Шәһри Казан

Сергей Соловьев уйланулары

Аның соңгы эшләренең берсе - «Елизавета и Клодиль» фильмы Франциядә төшерелә икән. Әмма республиканың Милли китапханәсендә узган очрашуда сүз, нигездә, китап һәм аның тарту көче хакында барды. Танылган кинорежиссер, күп кенә китаплар һәм басма проектлар авторы Сергей Соловьевның («Асса», «Сто дней после детства», «Станционный смотритель», «Чужая белая и рябой» һ.б.)...

Кулга ничек китап алдым
Кечкенә чакта су асты көймәсендә офицер булырга хыялландым. Миңа хәрби форма, су асты көймәләре ошый иде. Бер тапкыр, дәрес «тозлап» йөргәндә җылынырга дип кинотеатрга кердем. Миңа кая керсәм дә барыбыр иде. «Летят журавли» фильмына эләктем. 12-13 яшьлек вакыт: мин аны юньләп карамадым да кебек. Олы яшьтәге хатынның язмышы нәрсәгә ди инде миңа? Әмма шул мизгелдә минем тормышымның асты өскә килде. Эх дигәнче пилоткалар, су асты басымын үлчәү, торпедолар турындагы уйлардан җилләр исте. Үземә дә кызык булып китте: фильм кем әсәре буенча төшерелгән икән дигән кызыксыну уянды. Шуннан бирле мин кулга эләккән бар китапны укый башладым. Шул исәптән, К.Марксның «Капитал»ын да. Күбрәк укыган саен азрак аңлый идем.

Пилотканы каталогка
Беренче тапкыр Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәгә киттем. Фрейзенштейн сүзен көч-хәл белән әйтеп, шуны укыйсым килә дип сорадым. Миңа психик тайпылышлы малайга караган кебек карадылар. Нәрсәсен укыйсың килә, диләр. Миңа бар да кызык, дим. Каталогка җибәрделәр. Каталогның ни икәнен белмәсәм дә, пилотка ничек ошаган булса, «каталог» сүзен дә шуның кадәр үк якын иттем. Исәбе-саны булмаган кечкенә тартмалар үзе бер серле дөнья иде. Китаптан берни аңламадым. ПРКФВ... Баксаң, Фрейзенштейнның дусты композитор Прокофьев җитди әйберләр язганда сузык авазлар кулланмаган икән. Бу тормышымдагы иң мөһим вакыйгаларның берсе буларак хәтеремә кереп урнашты. Нәрсәнедер аңламаганда китапханә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белдем. Таныш түгел сүзне сүзлектән карарга кирәк икән. Моны да шунда баргач кына белдем. Тагын теге кечкенә тартмаларга юнәлдем. Сүзлеккә дип. Ә аның ниндиләре генә юк икән! Китапханәдәге беренче ачышларым әти-әни башка дынгычлап тутырганнардан нык аерыла иде. Шуңа күрә өйгә кайткач, китапханәгә баруым турында сөйләмәдем. Алар аны аңламас та иде. Чөнки аннан ерак кешеләр иде алар. Белсәләр, бәлкем әле ачуланган да булыр иделәр. Китапханәче Нина Ивановнаның исемен мин бүгенгәчә хәтерлим. Нина Ивановна дүрт ел эчендә минем өчен әллә кайчан чыккан бик сирәк очрый торган һәм бик аз тираж белән басылган журналларга кадәр тапты. Мине шул вакытта ук бөтен букинистлар танып белә иде. Тора-бара балалар һәм яшүсмерләр бүлегеннән фәнни эшләр залына күчтем. Анна Ахматова, Жуковскийлар - бөтенләй искитмәле дөнья иде.
«Китап укыйсыңмы?» дигән сорауга «Юк, укымыйм, чөнки мин идиот», - дип җавап бирү бар иде элек. Шулай сөйләшү модада иде. «Текәлек» үзенә күрә. Ә хәзер яшьләр белән аралашканда шуны искәрәм - «идиот булмау» модада.

Гаджетлар турында
Гаджет - китап түгел. Гаджет китап турында хәбәр генә. Ә дөнья турында, тормыш турында беләсе килгән кеше алга таба да китап укыячак. Сәнгать әсәре буларак китап искитмәле табыш. Минем әле дә йөрәгемә якын китапны алуга, дулкынланудан кулларым калтырый. Хәзер китап өчен алтын чор килде.

Реклама

Расиха ФӘИЗОВА тыңлады.

СОРАШТЫРУ
Дамир ШАКИРОВ, Татарстан китап нәшрияты директоры:
- Китап чыгарганда аны тарату, рекламалау өстендә дә эшләргә кирәк. Автор китап басылганчы укучылары белән элемтә урнаштырырга тиеш. Алар белән аралашып, укучының сорауларын канәгатьләндерә алырдай әсәр иҗат итү зарур. Язучы, киләчәкне дә күздә тотып, укучылары белән бер адымда барсын иде.
Китапны өйгә китерү, интернет аша заказ бирү мөмкинлекләре бар, әлбәттә. Ләкин аларга өстәмә түләргә кирәк. Китап укуга мәхәббәтне балалар бакчасыннан ук сеңдерү мөһим. Ләкин балалар әдәбияты белән шөгыльләнүче махсус институтлар юк бездә. Менә бу зур проблема.

Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:
- Китап укуны, китап таратуны яхшырткан барлык эшләрне дә хуплыйм мин. Халык китап укысын өчен китапның кызыклы булуы шарт. Кызыклы дигәндә, бу көлдерә торган китап дигән сүз түгел инде. Матур әдәбият укучыны матурлыкка омтылсын өчен эшләнә. Китап басылгач та киштәләрдә тузан җыеп ятарга тиеш түгел, аны халыкка җиткерергә кирәк. Мин үзем ике китап сату оешмасы белән элемтәдә торам. Ай саен шалтыратып, китапларым сатылуын белешәм. Үз китапларымны үзем барламасам, минем арттан йөрүче юк. Китап эшендә бар да бар, аның әҗере генә юк. Еллар буе язган әсәрләрең өчен эш хакы алмау да канатларын төшерә авторларның. Арзан товар сыйфатсыз була инде. Шуңа да язучылардан сыйфат таләп итәргә кирәкми.
Зифа КАДЫРОВА, язучы:
- Тәмәкене рекламалыйлар бит әле, ник китап укуны да пропагандаламаска?! Мин үзем очрашуларга еш йөрим. Кайвакыт китап укымаган кеше дә кызыксынып китап ала. Шуңа да китап укымыйлар дип әйтә алмыйм. Халыкка китап алуны гына җайга салырга кирәк. Казанда ике татар китабы кибете эшли, ә авылларда юк бит ул. Барысы да китап алыр өчен шәһәргә килми бит. Яхшы сәүдә, яхшы реклама булса, халык та китапка күбрәк тартылыр иде.
Гүзәл МӘХМҮТОВА, студент:
- Китап укуны модага кертүне ике куллап хуплыйм. Атлаган саен матур күлмәк сайлаганчы, кызлар китап киштәләрен актарсын иде. Тышкы матурлыкка караганда, рухи байлык күпкә мөһимрәк бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: