Шәһри Казан

Салават унике катлы йорт төзи

Казан үзәгендә, төгәлрәге, Һади Такташ урамында җырчы Салават унике катлы сәүдә үзәге төзергә ниятли, дип хәбәр итә «РБК-Татарстан», шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренә сылтама ясап.

Кабан күленнән ерак түгел җирдә урнашачак унике катлы йорт проектында күңел ачу үзәкләре, кунакханә һәм паркинг булдыру да күздә тотыла. Проектны Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казанның тарихи үзәгендә төзелешләр идарәсе комиссиясе хуплаган. Хәзерге вакытта Татарстан Президентының җавабын көтәләр. Татьяна Прокофьева әйтүенчә, бу бик тә үзенчәлекле проект булырга тиеш. Аның нинди формада төзелүе турындагы ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән. Ул шулай ук проект формасында гына. Авторлары да оптималь карарга килә алмый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: