Шәһри Казан

Сасысы чыга бит...

Полиция Татарстанның элеккеге экология һәм табигый ресурслар министры вазифаи вәкаләтләрен арттырган һәм Татарстан бюджетына 6 миллион сумлык зыян салган дип саный.

Сүз әлеге түрәнең 2007 ел ахырында, республиканың табигатьне саклау чаралары программасын гамәлгә ашыру йөзеннән, үз контролендәге фирма белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы арасында дәүләт килешүе төзүе мәсьәләсенә бәйле хәл турында бара. Шушы килешүдә биологик һәм дәвалау учреждениеләреннән чыккан калдыкларны, куллану вакыты узган дару препаратларын юк итү комплекслары алу һәм аны гамәлдә куллану өчен, Казан хастаханәләренең берсе биләмәсендә бина төзү каралган. Әмма фирма җитәкчелеге килешүдәге йөкләмәләрен өлешчә генә үтәгән. Икенче төрле әйткәндә, утильләштерү буенча бер «ЭЧУТО 150.03» җайланмасын гына сатып алган. Калган акчаны исә әлеге министрлыкның вазифаи затлары күрсәткәнчә туздырган. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаны нәтиҗәле файдалануны тиешле контрольдә тотмаганлыкны яшерергә омтылган Экологик ведомство башлыгы исә 2008 елның октябрендә дәүләт килешүенең уңышлы үтәлүе турындагы документларны имзалаган. Баксаң, утильләштерү комплексы файдаланышка тапшырылмаган да икән әле.
Элеккеге министр 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм калырга мөмкин.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: