Шәһри Казан

Сау булыгыз, без китәбез – датчанкалар янына...

Картлыкны бик тыныч һәм бик җиңел генә уздыру өчен, әлбәттә, пенсияң җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Җан асрарга гына түгел, уңайлы шартларда яшәргә, яхшы тукланырга, дәваланырга. Әле тагын әллә нәрсәләр шул бер пенсиягә генә терәләчәк тә калачак.

Сораштырулар үткәреп, 45-60 яшьтәгеләрнең нинди күләмдә пенсия турында хыяллануын ачыклаганнар. Хыяллар һәрчак татлы һәм төрле, ул кемнең кайда гомер кичерүенә бәйле. Эре шәһәрнекеләр 65,1 мең сум күләмендә пенсия алырга теләсә, Ерак Көнчыгышта – 57,1, Рязань кебекләрендә 37 мең тирәсе, ә уртача “хыял” пенсиясе күләме – 45,6 мең сум. Кызыклысы шунда – Мәскәү халкы пенсиядә әллә ниләр өмет итми икән, күбесен яшьрәк чакта булдырырга тырышкангадыр. Халык лаеклы ялда да тик ятарга җыенмый, ул актив тормыш алып барырга җыена. Билгеле, торак, яхшы медицина, туклану иң беренче баскычларда тора, сораштырулар шуны күрсәтә. Әмма булачак пенсионерлар арасында заманча техникага ия булырга, спорт белән шөгыльләнергә, мәдәният дөньясында кайнарга теләүчеләр дә шактый. Ә менә машиналы булырга теләүчеләр саны кими төшкән. Буш вакыты күп булуын һәм өй эшләрендә булышырга телүчеләр бөтенләй аз.

Алда әйтелгәнчә, хыяллар төрле. Зуррак шәһәрләрдә беренче урында фатир түгел, яхшы медицина хезмәте тора. Липецк, Пермь, Хабаровскида – яхшы туклану. Халыкның 86 проценты дөнья буйлап сәяхәт итәргә җыена. Кемнең нәрсәсе юк – шул хакта хыялланадыр инде. “Хыял” пенсиясенең күләме 25 процентка кимесә дә (ярты ел элек кенә әле ул 59 мең булган), аны тормышка ашыру мөмкин түгел, ди белгечләр. Бүген илдә уртача пенсия күләме – 17,5 мең сум. Ә халык өч тапкыр күбрәк алырга тели, ягъни, тормыш рәвешен хәзерге төсле дәвам итмәкче. Бездә хәзер ай саен 45,6 мең сум алып эшләүчеләр күп диләр бит, андыйларны күрүчеләр дә булган.

Реклама

Башкаларга күз салыйк әле. Германиядә, мәсәлән, уртача пенсия күләме – 1300 доллар (бүгенге курс буенча 95 мең сум тирәсе). Эшләү дәверендә пенсия фондына китә торган акчаның яртысын эшләүче – үзе, икенче яртысын эш бирүче күчереп бара (барлыгы 20 процент). АКШта уртача пенсия – 1100 доллар. Үзенчәлекле ягы – пенсия суммасын җыю бәхетенә ирешү өчен ун ел стаж җитә. Күбесе берничә пенсия җыя, имеш. Япониядә – 700 доллар, бу суммага бик яхшы яшәп була икән. Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итүчеләрнең пенсияләре 25-30 процентка артырга мөмкин. Икътисадлары бик нык алга китүчеләрнең шулай булуына аптырыйсы юк, ә менә Дания? Бу илнең пенсионерлары дөньяда иң күп пенсия алучылар – ул 2700 долларны тәшкил итә. Мондый саннар безнең акча янчыгына түгел, башка да сыешмый.

Без булмаган җирдә гел яхшы инде, мәгълүм мәзәктәгечә. Ә безнекеләрнең пенсияләре аз булуына халык үзе гаепле икән. Белгечләр: бу хакта яшьрәк чакта уйланырга, күбрәк җыеп калырга кирәк дип исәпли. Балыклы урынынны белсәң, кармакны шунда гына салыр идең дә, картлыкны бик җиңел һәм бик тыныч кына уздырыр идең. Лаеклы ялда бакчада казынып, мал-туар асрап мәшәкатьләнгәнче, берәр датчанканы күзәтә башларгамы әллә?.. Аның да картлык көнендә адәм-рәтле берәр кеше белән кара-каршы утырып чәй эчәсе киләдер. 2700 доллар пенсия алып, чәй дә эчәлмичә утыр инде...

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: