Шәһри Казан

Россиянең иң ягымлы татар кызы – Альбина

Декабрь аенда илебезнең иң чибәр татар кызлары «Татар кызы-2014» беренче Бөтенроссия матурлык бәйгесенә җыелды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, монда кызларның матур буй-сыннарына гына түгел, ә милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап калу, тарихны, телне белү кебек осталыкларына да игътибар бирелде. Республикабыз данын исә Чаллы шәһәрендә туып үскән Альбина Ситдыйкова яклады. Кыз бәйгедән соң...

Альбина «Татар кызы-2014» матурлык бәй­гесе турында интернет аша ишетә.

- Бу фестиваль минем өчен бик кызыклы кебек тоелды. Мин үземә «катнашам» дип максат куйдым, - дип сөйләде ул.

Альбина үзен моңа ка­дәр дә төрле ярышларда инде сынап карарга өлгергән. 2010 елда «Югары уку йорты гүзәле» (Мисс ВУЗ) бәйгесендә «Беренче югары белем гүзәле» дигән исем ала. «Сабантуй гү­зәле-2013»тә беренче урын яулый.

- «Татар кызы» бәйгесе минем өчен соңгы бәйге булмастыр. Ул минем чираттагы тәҗрибәм. Алга таба да тукталырга уйламыйм, яңа үрләр, яңа җиңүләргә омтылачакмын, - дип сөйләде үзе.

Альбина Татарстан исеменнән Мәскәүгә барачак кызларны сайлап алу турында да бик борчылган. Борчылмаслык та түгел бит: бер урынга - 16 кеше. Барлык кызлар да матур, уңган, сөйкемле. Кастингны үтү өчен үзең турында сөйләргә һәм иҗади номер күрсәтергә кирәк булган.

- Үземнең чыгышымнан канәгать калдым. Тик барыбер дулкынландыргыч иде. Әгәр мине сайламасалар дип, төннәрем йокысыз үтте. Ләкин ике-өч көннән шатлыклы хәбәр алгач, кош тоткандай булдым. Ниһаять, минем тагын бер хыялым тормышка ашты: мин Татарстан исеменнән «Татар кызы» беренче Бөтенроссия матурлык бәйгесендә катнашам.

Бәйгенең финалы Мәс­кәүдә бик югары дәрәҗәдә уза. Кызлар ике атна буе башкалада яшәп төрле мастер-класслар үтә. Алар белән Татарстанның атказанган педагоглары эшли. Финал өлешендә кызлар милли костюмнар чыгышын күрсәтә, вокал, бию, нәфис сүз осталыгында ярыша.

- Тамашачылар безгә карап хәйран калдылар. Бәйге, чыннан да, күңелле, югары дәрәҗәдә узды. Мин «Иң ягымлы кыз» номинациясендә җиңдем. Бу номинация минем эчке дөньяма да туры килә, - дип сөйләде Альбина.

Ике атна дәвамында оештыручылар кызлар өчен төрле мавык­тыргыч чаралар уздыра. Алар Мәскәүнең Зур театрына, Дәүләт Думасына, сәгать заводына, «Останкино» телеүзәгенә дә барганнар.

- Мин Мәскәүне үземә бөтенләй башка яктан ачтым. Баксаң, анда татар мохите дә җитәрлек икән. Көн саен без татар сәнгать йортына йөрдек. Шунда татар түгәрәкләренә йөрүче кешеләрнең күплегенә хәйран калдым. Анда милли китапханә, татар телен өйрәнү курслары, татар рестораннары булуы сокландыра, - ди Альбина.

Башка сынаулар белән рәттән кызларга татар телен белү таләбе дә куел­ган инде. Альбина исә татар телен бик яхшы белә. Кечкенәдән аларның гаи­ләләрендә татар теленә ихтирам зур булган.

- Минем әти-әнием дә, әби-бабам да чеп-чи татар кешеләре. Гаиләдә без гел татарча гына сөйләшәбез. Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясен тәмамладым. Анда бөтен фәннәр дә гел татар телендә барды. Татар мохитендә үсүем, татар булуым белән мин бик горурланам, - ди Альбина.

Бәйге барышында кызлар дуслашып, бер-берсенә ияләшеп бетә. Аерылышулары да күз яшьсез булмый. Ләкин алар бер-берсенә кунакка йөрешергә, аралашуларын дәвам итәргә дип сүз куешканнар.

- Әлеге бәйге минем өчен күп нәрсә бирде. Сәхнәдә кеше алдында үзеңне иркен тотарга өйрәнәсең, яңа кешеләр белән танышасың, бәйгедә булган хис-кичерешләрне башка төр эмоцияләр белән чагыштырып та булмый, - ди җиңүче туташыбыз. - Әлеге бәйгедә татар кызлары матур гына түгел, акыллы, заманча, нәтиҗәле эш алып баручы буларак та танылды.

Бүген Альбина югары уку йортының менедж­мент һәм инглиз телләре бүлеген тәмамлап, кунакханә бизнесында эшли.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: