Шәһри Казан

Сабакташлар-сәхнәдәшләр (Туфан Миңнуллин турында истәлекләр)

Щепкинчылар, студия буларак, училищебыз тарихында аерым бер урын били. Гадәттә, милли студияләрдә укып чыккан артистларның күбесе биш-ун ел эчендә тарала да бетә, театрда бер-ике актер торып кала. Татар студиясен тәмамлаганга - 34 ел, әмма Камал театрында байтак кына щепкинчылар әле һаман иҗат итә. Туфан Миңнуллин щепкинчы, ул да һаман театрда....

Реклама

Щепкинчылар, студия буларак, училищебыз тарихында аерым бер урын били. Гадәттә, милли студияләрдә укып чыккан артистларның күбесе биш-ун ел эчендә тарала да бетә, театрда бер-ике актер торып кала. Татар студиясен тәмамлаганга - 34 ел, әмма Камал театрында байтак кына щепкинчылар әле һаман иҗат итә.
Туфан Миңнуллин щепкинчы, ул да һаман театрда. Юк, китмәде Туфан театрдан, гомерлеккә калды. Драматург буларак аның кендеге мәңгегә театрыбызга бәйләнгән.
Туфан бәхетле драматург. Чөнки ул үзенең теләктәшен, иҗатташын - режиссер Марсель Сәлимҗанны тапты. Марсель дә үз Туфанын тапты. Әнә шул табыш аларның икесен дә зурлады.
Шулар өстенә Туфан эш аты буларак җигелеп эшли торган адәм. Аның армас-талмас эшчән икәнлеге, үҗәт холыклы икәнлеге 1956 елда ук, училищеда укыганда ук беленде. Гел «биш»легә генә укырга да, ятакханәгә кайтуга ук кәгазь-каләмгә тотынырга да, тамак туйдыру өчен төнге эшкә, ит комбинатына йөрергә дә үҗәт, максатлы кеше генә ирешә ала. Моннан нәкъ кырык ел элек «Чаян»да, «Азат хатын»да, газеталарда Туфанның кыска хикәяләре, бер пәрдәлек пьесалары басыла башлады.
Туфан яза, яза да яза Туфан, ятагы өстендә дә, тумбочкасы эчендә, өстәл өстендә дә кәгазьләр, иҗат җимешләре, Туфан яза, бүлмәне кәгазь туфанына батыра бара. Язганын шундук сабакташларына укып та чыга. Аның беренче әсәрләрен яратып, түземлелек белән тыңлаучы Фирдәвес Әхтәм иде. Яза башлаган егеткә аның әсәрен тыңлап бетерү иң олы бәһа, иң олы тәнкыйть иде. Һәм, Туфан үзенең беренче тыңлаучысы, беренче тамашачысы, сабакташы вә соңра аның пьесаларында уңышлы образлар уйнаучы артист Фирдәвес ханым Әхтәмгә чиксез рәхмәтле икәнен еш сөйли.
Чыннан да Туфанның икенче бәхете: яхшы иптәшләре, талантлы сабакташлары булудадыр. Багыгыз сез, Туфанның иң мәшһүр, иң әһәмиятле пьесаларында үзенең сабакташлары уйный. Ринат Таҗи, Равил Шәрәфи, Наил Дунай, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакир, Фирдәвес ханым Әхтәм... - щепкинчылар Туфанның иҗатын халыкка җиткерүдә бәһаләп бетергесез олуг хезмәт куйдылар.
Театр ул - күмәк хезмәт мәйданы. Театрыбыз мәшһүрләре Фуат ага Халит, Габдулла ага Шамуклар, Шәүкәт ага Биктимерләр, Вера ханым Минкиналар Туфанны күтәрде. Туфан исә үз чиратында театрның олы терәге булды, «Театр» дигән могҗизалар илендә ул кырык ел мәйдан тота.
«Тинчурин театры», «Хәй Вахит театры», «Камал театры» дип без сәнгать өлкәсендәге аерым бер чорны аңласак, «Туфан театры» диеп тә без мәгълүм бер иҗат аланын күз алдына китерәбез.
Туфан Миңнуллинның иҗат юлы дәвам итә, аңа нибары 60 яшь кенә. Әле аның өлгереп кенә килгән чагы: шөһрәте бар, Иҗат мәйданы бар. Һәйдә. Туфан сабакташ, Тагын бер утыз ел иҗат ит!
3.08.1995.

«Исемемә тап төшермәдегез»
(Туфан Миңнуллинның 70 яшьлек бәйрәмендә бәйрәмдарны котлау сүзе. 21. 11. 2005. ТДАТ.)
Җир йөзен нәҗеслек каплап киткәч, кешеләр бозыклыкка кереп баткач, Аллаһы Тәгалә туфан суын җибәреп, җирне чистартмакчы була да Нух пәйгамбәргә зур көймә ясарга боера. Туфан суы калка. Нух пәйгамбәр җанварларны, яхшы кешеләрне көймәсенә төяп, котылып кала.
Хәсән исемле бер шагыйрь үзенең шагыйрьлек вазифаларын аңлап, Туфан кушаматы ала. Шулай итеп, Хәсән Туфан исемле шагыйрь пәйда була. 1935 елда Мәрәтхуҗа авылының Габдулла гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә, Габдулла абзый Хәсән Туфан хөрмәтенә улына Туфан исеме куйдырта.
Хәсән Туфанның сиксән яшьлек бәйрәмендә Туфан Миңнуллин:
- Хөрмәтле Хәсән ага, сез иҗатыгыз белән дә, яшәешегез белән дә минем исемгә тап төшермәдегез! Рәхмәт сезгә! - дигән иде.
Бүген туган ир балаларына кемдер Туфан Миңнуллин хөрмәтенә баласына Туфан исеме куйдырыр һәм утыз елдан соң шул яшь Туфан Туфан Миңнуллинның йөз яшендәге бәйрәмендә сәхнәгә менеп:
- Туфан ага, сез минем исемгә тап төшермәдегез, - дип котлар.
Нух пәйгамбәрдән алган вазифаны Хәсән Туфан, Хәсән Туфаннан Туфан Миңнуллин алган вазифаны башка Туфаннар алып, дөньяны сафландырып торырлар! Амин!

Уены-чыны бергә
Якты өмет
Иҗат кичәләренең берсендә Актерлар йортында Туфан Миңнуллинга мондый сорау килә:
- Сезнең хыялыгыз бармы? Булса, сез ни турында хыялланасыз?
- Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е кебек үлемсез әсәр яза алсам иде! - дип җавап биргән Туфан Миңнуллин.
Һәм шуннан соң Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы куела.
Сыйлану
Яңа Бистәдән Уң Болак ягына күпер аша кайтып килгәндә Наил Дунай белән Әхтәм Зариф каршысына бер төркем җегетләр очрый.
- Тартырга бармы?- дип сорый җегетләрнең берсе.
- Бар! - ди Әхтәм.
- Алайса, сыйлагыз әле! - диләр җегетләр.
- Үзегез сатып алыгыз! - ди Әхтәм.
Бу җегетләр Әхтәм белән Дунайны шундый итеп «сыйлый» башлыйлар. Бу «сыйлаудан» соң аларны дуслары да чак-чак кына таный ала.
Туфан Миңнуллин шушы вакыйганы тыңлаганнан соң, шигырь чыгарган:
Бара идем урам буйлап зурланып,
Бер хулиган күткә типте,
Үлә яздым хурланып.

Хатирә дәфтәреннән. 1961 ел.
Тәрбия
Мәскәүдә югары курсларда укыганда Зөлфәт хатын-кыз заты белән бик еш фәлсәфә куерта торган булган. Күрмәкчедән чүлмәкче, Туфан Миңнуллин да бик чибәр генә бер татар кызы алып кайта. Мул итеп табын әзерли, шәраб-хәмер куя. Бик шәпләп сыйланалар болар. Бер кызмача хәлгә җиткәндә генә Туфан әлеге кунак кызына вәгазь укый башлый:
- Их, сеңлем, үзең чибәрсең, үзең татар кызы, нигә болай һәр чакырган иргә ияреп йөрисең, ярамаганны кыласың! - ди.
Кыз бик озак кына Туфан абыйсының үгет-нәсыйхәтен тыңлап утыра-утыра да:
- Ярый, мин кайтыйм инде. Кайтасы юлым да бик ерак! - дип китәргә кузгала.
Туфан аны озатырга дип киенеп маташкан арада, коридордагы әлеге кызны Зөлфәт үз бүлмәсенә алып кереп китә. Туфан ишектән чыга - кыз юк. Ары чаба - бире чаба, урамга да чыгып карый. Ярар, үзе кайтып киткәндер, дип Туфан кереп ята. Икенче көнне иртән юыну бүлмәсенә чыкса, ни күзләре белән күрсен - әлеге матур кыз чөкер-чөкер сөйләшеп Зөлфәт белән юынып маташа икән.
Ризван Хәмид авызыннан. 01.09.1983 ел.
Үзе корган капкынга
Туфан Миңнуллинның «Кырларым, тугайларым» пьесасы дөнья күргәч, Гариф Ахунов әйткән:
- Ниһаять, Туфан да урта кул пьеса язган икән! - дигән.
Туфан аптырап калмаган, шундук җавап та әйткән:
- Һәй, Гариф абый, Сез гомерегез буе урта кул әсәрләр яздыгыз, миңа да бер уртакул әсәр язарга ярыйдыр инде.
Матбугат йорты. Март, 1984 ел.
Тәкә мәсьәләсе
Марсель Сәлимҗанның илле яшьлек бәйрәменә Рифкать Исрафилов җитәкчелегендәге Уфа кунаклары бик күп бүләкләр алып килә. Бүләкләр арасында зур гына тәкә дә була. Рифкать тере тәкәне сәхнәгә алып чыгып, бәйрәмдарның үзенә тапшырырга ниятли. Ләкин Туфан Миңнуллин моңа каршы килә. Сәхнәгә тере тәкә чыгару җитди кичәне көлкегә әйләндерер, дип шүрлиләр казанлылар. Ярый, тәкәне чыгармаска, дип карар итәләр.
- Бу турыда, ягъни Уфа тикле Уфадан алып килгән тере тәкәне сәхнәгә чыгартмау турындагы бу карарны башкортларга кем әйтә? - дип аптырашта калалар.
- Үзем әйтәм! - ди Туфан. - Ләкин моны ничек әйтергә?
Озак баш ватканнан соң, Илдар Юзи:
- Рифкать, бүләк тәкәне сәхнәгә чыгармагыз, ике тәкә башы бер сәхнәгә сыймый, - дип әйтергә куша.
Ләкин башкортлар зу-ур мөгезле тере тәкәне барыбер сәхнәгә чыгаралар. Бу үзе бер кызык, һәйбәт тамаша була. Халык бу эшне аеруча нык алкышлый. Тәкәгә каршы булганнар да, халыкка кушылып, тәкәне алкышларга мәҗбүр булалар.
Илдар Юзи авызыннан. 19.11.1984 ел.
Дәвамы бар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: