Шәһри Казан

Сабан туена дип Себер киттем

Булган шундый заманалар: кешеләрне Төмәнгә һәм аннан да ераккарак сөргенгә этап белән җибәргәннәр. Россиянең Европа өлешендә гомер итүчеләр (чит илдә яшәүчеләрне әйткән дә юк инде!) ул якларга үз теләк-ихтыярың белән дә барып булуын күз алдына да китермәгән. Ә хәзер Себерне аркылыга-буйга йөреп чыгарга һәм ул сәяхәттән ләззәт тә алырга була....

Реклама

Саратов, Тольятти, Димитровград, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Саранск, Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск, Ижевск, Екатеринбург, Владивосток һәм менә, ниһаять, Төмән - федераль Сабан туйлары «йөргән» маршрут бу. Бәйрәмнең быелгысы башланганчы ук, әллә чыннан да куркып, әллә шаяртып, мыек астыннан гына: «Унөченчесе», - дип елмаючыларның юраулары юш килмәде - тантаналы вакыйга маҗараларсыз гына узды. Тик гадәттән тыш хәлләрнең булмавы һич кенә дә бәйрәм начар үтте дигән сүз түгел әле. Һәм моны, быелгы федераль Сабан туеның үзенчәлекле бизәкләре булмады, дип тә аңларга кирәкми.
Атларга һәм хатын-кызларга керү тыела!
Булды яңалык-үзенчәлекләр. Ат чабышы уздырылмаячак, дип, алдан ук хәбәр ителде. Моның сере шунда: Сабан туе футбол стадионында үтте, аңлашыла ки, анда тиешле шартлар тудырылмаган иде. Шулай итеп, төп игътибар билбау көрәшенә юнәлдерелде. Анысы да бәйрәмнең милли бизәге, билгеле, шулай да берничә ир-атның: «Эх, ат чабышы да булса...» - дип уфтанып куюын ишетергә туры килде.
Төп мәйдан ролен үтәүче стадионга атларга гына түгел, үкчәле аяк киеме кигән ханым-туташларга да керү тыелган иде. «Сыер дуласа, аттан яман» дигән мәкальнең катнашы юк монда, дәүләт милкен кайгырту шундый чикләү кертергә этәргән. «Тюменский курьер» газетасы битләрендә мондый хәбәргә тап булдым: «Чараны оештыручылар, хатын-кызлар үкчәле аяк киемнәре белән кереп, стадионның кыйммәтле өслеген бозар, дип борчыла. Шуңа күрә, стадионга керәчәк гүзәл затларга «дөрес» аяк киеме сайларга киңәш ителә». Трибунада гына утырып күзәтсәң, туфли кисәң дә ярый, ә менә уеннарда катнашырга уйлыйсың икән, аяк киемен алыштырырга туры киләчәк. Бу кагыйдә куркыту гына булды, ахры. Чүлмәк ватарга да, капчык киеп сикерергә дә биек үкчәле аяк киемнәрендә чыкты ханым-туташлар. Оештыручылар да, полиция хезмәткәрләре дә аларга, дөресрәге, үкчәле туфлиле аякларына, борылып та карамады.
Ә менә шул ук газетада язылган «Стадионда исерткеч эчемлекләр куллану тыела» дигән кагыйдә сүздә генә калмады, дөрестән дә үтәлде. Төп мәйданда бер генә исерекне дә очратмадым. Бераз «кәефләнеп» аласы килгәннәр стадион читендәге чирәмлеккә тезелешкән иде. Кагыйдәдә анысы телгә алынмаган иде бит.
Кем соң ул Шүрәле?
XIII Федераль Сабан туен Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Тик төп мәйдандагы сәхнәгә чыгып, тантаналы сүзләр әйткәнче, җитәкчеләр Төмән халыклары оештырган күргәзмә белән танышты. Рөстәм Нургалиевич вакытын жәлләмәде: һәр чатырга кереп, осталарның һәркайсы янында тукталып, һөнәрләренең үзенчәлекләре белән кызыксынды. Һәрберсен: «Булдырасыз, рәхмәт!» - дип мактап алырга да онытмады, Якушев та «спасибо»сыз калдырмады. «Куш килдегез!» дип язылган бизәкле тәлинкә хуҗаларына: «Сездә «к» белән икән, бездә «Хуш килдегез!» дип языла», - дип аңлатты Президент. Шулай туктала-туктала стадионга барып җиткәнче, Сабан туеның программада күрсәтелгән башлану вакыты бер сәгатькә узып киткән иде инде.
Оештыручылар: «Программаның үзәгендә татар халкының бердәмлеген ассызыклау булачак», - дип белдергәннәр иде. Гадәттә, бөтен Сабан туйларында да башта шулай дип алдан кычкыралар, бу сүзләрнең дөреслеккә никадәр туры килүе турында гына артык уйга бирелмиләр. Менә төмәнлеләр вәгъдәләрен үтәде - бәйрәмнең миллилеге сизелерлек булды. Тамашада дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәүче барлык татарларның да гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә урын бирелде. Алып баручының: «Кайда гына яшәсәк тә, бер халык без, татар халкы без», - дигән сүзләре дә ясалма яңгырамады.
Федераль бәйрәмнең югары дәрәҗәдә узуын төмәнлеләргә генә «сылтап калдыру» дөрес булмас иде. Татарстан командасы, аерым алганда Түбән Кама муниципаль районы иҗат коллективлары Сабан туе оештыруга зур өлеш кертте. «Түбән Камадан Төмәнгә барлыгы 300ләп кеше килдек. Оештыру буенча әзерлек эшләре гыйнвар аенда ук старт алган иде, балалар белән репетицияләрне июньдә ясый башладык», - дип сөйләде «Второе дыхание» бию театры җитәкчесе Эльвира Кәримуллина. Билгеле җырчылардан Төмән сәхнәсендә Ренат Ибраһимов, Зөһрә Шәрифуллина, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Зөлфия Минһаҗева, Эльмира Кәлимуллина һәм «Казан егетләре» төркеме чыгыш ясады.
Түбәнкамалылар милли ишегалды да оештырган иде. Салам эскерте, ягылган мунча белән беррәттән, шүрәлеләр дә бар иде монда. Балаларны «урман сарыгы» кыяфәтендә «буяп», үзләренчә Тукай иҗатының да бер кыйпылчыгын күрсәтергә теләгәннәрдер, мөгаен. Тик алар белән кочаклашып фотога төшүчеләрнең күбесе бу персонаж белән бөтенләй дә таныш түгел икән. «Кто это?» - дип сораган ханымга, янәшәмдә басып торган туташ: «Ну, урман иясе кебегрәк нәрсә инде шунда», - дигән «үтә дә төгәл» аңлатма бирде. «Ул яхшымы соң, начармы?» - дип, икенче соравын бирде ханым. Тумышы белән Түбән Камадан булган туташ аптырап калмады: «Ул башта начар була, аннары яхшыга әйләнә», - дип җаваплады.
Федеральлекне тоеп буламы?
Быел Сабан туе Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә узды - милли бәйрәмнәрнең үзе катнашканнарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу фактны телгә алмый калганы юк. Горурлык, әлбәттә. Гап-гади авылда язгы кыр эшләре тәмамлануга багышлап оештырыла торган чара шундый зур масштабларга кадәр үссен әле! Хәзер ниндиләре генә юк Сабан туйларының: Бөтенроссия авыллар, федераль, халыкара... Төмәннән кайткач, бер танышым: «Федеральлеге сизелдеме соң аның?» - дип сорады. Сизелде. Россиянең 60тан артык төбәгеннән вәкилләр катнашуы, билбау көрәшенә Кыргызстан белән Украинадан да спорт осталары килүе чараның зурлыгын ассызыклады. Баш батырга тиешле тәкә белән Volkswagen Polo автомобиле кире Татарстанга кайтты. Теләче районы егете Раил Нургалиев абсолют батыр исеменә лаек булды. Киләсе елда федераль Сабан туе Томск шәһәрендә узачак.
Сабан туеның футбол стадионында узуын язган идем инде. Табигать кочагындагы чирәмлектә күрергә ияләнгән бәйрәмне шулай «кысалап» алулары башта ошап бетмәсә дә, ахырда, «Сабан туен стадионда да үткәреп була икән!» - дип әйтерлек булды. 13 мең кеше сыйдырышлы трибуналар да тулган иде, тәртипсезлекләр дә күзәтелмәде, сәүдә рәтләре тышта махсус бүлеп бирелгән урында сату итте. «Kazan-Arena» буш торырмы икән, дип борчылабыз, төмәнлеләр кулланган максатта да файдаланып була икән бит аны. Әллә булачак, әллә булмаячак 2024 елгы Олимпиаданы көтеп, эшсез яткырганчы диюем...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: