Шәһри Казан

Руль артына – 16 яшьтән

Россиядә машина йөртү таныклыгын 16 яшь тулгач ук бирә башларга мөмкиннәр. Экспертлар берләшмәсе мондый алымның билгеле бер өстенлекләре булуын ачыклаган.

Реклама

Яңа яшь чикләүләре кертергә тәкъдим итүчеләр үрнәк итеп Германияне китерә. Күптән түгел анда таныклыкны 16 яше тулганнарга бирә башлаганнар. Өстәвенә немец чиновниклары кызыклы күзәтү дә ясаган: 17 яшькә кадәр руль артына утыручылар киләчәктә юлда үзләрен саграк тота, һәлакәтләргә дә сирәгрәк эләгә икән. Тик Германиядәге законның үз хикмәте дә бар: яшь шофер янында 3 ел машина йөртү стажы булган, җитди юл-транспорт һәлакәтләренә очрамаган өлкәнрәк кеше утырып йөрергә тиеш.
Мәсьәләгә бер яклы гына аңлатма биреп булмый, әлбәттә. Таякның ике башы булгандай, яңа закон кабул ителә калса, хуплаучылар да, каршы килүчеләр дә табылачак. Германиядә түгел, башка илдә яшәвебезне искә төшерү генә дә җитә. Юлларның торышы, бөкеләр, машина йөртүчеләрнең үзара мөнәсәбәте - үзе юлда йөргән кешегә боларны санап тору да кирәкми. 16 яшьлек каны кайнап торган «шуфирлар»ны да өстәсәң бу исемлеккә... Руль артына утырган яшүсмернең масаеп аласы, «текә» булуы белән мактанасы, башка машиналар белән куыш-куыш уйныйсы килмәс, дип ышанып әйтеп буламы?!
Шунысы да бар: бер машина тәмен белеп алганнар 18 яше тулганын, таныклык тоттырганнарын көтеп утырмый инде. Законсыз рәвештә йөрү дигәне дә бар бит әле. Таныклыксыз килеш тотсалар, баштан сыйпамыйлар анысы, тик аңа карап кына белер-белмәс руль артына утыручыларның саны кимеми. Ичмаса, законсыз йөрүләргә бераз булса да чик куелыр, дип, кысаларны 16 яшькә кадәр төшерергә булганнардыр, ахры.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: