 майдан гына ала башлаячак.

Пенсия яшен арттыралар диләр, бу дөресме?
Әлегә бу хакта бернинди дә документлар юк, законнар кабул ителмәде. Гадәттәгечә, картлык буенча пенсиягә ир-атлар - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән чыга. Ә менә дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр 2017 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә соңрак китәчәк. Аларның пенсия яше ел саен алты айга артып барачак. Нәтиҗәдә дәүләт структурасында хезмәт итүче ир-атларның пенсия яшен - 65, хатын-кызларныкын 63 яшькә кадәр озайту ниятләнә.

Бүген Татарстанда ничә пенсионер исәпләнә һәм картлык буенча бирелә торган уртача пенсия ничә сум?
Бүген республикада уртача иминият пенсиясе 12400 сумны тәшкил итә. Республикада барлыгы 1 миллион 128 мең пенсионер исәпләнә.

Яшь кешеләр бүген үк үзләренең булачак пенсияләрен исәпли алалармы?
Әйе, моның өчен Россия Пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да шәхси кабинетка керү мөмкинлеге бар. Анда һәр кеше чама белән үзенең булачак пенсиясен исәпли ала.

Пенсияне ничек исәпләргә?
Яңа система нигезендә, картлык буенча пенсия, нигездә, өч өлештән туплана: фиксацияләнгән, ягъни бердәй түләү, тупланма өлеш һәм иминият пенсиясе. Фиксацияләнгән түләү бар кеше өчен дә бер үк. Ул ел саен индексацияләнә. 2017 елда аның күләме 4805,11 сум булды. Иминият пенсиясе исә кешенең пенсия баллары кушылмасына карап җыела. Бер балл 1 февральдән 78 сум 28 тиенне тәшкил итәчәк. Кыскасы, картлык буенча билгеләнә торган пенсия түбәндәге формула буенча билгеләнә:
Иминият пенсиясе = пенсия баллары X шәхси пенсия коэффициенты (78 сум 28 тиен) + фиксацияләнгән түләү (4805,11 сум)

Реклама




Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    18
    0
    0
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде
  • 11 декабря 2017 в 08:44
    Татарстанда томан һәм буран көтелә
    Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән буран, томан һәм бозлавык көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә, дип хәбәр итә синоптиклар.
    47
    0
    0
  • 4 декабря 2017 в 14:38
    «Карап торган бердәнбер балаңны югалт әле син...» Ишелепләр уңды быел алма. Алмагачның ботаклары кояшта ахак кебек кызарып утыручы сусыл, тәмле алмалар авырлыгыннан җиргә кадәр иелгән. «Мине өз дә мине өз!» дигәндәй кызыктырып утырган алмаларга бер яратып, бер җаны сыкрап күз сала Илзирә. Бакчаларда кызарышып алмалар өлгерүгә, инде төзәлә башлаган йөрәк ярасыннан кабат кан саркый башлый.
    505
    0
    3
  • 4 декабря 2017 в 13:09
    Хәния Фәрхи исемен халык мәңгеләштерүне сорый Казандагы берәр урамга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи исеме бирелергә мөмкин. Җырчының иҗатын яратучылар, шуны сорап, интернетта петиция ачкан. Якын арада тамашачылар башкала мэриясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә җыена.
    458
    1
    4
  • 4 декабря 2017 в 12:28
    «Үзгәреш җиле» катнашучылары: «Тамашачы зәвыгын без тәрбияләргә тиеш» Быел «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале халык җырлары, элеккеге җырлар белән генә чикләнмәде. Аңа заманча җырлар, яңа башкаручылар да кушылды. Бер сүз белән әйткәндә, бу инде бөтенләй башка «Үзгәреш җиле» иде.
    196
    0
    0