Шәһри Казан

«Сатып алынган» диплом белән тәҗрибә булмау гаепле

Табиб хаталарының күбесе тәҗрибә булмаудан һәм «сатып алынган» дипломнар аркасында ясала икән. Иҗтимагый фикер фонды уздырган сораштырудан соң, әлеге нәти­җә­ләр ачыкланган - халык фикере шундый. Россиялеләр табибларга һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә үз карашларын шулай белде­р­гән. Сораштыруда барлыгы төрле шә­һәр­ләр­дән 1,5 мең кеше катнашкан.

Реклама

Тулаем алганда, илдәге халыкның 60 проценты табибларга ышанса, 28 процентының исә аларга карата ышанычы юк. Халыкның 52 проценты үз сәламәтлекләрен дәүләт медицина учреждениеләренә тапшырса, 18 проценты шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итә.
Табиблар ясаган хаталар белән очрашканы булган кешеләрнең күбесе (алар 37 процентны тәшкил итә) хаталарның төп сәбәбен табибларның үз эшләренең профессионаллары булмавында - белем җитмәүдә, эш­­ләренә салкын карауда һәм хәтта «сатып алынган» дипломнарда күрә. Җавап бирүчеләрнең 20 проценты табибларның эшләренә бик салкын каравын һәм эшләргә теләмәүләрен сәбәп итә. Сораштырылучыларның 12 проценты медицина хезмәт­кәрләренең кешеләргә карата битарафлыгын билгеләп үтә.
Һәм бары тик берничә кеше генә табибларны яклап чыга һәм, теләсә кем ялгыша ала, дигән фикерне алга сөрә. Алар әлеге профессиянең авырлыгын да билгеләп уза һәм кайбер вакытта пациентлар үзләре гаепле дип тә әйтә (авырулар табибларга вакытында килми һәм барлык мәгълүматны да җиткерми). Җаваплар арасында шулай ук түбән хезмәт хакын, эшнең күп булуын һәм медицина җиһазларының заманча булмавын ассызыклап узучылар да бар.
Табибларны, ясаган хаталары өчен, нинди очракта җаваплылыкка тартырга ки­рәк, дигән сорауга да җавап­лар бертөрле генә түгел. Сораштырылучыларның яртыдан күбрәге, барлык очракта да дисә, икенче өлеше исә, хата аркасында кеше инвалид калса яки үлсә генә, дип җавап бирә.

Ә Сезнең табиб хаталары белән очрашканыгыз бармы? Аның сәбәбе нәр­сәдә дип уйлыйсыз?
Гүзәлия Вафина, Биектау радиосы алып баручысы: «Үземнең очрашканым юк, ә менә кешеләрдән ишеткәнем бар. Бер кыз, табиблар дөрес тудыртмаган өчен, гарип калдым, дип сөйләгән иде. Икенче берәү, туганнан туган абыем табибларның дөрес диагноз куймаулары аркасында үлеп китте, диде. Анда яман шеш булган, ә аңа үпкә шешкән дип диагноз куйганнар. Әмма бу очракларга да төрлечә карарга була инде. Мин бу вакыйгаларны бер яктан гына беләм. Кем белә, бәлки, ул кызны шулай коткармасалар, ул үлгән дә булыр иде. Аны хата дип кенә дә әйтеп булмый торгандыр. Ә инде, чыннан да, табибларның шундый аянычлы нәтиҗәләргә китерә торган хаталары, миңа калса, аларның наданлыгыннан һәм салкынканлылыкларыннан килә. Акча аз, без бу тиенгә ниш­ләп ватылырга тиеш соң әле, дип эшли бит кешелек дөньясы. Табиблар гына түгел, бөтенебез дә шул. Алар исә бары тик сәламәтлек белән генә эш йөртә».
Лидия Кирушина, укытучы: «Хатасыз кеше булмый ул. Аллага шөкер, миңа табибларның яхшылары гына очрап тора. Авырганда ярдәм кулы сузарга әзер торучы, 5әр сәгать катлаулы операция ясап, үлемнән алып калучы табибларыма мактаудан, хөрмәттән башка сүзем юк. Шуңа күрә, мин табибларга ышанам, сәламәтлек мәсьә­лә­сендә иң дөрес сүзне барыбер алар әйтә».
Эльвира Сәлахетдинова, ветеринария табибы: «Бала тудырганда гарип калган хатын-кызлар һәм балалар турында аз сөйлиләрмени?! Хәзер күп вакытта диагноз куйганда да ялгышалар. Акча түләп кенә укыгач, шундый белгечләр генә чыга да инде... Бөтенесе түгел инде, билгеле».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: