Шәһри Казан

Россиядә шәхси зиратлар булырмы

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы муниципаль зиратлар белән рәттән, XX гасыр башындагы шикелле, дини һәм шәхси зиратлар төзүне рөхсәт итү инициативасы белән чыкты. Хәзерге вакытта министрлык «Россиядәге җирләү эшләрен дәүләт дәрәҗәсендә көйләү турындагы» яңа закон проекты кысаларында шәхси һәм дини зиратлар булдыру мәсьәләләрен хәл итү өстендә эшли.

Таләпләр күп
Шәхси зиратлар булдыру идеясен узган елның сентябрь аенда ук Монополиягә каршы федераль хезмәт күтәреп чыккан иде. Беренче вице-премьер Игорь Шувалов җитәкчелегендәге киңәшмәдә бу идеяне беркем дә хупламады. Экспертлар фикеренчә, әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, шәхси зиратлар ясауны тормышка ашыруы бик авыр булачак. Беренчедән, ул җир участокларын рәсмиләштерү белән бәйле четерекле мәсьәләләргә килеп төртеләчәк, икенчедән, шәхси зиратлар белән шөгыльләнүче идарә итү компанияләрен контрольдә тотарга кирәк булачак, чөнки моңарчы шөгыльләнеп карамаган төр хезмәтне алып баручы компанияләрнең бөлгенлеккә төшү ихтималы бик зур, дигән фикерне алга сөрәләр алар. Тагын бер проблема килеп баса: ул да булса, зиратларны экологик шартларга һәм инфраструктурага хилафлык китермәслек итеп төзү. Таләпләр җитәрлек, мәсәлән, миллионлаган кеше яшәгән шәһәрдә урнашкан зиратның мәйданы 40 гектардан да ким булмаска, ә аның тирәсен бер чакрым киңлектәге санитар зона әйләндереп алган булырга тиеш. Зиратка кадәр асфальт юл салынган булу, җәмәгать транспорты йөрүне оештыру, чүп җыю, аны урнаштыру, электр чыбыклары сузу, су үткәрү кебек таләпләрне үтәү шулай ук мәҗбүри. Зираттагы туфракка карата да таләпләр бар - ул комлы яисә комкатыш туфрак булырга тиеш, алай булмаган очракта, мисал өчен, кызыл балчыклы туфрак булса, анда ком ташып җәю шулай ук мәҗбүри. Ә ул өстәмә чыгымнар дигән сүз. Моны башкарып чыгуы бик җайлы гына булса, шәхси зиратлар инде күптән булыр иде, ди экспертлар.

Җиңел генә хәл ителми
Әлеге закон проекты кабул ителеп гамәлгә кертелгән очракта, республикада да шундый зиратлар барлыкка килергә мөмкинме, дигән сорау белән без Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән идек. Алар, бу мәсьәлә белән без шөгыльләнмибез, ул безнең компетенциягә керми дип, республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына мөрәҗәгать итәргә куштылар. Экология министрлыгы матбугат хезмәте сәркатибе Айгөл Әмирова:

- Без бары тик гамәлдә булган зиратлар өчен генә җавап бирәбез. Мәсәлән, шәһәрнең теге яки бу районындагы зират нисбәтендә нинди дә булса җитешсезлек турында хәбәр килә икән, мәсәлән, чисталык буенча таләпләр үтәлми, чүп-чар түгелми һәм башкалар - ул чагында без урынга барып тикшерәбез һәм протокол төзибез, - диде.
Зиратлар мәсьәләсенә ачыклык кертү максатыннан, Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәтенә дә мөрәҗәгать иттек. Анда безгә болай дип җавап бирделәр:

- Гамәлдәге Россия законы нигезендә зиратлар махсус билгеләнгән җирдә урнашкан булырга тиеш. Башка категориягә, мәсәлән, авыл хуҗалыгына яки торак пунктларга караган җирләрдә зиратлар төзү катгый тыела. Зират төзү өчен җир участогын гамәлдәге закон нигезендә бер категориядән икенчесенә күчерергә кирәк. Аның өчен территориаль планлаштыру документларына (торак пунктның генераль планына яисә муниципаль районның территориаль схемасына) тиешле үзгәрешләр кертелергә тиеш. Зират төзергә теләгән җир участогы авыл хуҗалыгы тармагына караган очракта, аны бер категориядән икенчесенә күчерү турындагы карарны Татарстанның Министрлар Кабинеты кабул итә.

Мәсәлән, 2012 елдан Питрәч районы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетлары территориаль планлаштыру документларына үзгәртүләр кертү һәм гомуми мәйданы 86 гектар булган ике җир участогын авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән сәнәгать категориясенә күчерү максатында, Министрлар Кабинетына тапшыру өчен кирәкле документлар туплау белән шөгыльләнә. Ул җир участокларында машина кую урыннары һәм зиратлар төзү планлаштырыла.

Реклама

Республика җир участокларын зиратлар төзү өчен файдалану мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республиканың Диния нәзарәтенең Казан мөхтәсибәтенә шушы максатта бушлай кулланылышка 38,9 гектар җир участогы бирелде.

Казанлылар каршы
Казан шәһәре мэриясе матбугат үзәгендә исә якын киләчәктә шәхси зиратларның барлыкка килмәячәге турында әйттеләр. Бүгенге көндә Казанда 31 муниципаль зират бар, шул исәптән бер - яһүд һәм бер татар зираты.

- Әлеге мәсьәлә җитди фикер алышулар таләп итә. Башта Россия Федерациясе территориясендә җирләү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәтләр вәкилләреннән торган эксперт төркеме төзергә кирәктер. Аннан фикер алышулар нәтиҗәләре буенча берничә федераль законга төзәтмәләр әзерләргә, аларны тиешле комиссия һәм ведомстволар тикшергәннән соң Россия Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә мөмкин булачак, - дип аңлаттылар мэриянең матбугат үзәгендә.

Мэриядә әйтүләренчә, бүгенге көндә шәхси зиратлар төзүгә каршы килүче кешеләр бик күп. Шул ук вакытта актив үсештәге эре шәһәрләрдә күзәтелә торган җир дефициты да бар - зиратлар өчен уңайлы урыннан җир табуы җиңел түгел. Дини зиратлар булдыру мәсьәләсенә килгәндә, безгә болай дип җавап бирделәр:

- Федераль законның дүртенче маддәсе нигезендә «дини берләшмәләр дәүләттән аерылган», дәүләт «дини берләшмәләргә дәүләт власте органнары, башка дәүләт органнары, дәүләт учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары функцияләрен үтәүне йөкләми». Алар бары тик зират өчен урын сайлаганда тәкъдимнәрен генә кертә һәм дини зиратларның эшчәнлеге тәртибен генә килештерә алалар. Ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру, зиратларны тәртиптә тоту шәһәр округының җирле әһәмияттәге мәсьәләләре булып тора. Шул рәвешле, Казанның ритуаль хезмәтләрен оештыру идарәсе шәхси һәм дини зиратлар бары тик дәүләт контроле астында гына барлыкка килә дип саный һәм күмәргә рөхсәтне күмү эшләре мәсьәләләре буенча вәкаләтле орган бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: