Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: «Дулкынланам, көн дә була торган вакыйга түгел»

Зөядәге Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Бу - рухи яктан гына түгел, илнең икътисадына да тәэсир итә торган мөһим вакыйгаларның берсе.

Реклама

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган Зөя объектларын ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та дулкынлануын яшермәде. «Дулкынланам, көн дә була торган вакыйга түгел бит», - диде ул. Шаяртып: «Өч елга бер генә була», - дип тә өстәде. 2000 елдан башлап, Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә Татарстанның өч объекты кергән: Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура комплексы, Успение соборы һәм монастыре.

- Без, Болгар белән Зөя бөтендөнья дәрәҗәсендә танылсын өчен, озак юл уздык. Бу объектларны ЮНЕСКОның мәртәбәле исемлегенә кертү - археология, шәһәр төзелеше, архитектура, мәдәни мирасны саклау, һәйкәлләрне реставрацияләү һәм консервацияләү буенча Татарстан, Россия һәм халыкара белгечләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе. Без Татарстанның уникаль тарихи объектларының киләчәктә сакланышы өчен ЮНЕСКО алдындагы гаять зур җаваплылыгыбызны аңлыйбыз, ЮНЕСКО билгеләгән кагыйдәләрне үтәячәкбез дип сүз бирәбез, - диде Президент.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча «Яңарыш» республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Успение соборын XVI-XIX гасырга карый торган универсаль кыйммәткә ия тарихи-мәдәни һәйкәл дип саный.
- Зөя утрау-шәһәрчеге гади булмаган тарихы белән Россия дәүләте формалашуның тарихи процессларында мөһим роль уйнады. Бу - урта Идел буенда беренче православие шәһәре. Собор диварларында бөек осталарның кабатланмас иҗаты эзләре калган. Успение соборында 1080 квадрат метр мәйданда гаҗәеп матурлык фрескалары сакланган. Бу XVI гасыр уртасының безгә кадәр килеп җиткән бердәнбер ансамбле, фреска язуы буенча борынгы рус мәктәпләрнең берсендә дә аңа тиңнәр юк, - ди Минтимер Шәймиев.

Ул мөселман һәм православие изге җирләрен берьюлы торгызуны да иң дөрес юнәлеш дип атады. «Бу бөтен кешенең күңеленә хуш килә, бу - үзе зур җиңү. Мәдәниятләр, цивилизацияләр диалогы төшенчәсе безнең өчен аерылгысыз», - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Сүз уңаеннан, Минтимер Шәймиевка ЮНЕСКОның культуралар арасындагы диалогны ныгыту буенча Махсус илчесе мактаулы исеме бирелде. ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың әлеге фикерен зал аягүрә басып алкышлап куәтләде.
Ирина Бокова Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә Успение соборын һәм монастырен кертү турында сертификат тапшыру Татарстан өчен дә, Россия өчен дә, шулай ук ЮНЕСКО күзлегеннән караганда, бөтен кешелек өчен дә зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте.

- Сүз толерантлык турында бара, һәм беренче чиратта дини толерантлык, культуралар арасындагы диалог турында, - диде ЮНЕСКО Генераль директоры. - Бүгеннән Зөя сезнеке генә түгел, ул бөтен кешелекнеке.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: