Шәһри Казан

Рун язуы белән чит илдә дә кызыксынганнар

Шушы көннәрдә Берлинда төрки рун язулы истәлекләрне өйрәнүгә багышланган Халыкара фәнни конференция узды. Анда дөньяның төрле төбәкләреннән рун язуын өйрәнүче галимнәр җыелган иде. Германиянең Фрай университетында узган әлеге конференциядә КФУ профессоры, Татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасы мөдире Фәнүзә Нуриева да катнашты. Ул инглиз телендә укыган доклад элекке...

Реклама

Шушы көннәрдә Берлинда төрки рун язулы истәлекләрне өйрәнүгә багышланган Халыкара фәнни конференция узды. Анда дөньяның төрле төбәкләреннән рун язуын өйрәнүче галимнәр җыелган иде. Германиянең Фрай университетында узган әлеге конференциядә КФУ профессоры, Татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасы мөдире Фәнүзә Нуриева да катнашты. Ул инглиз телендә укыган доклад элекке Болгар дәүләте тирәләрендә табылган унбер рун язуы үрнәкләре, аларны уку, өйрәнү һәм Болгар теленең нинди булуын ачыклауга багышланган иде. Аның доклады чит ил галимнәрендә зур кызыксыну уятты.
Фәнүзә Шәкүр кызының телне өйрәнүгә керткән өлеше бихисап. Ул моннан 400 ел элек Лейпцигта беренче типография ысулы белән латин телендә басылган китапны да татарчага тәрҗемә иткән иде. Әлеге китап «Төрки гармматика нигезләре» дип атала. Аңа бу эштә аспирант Миләүшә Сөнгатуллина белән өлкән укытучы Маргарита Петрова ярдәм иткән. Галимәнең «Атрибуция языка письменных памятников Золото-Ордынского периода» дигән китабын исә Казахстанда нәшер иткәннәр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: