Шәһри Казан

Сервалга исем кирәк

Казанның зооботаника бакчасында үзенчәлекле «исем туе» үткәрергә җыеналар. Биредә дөньяга килгән сервал баласына исем кирәк. Ата сервалны Шәех, ә җәнлек баласының әнисен Таис дип йөртәләр биредә. Шуннан чыгып караганда, балага кушыласы исем дә «Ш» хәрефеннән башланырга тиеш икән. Әле исемнең уртасында «Т» хәрефе керергә тиешлеген дә онытырга ярамый. 25 июньдә...

Реклама

Казанның зооботаника бакчасында үзенчәлекле «исем туе» үткәрергә җыеналар. Биредә дөньяга килгән сервал баласына исем кирәк. Ата сервалны Шәех, ә җәнлек баласының әнисен Таис дип йөртәләр биредә. Шуннан чыгып караганда, балага кушыласы исем дә «Ш» хәрефеннән башланырга тиеш икән. Әле исемнең уртасында «Т» хәрефе керергә тиешлеген дә онытырга ярамый. 25 июньдә дөньяга килгән бу нәни сервал башта бик актив булган, күзләре дә 3-4 көн дигәндә ачылып беткән аның. Әмма тора-бара баланың хәле начарланып киткән. Әнисенең тынгысызланып аны бер урыннан икенчесенә күчергәләп йөрүен күргән хезмәткәрләр баланы тикшереп карарга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Ярый тикшергәннәр әле... Баланың муенына чәйнәп ташланган баллы сагыз ябышкан икән. Аны әнисеннән көч-хәл белән аерып, сагызны алып ташлаганнар. Баласыннан әллә нинди химик әйбер исе килгәнен сизгән ана кеше аны ашатудан баш тарткан булган икән. Нәни сервал шуңа күрә хәлсезләнгән дә. «Ерткыч хайваннар» бүлеге хезмәткәрләренең аның тормышын саклап калу өчен көн-төн тырышканнары бушка китмәгән - җәнлек матур булып үсеп килә. Аны кешеләр күзенә күрсәтергә дә була хәзер. Исем сайларга да вакыт, димәк.
Сүз уңаеннан, зоопарк көзге эш режимына күчә. Ул хәзер бер сәгатькә алданрак ябылачак. 17 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр зоопарк 8.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Билетларны сату исә 17.00 сәгатьтә туктатыла. Хәзерге вакытта биредә кышка әзерлек эшләре бара: хайваннар өчен җылы вольерлар әзерләнә, суганчалы үсемлекләрне казып алып, саклауга куялар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 11 март 2018 - 11:05
    Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә» Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.
    1153
    1
    3
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    543
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    401
    0
    0
Ночной режим