Шәһри Казан

Сакланганны – Ходай саклый

29 октябрь - Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Ведомстводан тыш сак идарәсе оешканга алтмыш ел тулган көн. 1953 елда ук оештырылган бу бүлек физик һәм юридик затларның милкен саклау белән шөгыльләнә. Тагын шуны да искәртеп узу мөһим: Ведомстводан тыш сак идарәсе - финанс ягыннан үз-үзен тулысынча тәэмин итә алучы...

Реклама

Әгәр идарәнең бүгенге эшен Советлар Союзы чорының алтмышынчы еллары белән чагыштырсак, җир белән күк аермасы. Еллар узган, заманалар үзгәргән саен, Ведомстводан тыш сак идарәсенең дә эшчәнлегенә зур үзгәрешләр керә бара. Транспорт, заманча компьютер техникасы, төрле төрдәге сигнализация, мәгълүмати технологияләр... Бүгенге көндә идарәнең Татарстан район үзәкләрендә, республикабызның зур шәһәрләрендә барлыгы утыз бүлеге бар. Хәзерге вакытта кырык меңнән артык фатир һәм унөч меңнән артык башка төрдәге объектлар Ведомстводан тыш сак идарәсе тарафыннан саклана.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Ведомстводан тыш сак идарәсендә булып үткән брифингта идарә җитәкчесе полковник Марат Шакиров: «Халык, караклардан кала - янгыннан калмый, дип әйтергә яратса да, фатирыңны басып чыгып китсәләр, бер дә күңелле хәл түгел. Шуңа күрә, безнең максат-бурычыбыз - дәүләт объектларын һәм гражданнарның шәхси милекләрен саклау. Без саклый торган фатирлар сигнализациягә тоташтырылган, калган объектларда да махсус пультлар бар. Гомумән, без идарәдә техника өлкәсендәге яңалыкларга зур игътибар бирәбез. Чөнки алар ярдәмендә ел саен йөздән артык урлау-талау очрагы булдырылмый кала, угрылар кайнар эздән кулга алына», - дип белдерде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: