Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов имеш-мимешкә нокта куйды

Кичә Дәүләт Советы утырышында депутатлар, эшкә керешкәнче, иң элек авиаһә­лакәт корбан­нарын бер минут тынлык белән искә алды.

Аннан соң Яңа ел алдыннан республика халкына ба­ш бәласе булып төшкән «Татфондбанк»ка бәйле вазгыять турында сөйләште­ләр. Узган сессияләрдән аермалы буларак, Рөстәм Миңнеханов бу юлы берничә мәртәбә сүз алды.

«АК БАРС» банкы белән ни булыр?

Беренче булып трибуна янына Татарстанның икътисад министры Артем Здунов чыкты. Ул үз чыгышында әйтүенчә, «Татфондбанк»та кертемнәре булган эшмәкәрләргә ярдәм итү максатында, Татарстан Президенты карары белән, эшче төркем төзелде. 23 декабрьдә әлеге төркем вәкилләре эшкуарлар белән очраша башлады, 28 декабрьдә шундый чара Казанда да үтәчәк.

Кичә кертемнәрне имини­ятләштерү агентлыгы сайлап алган биш банк аша «Татфондбанк»та акчалары сакланган физик затларга, шәхси эшмә­кәрләргә, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган кертемнәре түләнә башлады. Акчасы шушы суммадан артып киткән эре предприятиеләрнең хәле, билгеле, мөшкелрәк. Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәләдә аларга ярдәм кулы сузу җаен тапкан.

- Хезмәт хакларын, салымнарны түләү кебек кичектергесез ихтыяҗларны каплау өчен, эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фондына өстәмә рәвештә бер миллиард сум күчереләчәк. Җиңеләйтелгән рәвештә без эшмәкәрләргә микрозаймнар тәкъдим итәчәкбез, - дип аңлатты Артем Здунов.
Рөстәм Миңнеханов әйтүен­чә, ярык тагарак алдында калган эшмәкәрләргә өч банк яр­дәм күрсәтәчәк. Аларның саны артыр­га да мөмкин.

- Барлык проблемаларны хәл итә алмасак та, мөмкин кадәр тырышачакбыз. Россиянең Үзәк банкы белән эш алып барыла. Санаторны таба алырбыз, дип ышанам. Әмма бу бик җитди банк структурасы гына була ала, - дип белдерде республика башлыгы.
«Татфондбанк» «җимерелгәннән» соң, республиканың алдынгы финанс оешмасы - «АК БАРС» банкы да «төпкә китәргә» мөмкин икән, дигән имеш-мимеш таралды. Рөстәм Миңнеханов бу гайбәткә нокта куйды.
- Татарстанның вәкаләтле банкы булган «АК БАРС» банкының финанслары җитәрлек. Аңа бернинди куркыныч янамый, - диде.

Кармак урынына - балык

Финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе елгы бюджет турында сөйләгәндә, республика җитәкчелеген борчый торган тагын бер мәсьәлә калкып чыкты. 2017 елда файдалы казылмалар табуга кагылышлы салымга үзгәрешләр кертелә, шуның аркасында Татарстанның табышы федераль казнага тагын да күбрәк китә башлаячак.

- Федераль дәрәҗәдә карарлар бер генә яклы кабул ителә, хәтта киңәшләшеп тә тормыйлар. Яхшы эшләүчеләр федераль субсидияләр алырга тиеш түгел. Бу бит ахмаклык. Ил кая таба бара? Без бит федератив дәүләт. Ничек инде федераль программаларда катнаша алмыйбыз ди? Бу җитди рәвештә биш-алты төбәккә кагыла: Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Ханты-Мансийскига, Татарстанга. Авыр хәлдәге төбәкләргә ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлыйбыз, әмма яхшы эшләүчеләрдән тартып алу хисабына түгел, - дип, Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләгә Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатларына, Федерация Советы әгъзаларына да игътибар итәргә кушты.

Татарстан башлыгы федераль җитәкчелекнең бу адымын тарихта тирән эз калдырган раскулачивание белән чагыштырды.

- Бер тапкыр тигезләделәр инде. Аның нәтиҗәләрен күрдек, - диде ул. - Безне беркем дә ишетми. Бу - федераль җитәкчелек сайлый торган иң җиңел юл. Бәлки, Россия Президентына моның зыянсыз гына үтүе турында хәбәр итәләрдер. Ничек инде зыянсыз булсын? Зыяны бик зур!
Парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшин дә үз фикерен җиткерде.
- Кем эшли, шулардан алалар да эшләмәгәнгә бирәләр. Безгә дә начар, аларга да әйбәт түгелдер. Кармак тапшырырга кирәк, ә без балык бирәбез, - диде.

Мәктәпләргә - «Сәлам»!

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, милли мәгарифне милли балалар бакчалары, милли мәктәпләр тәшкил итә. Аларның эшчәнлеге аерым игътибарга алынган. Бүген республикада 72 база татар мәктәбе эшли. Аларның эшчәнлеге махсус комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелгән.

- Төп максат - милли белем бирү оешмасының исеме җисеменә туры килүе. Республика мәктәпләрендә татар теленә кызыксындыру тудыру өчен, махсус грант булдырылды. Аңа туган телдә уңышлы эшчәнлек алып баручы укытучылар ия була алачак, - диде министр.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү өчен, республиканың Фәннәр академия­се, КФУ галимнәре катнашында мәктәптә татар телен укытуның нигезләрен кабат күздән кичергәннәр. Шуның нигезендә эш программаларын яңарту, яңа буын дәреслекләр чыгару эше алып барыла. Ниһаять, дәреслекләрне катлаулы материаллардан азат итеп, телне аралашу чарасы буларак өйрәтәчәкләр.

- Рус телле балалар өчен «Сәлам» атамасындагы методик комплект эшләнде. Бүгенге көндә ул кайбер мәктәпләрдә сынау үтә. Киләсе елда яңа программа бөтен республика буенча кулланышка керәчәк, - дип хәбәр итте республиканың баш укытучысы.

СӘЯСИ КӘЛИМӘ


Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе:

- Быелгы кәбисә бик авыр булды, әмма Татарстан икътисадында - сәнәгатьтә, төзелештә, авыл хуҗалыгында үсеш күзәтелде. Сугыш ветераннарына бирелгән ташламалар шул чорда туып, ата-­ана назыннан мәхрүм калган балаларга да бирелсен иде. Без ул закон проектын эшләдек, гыйнварда-февральдә Россия Дәүләт Думасында каралачак.
Быел Буа районындагы мунчаны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан акча алуга ирештек. Анда су мәсьәләсен генә хәл итеп калмыйча, чәчтарашханә, кафе ачарга кирәк.
Узган атнада Питрәч районында булдым. Анда да мунча эшләми. Җиде мең кеше мунча керә алмый. Район башлыгы, бина авария хәлендә, төзекләндереп булмый, дигән. Алай түгел. Мунчаны бүген үк ачып, торбаны сузып, ремонтларга була. Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сараен төзекләндерүгә 400 миллион сум чамасы бүленеп бирелә. Инде түбәне алыштыра башлаганнар. Узган гасырның 50нче елларында төзелгән андый мәһабәт биналар республикада бармак белән генә санарлык. Аксубай районының Иске Кыязлы авылындагы шул чорда салынган мәдәният сараен тәртипкә китерү өчен дә 10 миллион сум кирәк. Быел бу корылмаларга җитәкчелекнең игътибарын юнәлтә алдык.

Рифнур Сөләйманов, бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы:

Реклама

- Бөгелмәдә ай саен җиде-сигез кешене кабул итәм. Дәүләт Советына сайланганда халыкка ОДН - гомуми йорт чыгымнарын киметергә вәгъдә иттем. Бөгелмәдә аның күрсәткечләре бик югары иде. Халык­ка электр энергиясе өчен чыгымнарны шактый киметтек, хәзер су мәсьәләсен хәл итәсе бар. Халкыбызның дәүләткә ышанычы арта, алар безне хәзер «реаль» депутатлар, дип атый. Бу бик сөенечле хәл.
Үзебезнең «Татэнергосбыт» оешмасына килсәк, 2015 ел нәти­җәләре буенча ил күләмендә иң яхшы энергосбыт компания­се булып табылдык. Быел эшче яшьләрнең «Безнең заман» республика фестивалендә беренче урынны алдык. Уңышларыбыз дәвамлы булсын иде!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: