Шәһри Казан

Салкын тиюдән бронхитка кадәр...

Кышкы салкыннар башлануга, безне бер яктан грипп, икенче яктан вакытында тиешенчә дәваланмау нәтиҗәсендә барлыкка килгән төрле өзлегүләр, салкын тиюдән соң калган авырулар сагалый. Һәм шуларның берсе һәм иң еш очрый торганы - бронхит. Бронхитның нинди мәкерле булуын кем генә белми икән? Бер башланса, аннан тиз генә котылам димә инде. Тизрәк...

Реклама

Бронхит ул - сулыш системасы авыруы, бронхларның лайлалы тышчасы ялкынсынуы.
Авыруның билгеләре:
* төп билгесе - еш ютәлләү (башта коры, соңрак юеш ютәл);
* күкрәк турысы авырту;
* тирән сулыш алу авырлашу;
* кисәк кенә сулыш алганда гыжлау;
* тән температурасы күтәрелү.
Табиблар бронхитның ике төрен аерып күрсәтәләр: кискен һәм хроник бронхит. Кискен бронхит берничә атна дәвамында барырга мөмкин. Гадәттә, ул грипп яки ОРВИ фонында барлыкка килә. Кайвакытта бронхит барлыкка килүгә тәмәке төтене, тузан, агулы газлар да сәбәпче була ала.
Ничек дәваланырга?
Дәвалану курсын табиб авыруның ни дәрәҗәдә булуыннан чыгып билгели. Бронхит вакытында үздәвалану белән шөгыльләнергә киңәш ителми. Дәваланганда, дару препаратларыннан тыш, ингаляция, массаж, дәвалау физкультурасы, физиотерапия дә билгелиләр. Авыруны җиңеләйтү өчен, мондый чараларны да кулланырга була:
* өйне көн саен җыештырып, тузаннарны сөртеп торыгыз, бу һаваны чистарак тотарга ярдәм итәчәк;
* бүлмәне ешрак җилләтегез;
* тәмәке тартуны ташлагыз, көн саен аз-азлап булса да саф һавада йөрегез;
* майлы һәм кыздырылган ризыкларны азрак ашагыз;
* көнгә 3-3,5 литр сыеклык эчегез: лимон, бал, кура җиләге вареньесы белән чәй файдалы.
Халык чараларына мөрәҗәгать итсәк, үги ана яфрагы, бака яфрагы төнәтмәләре файдалы, әнис, тимьян экстрактларын кулланырга була. Әмма 3-4 көннән соң да әлеге чараларның нәтиҗәсе булмаса, табиб кушканнарны үтәргә кирәк. Бронхит вакытында массаж ясау да бик файдалы. Күкрәк турысын астан өскә, ягъни аскы кабыргалардан култык астына таба уарга кирәк. Массажны хайван майлары (дуңгыз, бурсык, аю) белән ясарга киңәш итәләр. Әмма кайсы гына ысулны куллансагыз да, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: