Шәһри Казан

Сайлауларны юрфак студентлары күзәтәчәк

«Сайлауларның ни дәрәҗәдә гадел үтүенә бездәге яшьләрдән дә төгәл җавап бирә алучы булмас», - диде Илшат Гафуров, УНИКСның кече актлар залында КФУның III-V курсларында укучы юридик факультет студентлары белән үткәрелгән очрашуда.


«Гадел сайлаулар өчен» Бөтенроссия ирекле күзәтүчеләр проектының ТР буенча координаторлары - Станислав Александров, Илнар Гирфанов һәм Эльвира Вагыйзовалар күзәтүчеләр корпусының презентациясен үткәрде. Район башлыкларына сайлаулар барышында ирекле күзәтүчеләргә уңайлы шартлар тудыру, туклану белән тәэмин итүне үтенеп, хатлар җибәрелгән булган. Күбесеннән инде уңай җаваплар да алынган.
Очрашуда КФУректоры Илшат Гафуров һәм юридик факультет деканы Илдар Тарханов катнашты. Ректор үз чыгышында, ахырдан канәгатьсезлек тумасын өчен, актив гражданлык позициясе күрсәтергә чакырды. Ул вуз администрациясе тарафыннан кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде: участокка вакытында барып җитү өчен транспорт белән ярдәм итү ягын һәм президент сайлаулары вакытында дәрес калдыруның балл-рейтинг системасына тәэсир итмәячәген көйләячәген җиткерде, шулай ук координаторларга әзерлек һәм оештыру эшләре барышында үзе чыгыш ясаган УНИКС залын тапшырачагын әйтте.
Координаторлар исә, ирекле күзәтүчеләр сафына кушылыр өчен, ниләр эшләргә икәнен аңлатты, студентларның сорауларына җаваплар бирде. Ирекле күзәтүче булачак студентларны Татарстан буенча үзләренә уңайлы участокларга билгеләргә тырышачаклар. Инде сайлауларда күзәтүче булырга биш йөздән артык студент теләк белдергән дә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    544
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    454
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    340
    0
    0
Ночной режим