Шәһри Казан

Сак булыгыз: табигать сакчылары ауга чыга

Биектау районы Чернышевка авылында бер фермер шәхси хуҗалыгын Казансу яр буенда урнаштырган. Су буенда ул мал асрый. Җирле халык та, экология үзәкләре дә моңа игътибар итмәс иде, ләкин ферманың бөтен пычрагы елгага, димәк, турыдан-туры без эчкән чәйгә дә ага дигән сүз. 500 сумлык штраф куркытмый Табигатькә карата булган әлеге җинаять...

Биектау районы Чернышевка авылында бер фермер шәхси хуҗалыгын Казансу яр буенда урнаштырган. Су буенда ул мал асрый. Җирле халык та, экология үзәкләре дә моңа игътибар итмәс иде, ләкин ферманың бөтен пычрагы елгага, димәк, турыдан-туры без эчкән чәйгә дә ага дигән сүз.

500 сумлык штраф куркытмый
Табигатькә карата булган әлеге җинаять эше белән танышу, аңа бәя бирү өчен кичә Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев журналистлар белән Биектау районына экологик рейд үткәрде.



Хуҗалык авылдан утар булып аерылып тора. Чит кешеләр кызыкмасын дип, территория буеннан-буена зур койма белән уратып алынган. Ни генә юк монда: ашыкмый гына каткан печән көйшәп утыручы сыерлар да, авыл хуҗалыгы корылмалары, комбайн, тракторлар да тезелеп тора. Ә иң мөхиме - барысы да терлек тиресенә баткан. Кар сулары белән кушылган сары сыеклык күлләвек булып елгага гына ага.



- Закон буенча корылмалар, табигатькә зыян китерә торган оешмалар, сулыктан 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Ләкин монда сулык белән ферманың арасы 17 метр гына. Хуҗага протокол да төзелде, ләкин бернинди үзгәреш юк. Аны биш йөз сумлык штрафлар белән генә куркытып булмый. Бу көннәрдә безнең лаборатория хезмәткәрләре килеп, табигатькә булган зыянның күләмен санап чыгарачак. Соңыннан суд карары белән хуҗа бу ферманы 5-10 көн эчендә юк итәргә тиеш, - диде Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.

Судан чүплек ясау анда төрле бактерияләр, авырулар, ә иң мөһиме эчәк таякчыгы барлыкка китерегә мөмкин.

Кызылны яшелгә әйләндерү өчен...
Район үзәгендә бөтенләй башка күренеш. Без килгәндә Биектауның Җиңү паркында җирле халык өмә оештырган иде. Алар кар көртләрен таратып үзләренчә җәйне якынайтмакчы. Ә кар эреп беткәч, территорияне чүплектән арындыру эшләре башлана.

Реклама



- Шушындый матур, язгы көндә эштә утырасы килми, табигать кочагында рәхәт. Җәй көннәрендә үзебез дә бу паркта ял итәбез бит, нишләр әле җыештырмаска?! Иртәнге җидедә торып килдек бирегә, - диде өмәдә катнашучы, районның "Сандугач" балалар бакчасы логопеды Лилия исемле ханым.

Экологик ике айлык рәсми рәвештә әле беренче апрельдән генә оештырылуга карамастан, районнарда инде март аеннан бирле өмәләр башланган икән.
- Атна саен без республика районнарының экологик рейтингын үткәрәбез. Монда өмәдә катнашучы кешеләр саны, җыештырылган территория, чүп кубометрына да игътибар ителә. Ләкин иң мөһиме рейтинг түгел, ә шушы өмәгә чыккан балалар, кешеләрнең табигатькә карашы. Алар җәй көне бирегә ял итәргә килгәч үзләре чүпләмәс, әйләнә-тирәнең чисталыгын саклар, - ди Фәрит Абдулганиев. Узган ел республика буенча җиде йөзгә якын кеше өмәдә катнашкан.



Республика чисталыгын билгеләп баручы Татарстанның экологик картасы күбесенчә кызыл тамгалар белән билгеләнгән, бу исә әлеге җирлектә чүп өемнәре барлынгын күрсәтә. Биредә көн саен нинди дә булса яңа гариза эленә. Фәрит Абдулганиев белдергәнчә, әлеге карта май бәйрәмнәренә кадәр яшел төскә керергә тиеш. Апрель ахырында исә иң актив районнарның исемлеге төзелеп, нәтиҗәләр ясала.

Табигать анабызга зыян китергән рөхсәтсез чүп өемнәрен күрсәгез http://ecokarta.tatar.ru/ сайтында фото белән гаризагызны калдыра аласыз. Сезнең мөрәҗәгать җавапсыз калмас!

Айгөл Әмирова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: