Шәһри Казан

Сатудагы даруларның 40%ының файдасы да, зыяны да юк

Былтыр үзен аеруча нык сиздерә башлаган икътисади тотрыксызлык һәр тармакта диярлек чагылыш тапты. Фармацевтика өлкәсендә дә белгечләр 2015 елда Россия­дә дару кулланучылар саны сизелерлек кимегән дигән нәтиҗәгә килгән.

Татарстанга килгәндә, Тукай, Кайбыч, Аксубай, Югары Ослан, Биектау районнарында даруларны аеруча аз кулланалар икән. Статистика буенча, республикада былтыр бер кеше уртача 7570 сумлык дару сатып алган. Кыскасы, халык даруларда экономияли башлаган.
Ш уңа да карамастан, даруханәләр кимеми. Былтыр республикада алар, киресенчә, 9,3 процентка арткан. Даруларның һәрберсе дә файдалымы соң, кыйм­мәт әйбер һәрчакта да нәтиҗәле буламы, киләчәктә даруларга бәяләр артачакмы? Бу сораулар хакында фармацевтик хезмәтнең еллык йомгаклау утырышында сөйләштеләр.

Киләсе биш елда арзанлы дарулар бушлай биреләчәк

Гадәттә, 50 сумнан да арзанрак торган даруларны җитештерү компания өчен файдага түгел. Шуңа да еш кына мондый препаратларны эшләп чыгарудан туктаргамы, әллә бәясен арттырыр­гамы дигән сорау туа. Халыкны дарулар белән тәэмин итүне күздә тотып, Россия хөкүмәте Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә дәүләт проекты әзерләргә җыена. Максат - очсыз даруларны халыкка рецепт белән бушлай бирә башларга. Әлеге система ярдәмендә, бүген ташламага ия аерым категория кешеләр тәэмин ителәләр, киләсе биш елда барлык халык та мондый мөмкинлектән файдалана алачак, ди. Әлегә моңа охшаш пилот проектын Киров өлкәсендә сыныйлар. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, үзебездә җитештерелгән очсыз препаратларны даруханәләрдә аерым витриналарда күрсәтеп кую да мөһим. Даруханә хезмәткәре сатып алучыны һичшиксез импортны алыштыра ала торган аналогы турында кисәтергә бурычлы.

40 проценты - чүп-чар

Мәскәүдәге «Сәламәтлек саклау һәм медицина менеджменты» фәнни-тикшеренү институты директоры Давид Мелик-Гусейнов җиткерде бу хәбәрне. Медицинада нәтиҗәле, сынау узган препаратларга өстенлек бирү мөһим дип басым ясады ул.

- Кыйммәт ул әле нә­тиҗәле дигән сүз түгел, даруларның 40 проценты сәламәтлеккә берничек тә тәэсир итми, ләкин алар даруханәләрдә булачак, шуңа да халык даруларны табиб кушкан рецепт ярдәмендә алырга тырышсын иде. Быел бу шулай булачак дип фаразлыйбыз. Рецепт буенча алынган дарулар 7 процентка артачак, ә төрле ярым дару, ярым өстәмә кушылма, төрле БАДлардан халык тыелып торыр, мөгаен, - диде ул.

Грипп киштәләрне бушатты

Реклама

Быел Россиядә грипп эпидемия чигеннән 37 процентка гына югары булган. Ләкин шуңа да карамастан, Мәскәү даруханәләрендә вируска каршы кулланыла торган даруларны тиз арада алып бетергәннәр.

- Әйтик, «Темафлю» эпидемия вакытында ун тапкырга күбрәк сатылган, өч атна дәвамында даруханәләрдә кайбер дарулар бөтенләй юк иде, - ди Давид Мелик-Гусейнов.
Татарстанда да күзәтелде мондый ажиотаж. Нәтиҗәдә, даруларга дефицит, бәяләр артуы да сизелде. Алга таба исә, мондый көтелмәгән хәлне булдырмас өчен, аерым система булдырырга кирәк, диде җитәкчеләр. Даруханәдә «дару юк, кайчан буласын белмибез» дигән сүзләр булмасын, товар даруны эшләп чыгарган заводтан алып кулланучыга килеп ирешкәнче күзәтү астында булырга тиеш.

Былтыр республикада барлык дарулар да 18,9 процентка кыйммәтләнгән. Алга таба да артачак, ди белгечләр. Әмма кеше өчен иң беренче чиратта кирәк булган даруларның бәясен дәүләт контрольдә тота. Бу препаратларның исемлеге дә министрлык тарафыннан расланган. Әлеге төр дарулар бер генә даруханәдә дә дәүләт куйган суммадан артыграк булырга тиеш түгел. Бу кагый­дәне бозган даруханәләр административ җаваплылыкка тартылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: