Шәһри Казан

Салам – яна, салам – яна

Шулай дигән ди бит бер әби сыек май шешәсе белән табибка илтәсе бәвел сыекчасын бутаганнан соң. Әлбәттә, мәзәге кызык булса да, тормышта шуңа охшаш күренешләрне күргәч, аның ни дәрәҗәдә кызганыч икәненә инанасың.

Даруханәдә чират көтәм. Алдымда торган 75-80 яшьлек әбекәй елар хәлгә җиткән. Фармацевт хатынның тавышы инде бөереннән чыга: «Алсагыз - алыгыз, алмасагыз, чиратны тоткарламагыз». «Оныттым бит, балам...» Әбинең тавышы үз борын астыннан да китәрлек түгел. Каушаган, каударлана. Әле сумкасы эченә кереп чыга, әле йон бияләе белән юешләнгән күзләрен сөртеп ала. Мин, кирәкле даруына акчасы җитенкерәмидер, күпме кирәк, апа, дип, янына килеп сорагач кына дертләп китте бу.
- Акчам бар, балам, - диде татар апасы. - Менә биш йөзлегем, менә ике йөзлегем, вак акчам да бар. Ни артыннан килүемне генә оныттым...
«Бу даруханә, дарулар сатыла. Кан басымыннан түгелме соң?» - дим, олы кешеләрнең сәламәтлеккә кагылышлы иң киң таралган авыруын искә алып. Юк, ди бу. Миңа фармацевт та кушыла. Баш авыртуыннан да кирәк түгел, буыннар сызлавыннан да интекми әбиебез. Өйдәге бабасы да авырмый. Дару нәкъ менә аңар кирәк икән. Ашказаны, ашказаны асты бизе, салкын тигәннән, йөрәк авыртудан, эч китүдән - берсеннән дә кирәкми. Без атаган бар әгъзалар да даруга мохтаҗлык кичерми. Инде тәмам гаҗиз булып, өйгә кайтып, исегезгә төшкәч килерсез, диясе генә калды. Шулай диюебез булды, әбиебез безне ачуланырга ук кереште: «Ике тукталыш юкка килгәнмени мин?!» Без ни еларга, ни көләргә белмибез. Олы кешегә каты бәрелеп булмый бит инде.
«Балаларыгыз бардыр бит, исегезгә төшкәч, аларга эндәшсәгез, тәк тә китереп китәрләр, тормагыз интегеп», - дим мин аңа җаен туры китереп. «Китермиләр, аларга әйттең ни дә әйтмәдең ни, чык та ал, борын төбендә әптигең, диячәкләр». Алай икән, дип, ишек ягына борылган гына идем, әбекәй, авыр сулап: «Бәлки әптиккә дип тә чыкмаган булганмындыр әле», - димәсенме?! Миңа тотынып баскычтан төште дә хәтәр җитез генә атлап китеп тә барды бу.
Әй, юкка гына картлык шатлык түгел, дип әйтмиләрдер инде ул. Склероздан анысы картлар гына түгел, яшьләрнең дә шактые интегә. Әмма картаймыш көнеңдә балалар кадерендә яшисе урында, кирәккәндә-кирәкмәгәндә ушсыз булып урамда йөргән картлар кызык түгел, кызганыч бит. Шул даруханәгә чыккан җиреннән әллә әйләнеп кайта ул, әллә, аягы таеп, бер-бер җирен сындыра, әллә машина астына эләгә... Юкка гына, яшь вакытта ничек тә үтә, картаймыш көнеңдә бәхет көтеп торса икән, димиләрдер инде...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: