Шәһри Казан

Сабыр канатлары бер сына ул

Бу арада эштән кайтышлый, берничә көн инде Совет районының социаль яклау бүлегенә кереп, андагы су буе хәтле чиратларны күргәч, кире чыгып китәм.

Алдан чиратка язылыйм, дисәң, телефоннарына шалтыратыр хәл юк. Анысын бөтенләй өзеп куйганнар, күрәсең. Рәхәт бит, җавап биреп торасы юк. Өченче көндә, ниһаять, сабырлыгымны сынап карыйсы иттем. Шунда утыручы халык, үзләренчә чиратны контрольдә тоту максатыннан, исемлек тә булдырган. Әле генә 135 нче булган кеше кереп китте, дигәч, үземә дә анда 172 нче булып язылырга туры килде. Кайберәүләр кайтып киткәнлектән, ике сәгать эчендә өч бүлмәдә утыручы белгеч унберәр кешене кабул итми калмас, дигән өмет белән, көтеп карарга булдым. Биредәгеләр арасында икешәр-өчәр көн чиратта утырганнар да бар икән. Алар моң-зарларын кемгә барып сөйләргә белми. Һәр кеше иң элек телефоннарына шалтыратып булмаудан зарлана. Югыйсә, талон системасы керткән очракта да мәсьәләне хәл итеп була бит. Андый очракта кеше барлы-юклы вакытын әрәм итмәс иде. Өлкәннәр социаль яклау бүлеге хезмәткәрләреннән зарлана башлагач, арадан бер ир-егет: «Нигә сез бу хакта интернет аша министрга җиткермисез. Бәлки алар бу турыда хәбәрдар түгелдер», - дип, аларның хәленә кергәндәй, үзенчә киңәш тә биреп куйды.
Кичке 7 туларга ярты сәгать кала, 3 нче бүлмәдә утыручы ханым чыгып, үзенең кешеләрне башка кабул итмәячәген әйтеп «сөендерде». Калганнарына булган өметләр дә акланмады. Чиратым җитәргә өч кеше калгач, белгечләребез ишекләрен бикләп тә куйдылар. Шул чакта ярсыган халыкның сүзләренә үзләре колак саласы урынга, 7 туларга алты минутта ук полиция хезмәткәрләрен чакырттылар. Биредә проблеманы үзләренә дә хәл итәргә була югыйсә, андагы халык җинаять кылмаган бит. Калган кешеләрне икенче көнне иртәнге кабул итүгә язып куярга әллә ни күп вакыт та, баш ватарга да кирәкми. Җылылык өчен субсидияләр биргән чакта ара-тирә шимбә көннәрендә эшләү дә ярар иде. Күпме кеше кимсенеп кайтып китте ул көнне. Бездә кешене мыскыл итү бернигә дә тормый бит.
Икенче көнне, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү нияте белән, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Рафаил Гыйниятуллинга шалтыраттым. Әмма аннан да канәгатьләнерлек җавап алып булмады. «Халыкның кайберләре август аенда аласы субсидияләре өчен хәзер килә. Шуңа күрә, чиратлар хасил була. Ә инде хезмәткәрләр эш сәгате беткәннән соң калып эшли алмый», - дип белдерде ул. Үземә дә министр исеменә интернет аша хат язарга тәкъдим итте. Нишлисең, бездә нәрсәне дә булса хәл итим дисәң, эшне югарыдан башларга кирәк шул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: