Шәһри Казан

Россия җәйге вакыт белән яшәүне дәвам итә

Россия хөкүмәте кышкы вакытка күчү турындагы мәсьәләне хәл итү әлегә максатчан түгел дип саный. Шунлыктан әлеге тәртипне сакларга тәкъдим ителә.

Реклама

Хөкүмәт утырышында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, хөкүмәт тарафыннан уздырылган мониторинг буенча, кышкы вакытка күчүгә каршы булучылар белән аны яклаучылар саны бертигез. Ул соңгы йөз елда Россиядә вакыт санау җиде тапкыр үзгәргәнен дә искә төшерде. «Әйдәгез, артык ыгы-зыгыларсыз гына шушы шартларда яшик, гомуми ситуациянең мониторингын да алып барыйк, гражданнарның позициясен, экспертларның дәлилләрен тагын бер кат анализлыйк. Әгәр дә ул үзгәрсә, «әйе» белән «юк»ларны бер үлчәүгә салып карарбыз», - диде ул.
PS. Хәтерләсәгез, 2011 елда ул вакытта Президент постын биләгән Д.Медведев кышкы-җәйге вакытка күчүне бетерү турында указ чыгарган иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: