Шәһри Казан

Сергей Лавров: «Милли хисләрдә уйнарга тырышу, гомумән дә, мыскыллау һәм оятсызлык»

1945 елның 27 гыйнварында Польшаның Освенцим шәһәрендәге «Аушвиц-Биркенау» концентрацион лагеры тоткыннары азат ителүгә бүген 70 ел. Нюренберг трибуналы документларында фашистлар әлеге концлагерда 2,8 миллион кешене үтергән, дип күрсәтелгән. Корбаннарның 90 проценты - яһүдләр.

27 гыйнварда Освенцим тоткыннары азат ителүнең 70 еллыгына багышлап уздырылачак хәтер чаралары яссылыгында Европадагы кайбер сәясәтчеләр акылга сыймаслык сүзләр сөйли башладылар.

Украина премьер-министры Арсений Яценюк Германиянең ARD телканалына биргән әңгәмәсендә, күзен дә йоммыйча: «Украинага һәм Германиягә СССР басып керде», - дип әйтте. Польшаның тышкы эшләр министры Гжегож Схетына Польша радиосында, Освенцим-Биркенау концентрацион лагерын 1нче Украина фронты, ягъни украиннар азат итте, дип сөйләгән.

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу уңайдан үз фикерен белдерде:

- Польша министрының Освенцимны украиннар азат итте, дип белдерүен мин аңлата да алмыйм, хәтта. Освенцимны Кызыл Армия азат итте. Анда руслар, украиннар, чеченнар, грузиннар, татарлар бар иде. Бу очракта ниндидер милли хисләрдә уйнарга тырышу, гомумән дә, мыскыллау һәм оятсызлык, - диде ул.

Россия Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Алексей Пушков, Польшаның тышкы эшләр министры «русофобия» белән каты авыру, ул Украина милләтчеләренең йөз меңнәрчә полякларны үтергәнлекләрен дә гафу итәргә әзер, дигән фикердә.


(Фото: rg.ru)

Украина милләтчеләренең, гитлерчылар ягыннан сугышкан Степан Бандерадан һәм Роман Шухевичтан герой ясарга омтылуы, Литвада «СС» төркемендә булганнарны хәзер «азатлык көрәшчеләре» сыйфатында танытырга тырышу, Европа Берлеге илләренең күпчелегенең Украина милләтчеләренә «ялкынлы» теләктәшлек күрсәтүе - Европада янә фашизм баш калкыта, дигән шомлы уйларга этәрә.

Европа сәясәтчеләре тарафыннан Россиягә карата пычрак сәясәт, Бөек Ватан сугышына кагылышлы тарихи фактларны бозып пропагандалау бүгенгедәй дәвам итсә, тагын ун елдан Көнбатыш илләрендә тулы бер «яңа фашистлар» буыны үсеп чыгачак, минемчә.

Казанның Җиңү паркында Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов белән соңгы сөйләшү хәтеремдә. Кукмара районының Югары Искебаш авылыннан чыккан батыр, кызганыч ки, Җиңүнең 70 еллыгына җитә алмады, 2014 елның 20 июлендә бакый дөньяга күчте.

- Җиңү паркы ерактан балкып күренеп торсын. Җиңүне яшьләрдә патриотик тәрбиядә бик нык файдаланырга кирәк. Сугышлар булмасын! - дип кат-кат әйткән иде ул.

Карт солдат васыять итеп калдырганча, без ялган белән намусыбызга тап төшерергә тырышучыларга, сугыш чукмарларына бармак янау гына түгел, ә кирәк очракта тамырыннан йолкып чыгарырлык бердәм һәм көчле булырга тиешбез.

Реклама

Фото: www.aif.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: