Шәһри Казан

Самавыр чәе тәмлерәк

Иске Татар бистәсендә таныштык без Фәрит абый белән. Аның самавырлар саклана торган алачыгын күргәч, «ах» иттек. 90лап самавыр бар биредә. Һәрберсе үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Фәрит абый бу самавырларны Россия буйлап җыйган. Аның алачыгы да Казанда бердәнбер икән, җитмәсә.

Фәрит абый Зариповның самавырлар җыя башлаганына алты еллап. Хәзер аңа улы Данис та булыша. Һөнәре буенча икътисадчы, юрист Фәрит абый кайчандыр ресторан директоры булып та эшләгән, тик менә борынгы әйберләр җыю эчке халәтенә күбрәк туры килә икән. Кайберәүләр аның турында самавырга акча тыккан кеше юләр инде ул, дип уйласа да, бу шөгыле Фәрит абыйның төп эшенә әйләнгән.

Алачыкта самавырдан кала башка экспонатлар да җитәрлек. Атлыклы Вараксин гармуны, борынгы акчаларга ымлап, Фәрит абыйга карыйм.

- Кечкенәдән борынгы акчалар җыю белән мавыга идем инде мин. Аннары 1998 елларда орден, кесә сәгатьләре, кылычлар кебек предметлар туплый башладым. Тормыш иптәшем Яшел Үзәннеке. Ул исә самавырлар җыйган икән. Аларга кунакка кайткач, күпләп самавыр күреп гаҗәпләнеп калдым. Миндә кызыксыну уянды. Күңелемә ошаганын сайлап алдым да бу эшне дәвам итәргә булдым.

- Самавырларны сатып алучылар күбрәкме, тапшыручылармы?
- Тапшыручылар бик сирәк. 1990 елларда тузган торактан күчү программасы белән күпләр фатирлы булды. Шул вакыт кешеләр булган бөтен тарихи истәлекләрен металлоломга тапшырып бетерде. Шуңа да Россия буйлап самавырлар җыярга мәҗбүрмен. Антикварлар белән элемтәдә торам. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургта сирәк очрый торган самавырлар тапканым булды. Минем өчен сан ягыннан бигрәк сыйфат мөһим. «Әз кап, бал кап», дигән бит борынгылар. Шуңа да гадәти булмаган бердәнбер самавырларны үземдә булдырырга тырышам.

Ә самавырлар монда, чыннан да, үзенчәлекле. Әнә 1790 елгы иң борынгы бакыр самавыр. Аны Уралда кулдан ясаганнар. 400 граммлы иң кечкенә самавыр да бар. Аны «эгоист» дип йөртәләр. Берәр җиргә барганда юлда эчәр өчен махсус эшләнгән, бер чокыр чәй чыгарлык кына савыт бу. 80 литрлы иң зур самавыр да бар. Шулай ук сәфәрләрдә кулланыла торган аяклары алынмалы, тоткычлары җыелмалы самавыр да саклана.

Шар формасындагы самавыр меценат Овчинниковныкы булган. Ул аны 1905 елда фабрикага барып, махсус үз исемен чүкетеп эшләткән. Каршыда туй самавыры тора. Үзенчәлеге - кайбер элементларында йөрәк формасында бизәкләр бар. Аны гадәттә яңа өйләнешүчеләргә туйга бүләк итә торган булганнар, ди. Рюмка формасындагы самавырны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев бүләк иткән. Хәзер аны Фәрит абый реставрацияли. Аннары экспонатка артистның имзасын төшермәкче була.

Сирәк очрый торган самавырларның берсе - Паричко системасы белән эшли. Самавырның эчендә колба урнаштырылган. Аңа һава керми. Морҗада 3 тишек. Икесе һава чыгара, уртадагысына исә күмер, керосин салырга була. Нәрсәсе белән үзенчәлеклеме бу самавыр? Ул Тулада 1808 елларда эшләнә башлый. Һәм бары дүрт ел гына чыгарылып кала. Үз заманында бәясе дә шактый була. Әйтик, бер атны 5-10 сумга алырга мөмкин булганда, мондый самавыр 30-45 сум тирәсе торган.

Самавырларның ниндие генә юк монда: Санкт-Петербургта эшләнгән кофе пешерү өчен сөяк тоткычлы, чәйнекне хәтерләткәне,1830 елларда Ираннан кайткан ромашка формасындагысы, чәй тәмле булсын өчен эче көмеш белән йөгертелгән алтын «Фраже» Польша самавыры, Николай II балаларына бүләк ителгән «үрмәкүч» формасындагы самавыр үрнәгендә ясалган күчермәләр дисеңме... Фәрит абый һәрберсе турында баласыдай якын күреп сөйли, һәрберсенең тарихын яттан белә. Шуңа аларны сатканда да бик авыр була икән.

- Берсеннән дә аерыласым килми, һәрберсе үз кулым аша уза бит,чистартам, рәтлим, яңартам, - ди ул.

- Фәрит абый, самавыр кайсы милләтнеке?
- Русныкы да, татарныкы да түгел. Тарихи чыганакларга караганда, самавырның тарихы Кытайга барып тоташа. Риваятьләр буенча, Россиягә самавырны Голландиядән Петр 1 алып кайта. 1732 елларда Уралда беренче самавырлар җитештерелә башлаганы билгеле.
1778 елда исә Тулада абыйлы энеле Иван белән Назар Лисицыннар бу эшкә алына. Татарларга самавыр XVII-XVIII гасырларда кергән дип фаразлыйлар. Аны күбрәк байлар кулланган.

- Хәзер дә шулай бугай инде, гади кеше самавыр алмый торгандыр, бик кыйбат тора бит?
- Кыйбат. Чөнки самавырны ясаучы юк хәзер. Чынлап та күбрәк татар, рус байлары самавыр ала. Әмма бүләк өчен, бакчага дип биш-алты меңлек самавыр алучылар да бар. Самавырдан эчкән чәйнең тәме бөтенләй башка бит инде ул.

Реклама

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: