Шәһри Казан

Сабада 10 яшьлек малай әбисен үтергән һәм әнисен җәрәхәтләгән - балаларда агрессия ничек туа?

Сабада 10 яшьлек малай әбисен үтергән һәм әнисен җәрәхәтләгән. Хокук саклау органнарыннан алынган мәгълүматлар буенча, малай башта телевизор карап утырган дәү әнисенә пычак белән кадаган, аннары әнисенә ташланган. Сабалылар сүзләренә караганда, бала психиатрия хастаханәсендә исәптә тормаган, шулай да психиатрга баргалаган булган. Имеш, аңа гиперактив бала дигән диагноз куйган булганнар. Хәзер...

Сабада 10 яшьлек малай әбисен үтергән һәм әнисен җәрәхәтләгән. Хокук саклау органнарыннан алынган мәгълүматлар буенча, малай башта телевизор карап утырган дәү әнисенә пычак белән кадаган, аннары әнисенә ташланган. Сабалылар сүзләренә караганда, бала психиатрия хастаханәсендә исәптә тормаган, шулай да психиатрга баргалаган булган. Имеш, аңа гиперактив бала дигән диагноз куйган булганнар. Хәзер тикшерү эше дәвам итә.
Кулына пычак алганда, малайның башында нинди уйлар булганын Алла белсен, ә менә балаларның ни өчен шундый усал, каты бәгырьлегә әйләнүләре борчый мине. Сабыйларда агрессия кайдан барлыкка килә соң?
Бер танышыбыз бар. Кызы Ләйсәнгә (исемен үзгәртергә мәҗбүрмен) әлеге дә баягы гиперактив бала дигән диагноз куйды табиблар. Аны гимназиягә укырга да алмадылар хәтта. Янәсе, мондый балага гадәти укучылар янында булырга ярамый. Үзенә дә авыр булачак, уку программасыннан калышачак. Ләйсән башкалардан әллә ни аерылып тормый: кара бөдрә чәчле, чем-кара күзле чибәр генә кызчык. Читтән караганда, андый ук актив икәнен сизмисең дә. Дөрес, вакыты-вакыты белән үзгәреп куя, башка балалар белән уйнаганда ул теләгән уенчыкны бирмәсәләр, суга, тешли, чәчтән йолкырга мөмкин, әнисен дә кыйнарга күп сорамый. Нык кызып китүчән, үпкәли, олыларга каршы әйтә. Кечкенәдән әбисе белән үсте ул бала. Әти-әнисе аерылыштылар. Әнисе, берүзе генә калгач, көне-төне эшләргә мәҗбүр булды, чарасызлыктан, баласын авылга кайтарып куйды.
- Ләйсән бик тә әнисен сагына иде, тәрәзәдән күзен алмый. Еламый да үзе, ләкин үз эченә бикләнгән, юньләп ашамый, ахырга таба тырнакларын сындыра башлады, гел кулларын уа, шуннан кызыма, алып кит балаңны, сагынудан саргая, юләрләнә бит бу, дидем. Шулай да дүрт еллап миндә торды әле, - ди дәү әнисе.
Табиб баланың шундый усалга әйләнүен үзенчә аңлаткан, вакытында ана назы, игътибар җитмәгән, психикасы бозылган, телевизордан төрле куркыныч мультфильмнар, кинолар карау, компьютерда еш уйнау да шундый нәтиҗәгә китергән. Ләйсәнгә берничә төрле дару язып бирделәр.
Психологлар балаларның тиз кызып китүчәнгә әйләнүләрен берничә сәбәп аркасында дип аңлата. Баш миендә тайпылышлар, интеллект дәрәҗәсе түбән булу белән беррәттән, гаиләдә еш кына ата-­ананың үзара талашулары, бердәм дөрес тәрбия булмау, телевизордан төрле көчләү кадрлары карау, компьютерда атыш-­үтереш белән бәйле уеннар уйнау да балага нык тәэсир итә икән. Балада агрессия билгеләре ничек чагыламы? Психологлар әйтүенчә, ике яшьтә бала, теләгәнен алмаса, теш­ләргә мөмкин. Гаиләсендә әти-әнисенең еш сугышканын, бәхәсләшкәнен күреп, ул шуны кабатлый. Балалар бакчасына йөргәндә кызымның беләген бер бала тешләгән иде. Әнисе: «Әтисеннән күргән инде ул аны», - дигән иде. Ул вакытта моңа әллә ни игътибар бирмәдем бирүен, ә менә балаларыбызга биш яшь булганда, теге кызның әтисе баласы күз алдында хатынын пычак белән кадап үтергәч, ахырдан үзен дә юк иткәч, уйланып калдым.
Бер ата-ана да баласын усал булсын дип тәрбияләми анысы. Игътибарын да бирергә тырыша, тик еш кына көндәлек мәшәкатьләр белән «әкият сөйлә инде» дип килгән баланы, «бар, телевизор карый тор» дип этәрәсең, «урамга чыгыйк инде» дигәненә, «үзең генә уйный тор, ашарга пешерәсем бар», дип, кире кагасың. Шундый вак кына нәрсәләрдән дә җыеламы инде ул агрессиягә китерә торган сәбәпләр? Бер-беребезгә, бигрәк тә балаларыбызга карата игътибарлы булсак иде.
Белгеч сүзе
Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге җитәкчесе:
- Бу дөньяга һәр бала да саф күңел белән туа. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Һәр бала да иман белән дөньяга килә, әти-әнисе аны христиан, мәҗүси диндә тәрбияләргә мөмкин», - дигән. Ягъни баладагы иманны ­саклап калу - әти-әнисе җаваплылыгында. Балада агрессия күзәтелмәсен өчен, аны дингә нигезләнеп, шәригать кануннары буенча тәрбияләргә кирәк. Хәрам ризык ашаган, начар кешеләр янында йөргән баладан нәрсә көтәргә? Бала бит ул барысын да кечкенәдән үзенә сеңдерә, шуңа да әйләнә-тирәсендә иманлы кешеләр булу мөһим.
Рамил Гарифуллин, психотерапевт-психолог:
- Агрессия ул, беренче чиратта, борчылу, әйләнә-тирә мохиткә реакция белдерә алмау аркасында туган шомлану. Агрессив балалар еш кына кызып китүчән булалар, аларны борчысаң, ачуларын сездә чыгаралар. Артык күп экран алдында утыру, компьютерга бәйлелек тә агрессияне арттыра. Компьютерда утырган баланы уеныннан аерып кара син, бәйлелек көчле икән, ул бөтен фатирга кычкырырга, ярсырга , сиңа җыен әшәке сүзләр яудырырга мөмкин. Виртуаль дөньяда яшәгән бала чынбарлыкны кабул итә алмый. Бу үз чиратында агрессияне көчәйтә.
Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә, биш бала анасы:
- Бик куркыныч проблема бу. Балаларга альтернатива юк бит хәзер, үлчәүнең бер башында телевизор, планшет, компьютер, телефон, төрле уеннар, ә икенче ягында нәрсә? 7 яшьлек сабыйлар кара рәсемнәр ясый, ди психологлар. Ни өчен бала дөньяны кара төсләрдә күрергә тиеш әле? Бу - җәмгыятьнең бер чиредер, мөгаен. Без үскән чакта әти-әнисенә кул күтәргән балалар турында бөтенләй ишеткәнебез булмады. Олыларга каршы дәшәргә дә курка идек. Пионерия дигән нәрсә дә балаларга дөрес юнәлеш биргәндер бәлки. Ә хәзер газета-журналлар, телевидение үзе үк агрессив. Хәтерлим әле, бер бала мәктәпкә бармас өчен, анда бомба куелган дип алдалаган булган. Бу хәбәрдән соң аның әтисен полиция бүлегенә чакыртканнар. Әтисе баласы өчен борчылып, йөрәк өянәгеннән үлгән. Шул хактагы язманы газетага бастырганнан соң, улларым аны кат-кат укыдылар. Балага мондый язмалар нык тәэсир итә, димәк. Позитив мәкаләләр тупланган, баланы яхшылыкка өйрәтә торган матбугат кирәк. Телефонын кочаклап йоклаган баланы нишләтәсең инде, каты бәгырьле булып үсмәсен өчен, бәлки анда дингә кызыксыну уятыргадыр? Әнә, «Ярдәм» мәчетендә узган Коръән уку буенча ярышта катнашучы дүрт яшьлек сабыйлардан нур, яктылык бөркелә иде. Китаплар аша тәрбияләргәдер. Яшьләрнең каената-каенанадан башка, аерым яшәүләрен дә дөрес дип санамыйм мин. Дәү әниләр дә гаиләгә бик кирәк.
Исегездә тотыгыз
Агрессив балага хас сыйфатлар:
3 яшьтә
Еш кына төкерә, этә, төртә, усаллана, кычкыра, уенчыкларын тотып ата. Шул рәвешле канәгатьсезлеген белдерә.
4 яшьтә
Яхшыны - яхшыга, начарны начарга аера башлый. Бу яшьтә телевизордан караган фильм, мультфильмнарның нәрсә турында булуы мөһим. Үтереш, суеш, кан рә­семнәрен күргән баланың хәтеренә бу сеңеп кала.
5 яшьтә
Физик агрессия күрсәтергә мөмкин. Ул йә нык кызып китә, йә киресенчә, үз эченә бикләнә. Балага кечкенә чагында ук игътибар бирмәсәң, катлаулы холкына күз йомсаң, ул үсә-үсә тагын да усалланырга, каты бәгырьлегә әйләнергә мөмкин, ди белгечләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: